Сәнгати мирас Уку өчен 2 минут

«Челтер чишмә» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр». Габдулла Тукай

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай

 

Челтер чишмә

(Зәки Нури сүзләре, Зиннур Сафиуллин көе)

 

Җанга шифалы сулары,

Бормалы су буйлары.

Сөйләшеп сүзем бетмәде,

Күреп күзем туймады.

 

Челтер-челтер чишмә ага,

Кызлар җырлап су ала.

Су алганда суырып үпсәм,

Үпкән эзләре кала.

 

Җырлый-җырлый су алганда,

Чиләкләре тиз тула.

Чишмә суы эчкән кызның

Күңеле чибәр була.

 

Чишмә буена кил әле,

Чишмә белән серләшик.

Бабайлардан калган гадәт,

Гомерлеккә берләшик.

 

Хәзер дә бик популяр булган, халык күңеленә аеруча хуш килгән «Челтер чишмә» җырын Татарстанның халык артисты (2017), «Татар җыры« (1995), «Дуслык моңы» (1995) һ.б. халыкара җыр фестивальләре лауреаты һәм дипломанты, Татарстанның Чүпрәле районындагы Яңа Кәкерле авылы тумасы Илсур Җәмил улы Сафин (сәхнәдәге псевдонимы – ИлСаф) бик яратып башкара. Җырның сүзләрен шулай ук Чүпрәле районындагы Татар Төкесе авылы тумасы, бихисап шигъри китаплар авторы Зәки Нури (Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов, 1921-1994), көен исә композитор, баянчы, җырчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт районындагы Мәмәт авылы тумасы Зиннур Сафиуллин (Зиннур Габделбәр улы Сафиуллин) иҗат иткән.

 

 

Күренекле шагыйрь, Чүпрәле районындагы Татар Төкесе авылы тумасы Зәки Нури (Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов, 1921-1994)

 

 

 

 

Композитор, җырчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт районындагы Мәмәт авылы тумасы Зиннур Сафиуллин (Зиннур Габделбәр улы Сафиуллин)

 

 

 

Татарстанның халык артисты (2017), «Татар җыры« (1995), «Дуслык моңы» (1995) һ.б. халыкара җыр фестивальләре лауреаты һәм дипломанты, Татарстанның Чүпрәле районындагы Яңа Кәкерле авылы тумасы ИлСаф (Илсур Җәмил улы Сафин)

 

 

«Челтер чишмә» җыры Асаф Вәлиев, Венер Абдуллин, Зиннур Сафиуллин һәм Нәфкать Нигъмәтуллин репертуарында да бар.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи