Күптәннән сокланып йөргән бер шәхес турында языйм әле. Сүзем Сарман районы газетасында җаваплы сәркатип булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Рәйхана Миргасим кызы Мирсәетова турында.

Рәйхана Миргасим кызы Мирсәетова.
Безне Сарман районы газетасы таныштырды. Мин әле яңа гына кулга каләм алган, шаяртып әйткәндә «40 яшьлек яшь шагыйрә», бер дәфтәр шигырьләремне тотып, редакциягә килдем. Миңа Рәйхана Мирсәетовага мөрәҗәгать итәргә кушып, бүлмәсен күрсәттеләр. Рәйхана ханым ачык йөз белән күреште, үз итеп сөйләште, шигырьләремне алып калды һәм күп тә үтмәде алар газета битләрендә басылып та чыкты. Аның: «Яза-яза шомарасың, язгалап тор, син булдырасың», – дигән сүзләре шул чакларда иңнәремә канат куйды.
Гөлүсә Галиуллина, Рәйхана Мирсәетова, Гөлфирә Сафина.
Бу вакыйгалардан 35 ел вакыт үткән икән инде. Без – бүген дә якын дуслар. Башкача мөмкин дә түгелдер. Рәйхана Мирсәетова иҗат кешеләре белән күп аралаша һәм һәркайсының күңеленә «ачкыч» таба, иҗади ачышларга илһамландыра белә торган зат. Чирек гасыр элек Сарман төбәгенең Хәниф Хәйруллин, Дамир Гарифуллин, Әзһәр Габиди, Вәсимә Хәйруллина кебек танылган әдипләре гөрләткән «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсенә янә җан өрде ул. Хәзер бу берләшмә профессиональ шагыйрь, журналистларны гына түгел, халык талантларын – җырчы һәм биючеләр, нәфис сүз осталары, гомумән, зыялыларыбызны үз тирәсенә туплап тора.
Берләшмәнең актив эшчәнлегенә берничә мисал китерәм. 40 елга якын иҗат иткән композитор, җырчы Рафис Уразаев: «Булды, җитәрлек эшләнде», – дип, авылга күченеп киткән иде. «Сарман таңнары» әгъзалары җыелышып җырчы яшәгән Шыгай авылына барып, Рафис Уразаев белән очрашу үткәреп кайтты. Җәлил бистәсендә яшәүче шагыйрә Гөлгенә Мәрдәмшинаның туган ягы – Актаныш районы, Күҗәкә авылына да бардылар. Анда шагыйрәнең «Йөрәгем җылысы» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсендә катнаштылар. Шәрләрәмәдә яшәүче, кул эшләре остасы, озак еллар укытучы, мәктәп директоры булып хезмәт куйган нәфис сүз остасы Роза Шәйгарданова, шагыйрьләр Рәис Кәлимуллин, Хәмбәл Фәрхиев, республиканың атказанган табибы Асия Гыйниятуллина, республиканың атказанган артисты Эдуард Латыйпов, рәссам Әбүзәр Габдрахманов, кул эшләре остасы Гөлшат Миңлебаева белән очрашулар да күңелләрдә матур хатирә булып саклана. Югары Чыршылы, Азалак, Сарайлы, Ләшәү Тамак, Каташ Каран авыллары халкы Сарман төбәгендә яшәүчеләрнең талантына сокланып калды. Әдәби-иҗади берләшмәнең кызлары һәм егетләре Әлмәт, Чаллы якларында үткәрелгән чараларда да актив катнаша, чакырган җирдән калмый. Кызлар, егетләр дими ни диярсең, араларында 88 яшьтән алып, төрле яшьтәгеләр бар. Баянчы, җырчы, шагыйрь Булат Шаймарданов, нәфис сүз остасы Роза Шәйгарданова, баянчы, җырчы, алып баручы Фирдания Гәрәйханова исемнәрен аерым телгә аласы килә. Гөлүсә Галиуллина, Вәзимә Сафина, Анна Гомәрова, Альбира Шәрифуллина, Алия Шаяпова, Дифинә Дәүләтова, Айсылу Кәлимуллина, Кәримә Абзалова, Гөлия Хәмидуллина, Илшат Шәйгалләмов, Роза Гайфуллина, Гүзәл Зарипова, Изалия Петрова... Иҗатчыларның саны елдан-ел арта. Әле шушы көннәрдә Сарманда, Рәйхананың үзе яшәгән Ленин урамындагы күршеләрен чакырып, Минзәлә елгасы яр буенда, табигать хозурында, «Тәрәзәңдә утың бар» дип исемләнгән урам бәйрәме ясап, халыкны сөендерделәр. Моннан тыш, Рәйхана социаль челтәрләрдә «Сарман таңнары» дигән сәхифә оештырып, анда районның мәдәният яңалыкларын яктыртып бара. Ай саен диярлек җирле радиодан районның талантлы кешеләре турында чыгыш ясый.

Рәйхана Мирсәетова, шагыйрь, публицист Дамир Гарифуллин.
Кемдер “бу эшләрнең искитәрлек нәрсәсе бар”, дияргә мөмкин. Уйлап карасаң, бүген смартфон, телевизор экранына текәлгән, йорт эшләренә чумган кешеләрнең күңеленә ачкыч табып, игътибарын җәлеп итә белү – олы хезмәт ул. Күршегә дә кермәгән, хәл белешмәгән, туганлык җепләре өзелә язган шушы чорда халыкны аралашырга чакырып, җанга якын очрашулар үткәрү өчен Рәйхана кебек булу кирәк. Ә бит бу эшчәнлектә матди ярдәм күрсәтүче дә юк, техника белән дә шул ук хәл.
Рәйхана Мирсәетова Казан дәүләт университетын тәмамлап, 35 елга якын район газеталарында тырышып эшләп, күпме кешене иҗат дөньясына тартты. Туры сүзле, гадел журналист булды. Бүгенге көндә шулай ук журналистика өлкәсендә хезмәт куйган улы Айдар, килене Лилия, аның туганы Алсу белән алар халык яратып укый торган газеталар чыгара. Ә менә Рәйхана ханымның үзе баянда уйнап, җырлавын ишетсәгез, сез дә таң калыр идегез. Клара Булатова сүзләренә Роберт Андреев язган «Бер карасаң, елар сәбәп тә юк» җырын аның башкаруында тыңлаганда күздән яшь ага. Боларны сөйләү генә аз, Сарманга килеп, безнекеләрне үзегез күрегез.
Әнисә Минһаҗева,
Сарман районы Җәлил бистәсе ветераннар советы җитәкчесе, «Сарман таңнары» берләшмәсе әгъзасы
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала