18 ноябрьдә Казанда филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы, РФнең һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, Ленин ордены кавалеры Диләрә Тумашевага (1926-2006) мемориаль такта ачылды.
Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, КФУның фәнни эшчәнлек буенча беренче проректоры Дмитрий Таюрский, республика министрлыклары һәм ведомстволары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре һәм студентлар, Диләрә Тумашеваның хезмәттәшләре һәм туганнары катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
– Күренекле галим һәм педагог Диләрә Гариф кызы Тумашеваның тууына 100 ел тулу уңаеннан без аны хөрмәтләп искә алабыз, – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Фәрид Абдулганиев. – Ул – татар телен өйрәнү өлкәсендә иң мәртәбәле галим. Аның Себер татарлары диалектына һәм тулаем төрки телләргә кагылышлы фәнни хезмәтләре филологиядә тулы бер юнәлешләр өчен нигез булып тора. Аның фәнгә йогынтысы бәяләп бетергесез, һәм моны бүген аның эшен дәвам итүче яшь галимнәр аеруча яхшы аңлый.
Республика парламенты башлыгы сүзләренә караганда, мемориаль такта ачу – күренекле галимгә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә үсеп килүче буынга, яшь галимнәргә сайлаган эшләренә үз гомерләрен багышларга кирәклеген искәртү. «Без Диләрә Тумашева турындагы иң якты истәлекне сакларбыз. Безнең бурыч – республикабыз файдасына шул дәрәҗәдә хезмәт итү», – дип йомгаклады сүзен Фәрид Абдулганиев.
Диләрә Тумашеваның кияве, медицина фәннәре докторы Рөстәм Габделхаков республика җитәкчелегенә һәм КФУ коллективына аның эшчәнлегенә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Кеше, аның турында хәтер булганда, исән», – диде ул.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала