Шәхесләребез Уку өчен 1 минут

Наил Сәрвәров истәлегенә

21 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә күрсәтелгән «Ромео һәм Джульетта» (С.Прокофьев) спектакле ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Наил Сәрвәров истәлегенә багышланды. Күренекле биюче һәм педагогның тууына 10 ноябрьдә 80 ел тулды.

Балет артисты, педагог, ТАССРның халык артисты Наил Сәрвәров (1946-2021). /Фотолар – М.Җәлил исемендәге театрның матбугат хезмәтеннән.
Балет артисты, педагог, ТАССРның халык артисты Наил Сәрвәров (1946-2021). /Фотолар – М.Җәлил исемендәге театрның матбугат хезмәтеннән.

 

Наил Сәрвәров тумышы белән Татарстаннан. Бию, театр сәнгатенә гашыйк егет 1968 елда Пермь хореография училищесын, 1990 елда А.В.Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлый. 1969-1990 елларда – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. Театр сәхнәсендә ул Былтыр (Ф.Яруллин, «Шүрәле»), Ганс (А.Адан, «Жизель», «Корсар»), сихерче Мэдж (Х.Левенскольд, «Сильфида»), Ротбарт (П.Чайковский, «Аккош күле»), Тореро (Л.Минкус, «Дон Кихот»), Тореадор (Ж.Бизе – Р.Щедрин, «Кармен-сюита»), Алмай (Ә.Бакиров, «Су анасы»), Убырлы карчык (З.Хәбибуллин, «Сихерләнгән малай») һ.б. партияләрне башкара.

«Аның репертуар афишасында өч дистәдән артык роль бар иде. Һәм аларның берсендә дә битараф биюне, димәк, битараф биючене дә күреп булмый иде, – дип яза Наил Сәрвәров турында балет тарихчысы Владимир Горшков. – Хисләр дулкыны, образларны чишүнең күптөсмерлеге һәм һәр роль өчен җаваплылык хисе – болар барысы да биюче Наил Сәрвәровка хас сыйфатлар иде».

Наил Сәрвәров Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетында Былтыр ролендә, Шүрәле – Ревдар Садыйков. 1970 еллар.
Наил Сәрвәров Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетында Былтыр ролендә, Шүрәле – Ревдар Садыйков. 1970 еллар.

 

1990-1994 елларда Наил Сәрвәров Башкорт, аннары Чиләбе һәм Түбән Новгород опера һәм балет театрларында педагог-репетитор булып эшли. 1994-2000 елларда һәм 2003 елдан башлап – Уфа хореография училищесы укытучысы һәм бер үк вакытта Ф.Гаскәров исемендәге Башкортстан Дәүләт академия халык биюләре ансамбленең педагог-репетиторы. 2000-2003 елларда Мисыр балет академиясендә (Каһирә) эшли. 2005 елдан – М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының хореография кафедрасында укыта. Наил Сәрвәров 2021 елда Уфада каты авырудан соң вафат була.

М.Җәлил исемендәге театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 21 ноябрь көнне «Ромео һәм Джульетта» спектаклендә төп партияләрне Кристина Захарова (Джульетта), Вагнер Карвальо (Ромео), Олег Ивенко (Меркуцио), Наил Сәлиев (Тибальд), Антон Полодюк (Парис) башкарды. Дирижер пульты артында театрның баш дирижеры Андрей Аниханов эшләде.

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи