Сентябрьдә Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллиме, кафедра мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Октябрь Кадыйров тормыш белән хушлашты. Шушы кечкенә генә матәм сүземне мин шул көнне үк язарга тиеш идем, әмма саулыгым булмау сәбәпле, ул тоткарланды. Соң булса да уң булсын дип, шушы язманы редакциягә юлларга булдым.

Октябрь Халик улы Кадыйров (1935-2025).
Октябрь Халик улының алты дистә елга якын дәвам иткән фәнни эшчәнлеге филологиягә тугрылык үрнәге булды. Ул XIX гасыр азагы − XX гасыр башы рус-татар әдәби бәйләнешләренә багышланган фәнни хезмәтләр авторы. Аның академик юлы 1970 елда Казан мәдәният институтында башланып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итте. Галим ничәмә-ничә буын студентлар һәм хезмәттәшләре өчен зирәк остаз булды.
Үз гомеремдә миңа бик күп яхшы кешеләр белән очрашырга насыйп әйләде. Әгәр ниндидер күләмдә милләтем алдында кечкенә булса да хезмәт күрсәтә алганмын икән, аны нәкъ менә шушы яхшы кешеләр тудырган алшартлар нәтиҗәсе дип аңларга кирәк. Адәм баласы җир йөзендә, нинди генә яхшы, ничек кенә уңган булмасын, берүзе генә тормышны тудыра, халәли иҗтиһатны бар итә алмый. Халкыбыз бу хакта бик кыска һәм бик оста итеп «Бер тарыдан ботка булмый» дигән даһи мәкаль әйтеп калдырган. Ихластан, бер тары ул, ни дисәң дә, бер генә. Ботка инде – иҗтимагый күренеш…
Октябрь Кадыйров. Сирәк акыл иясе. Лев Толстой иҗаты буенча татар тарихында беренче һәм хәзергә бердәнбер докторлык диссертациясе яклаган галим, рус әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор.
Без аның белән моннан 30 ел чамасы элек танышкан, дөресрәге, табышкан идек. Әлбәттә, шул анабыз Әдәбият ачкан капкалар аша үтеп. Без икебез дә язу-сызу эшләре әһелләре, икебез дә күпмедер күләмдә әдәбиятчы һәм әдәбият тарихчылары буларак, ул чорларда халыкта бик популяр булган «Звезда Поволжья» газетасында аралаша, актив рәвештә басыла идек. Ялгышмасам, безнең беренче танышуыбыз шул газетада минем «Открытые письма Патриарху Кириллу» дигән шау-шу куптарган хатларым чыкканнан соң Октябрь абзыйның мине эзләп табуыннан һәм аның минем «Убить империю!» китабыма ясалган тирән анализыннан башланды бугай. Шәхсән очрашулар бик сирәк булса да, газета битләрендә күрешә, аннан еш кына телефон аша сөйләшеп хәлләрне белешә идек. Гомер агышында үзебезнең гаилә хәлләребез (аның җәмәгате Рушания моннан 28 ел элек вафат), балаларыбыз, аларның киләчәге (аның – ике, минем өч кыз) турында фикер алыша һәм гади адәмзатлар сыйфатында бер-беребез хакында шактый мәгълүмат туплаган идек. Биредә, рәхмәттән башка, беркемгә бернинди үпкә юк. Һәм була да алмый. Чөнки сүз кешенең явызлык иләкләре аша чагыштырмача зыянсыз үтеп, изгелек чыганакларына Аллаһы Тәгалә кушкан күңел сафлыгы һәм саваплы рәвеш белән хезмәт итүе турында бара.
Октябрь Кайдыйровның кешелек-гражданлык сыйфатлары искиткеч киң, тирән һәм биек иде. Аның белән очрашканнан соң кеше тынчу мохиттән саф һавага чыккан, саф чишмә сулары белән сыйланган кебек була. Ул ни-нәрсәне кулына алса, ни-нәрсәгә тотынса, аны дүрт тарафтан, ягъни 360 градуска җиткезеп, әйләндереп карый, шул камиллектә тикшерә һәм башкадан да шуны таләп итеп, үзенә һәм бар дөньяга тирән кешелекле һәм каршылыклы мөнәсәбәттә яши. Әгәр кемдер аны кабул итми, бәхәскә керергә омтыла икән, ул аптырамый, куанып аның белән бәхәскә керә. Гомумән алганда, аңарда бәхәсче натурасы өстенлек итә иде. Эрудит, тирән белемле, тигез хокуклы бәхәсче, һәрвакытта да тәнкыйди карашлы зат, тәнкыйть матдәсенең бер тере атомы, кемнәрдер кебек, бәхәстән качмый, киресенчә, бәхәс уты кузгала алмыйча пыш-пыш яткан җирдә учакка утын ыргытып, аны чын мәгънәсендә ялкынландырып җибәрергә һәм шушы утка беренче булып үзе керергә дә күп сорамый иде…
Ул тормышта, гомумән, кешелектә, иң кечкенә «җитешсезлек»не дә игътибарсыз калдырмый. Фикердә дә, гамәлдә дә хыянәтне кичерми. Бәхәстәге каршы якны «пленга» алырга һәм «капут» халәтендә калдырырга ярата. Кайнар бәхәстән соң тиз генә суына алмый, ул, гомумән, суына белми, кайнар температурада яши. Ул хисләрен тумышыннан гаделлек һәм сафлык территориясендә кичергән, шуңа күрә кешедә шәхесне тарката торган тар, вак һәм вакчыл мәнфәгатьләрдән тәмам азат.
Аның иң куркыныч дошманы – кешелеклелек һәм сәнгать таләпләренә хыянәт итү, адәм затын беренчел категориядән икенче категориягә төшереп ваклау, кабатлау-кабатлану, очсыз матдәләрне тупсадан түргә менгезү һәм олы хакыйкатьне өлешләргә бүлеп, тураклап тарату, димәк, «тудыру, бар итү» шигаре астында юк итү, юкка чыгару. Аның янында кеше ваклана, буш сүз сөйли, нотыкны нотациягә әйләндерә алмый.
Ул тирәннән дә тирән гыйлем иясе, югары материяләрне вакламыйча саклап, сагындыра торган серле философ иде. Сагыну аның даими яшәү халәте булды. Кадыйровның публицистик мәкаләләрендә матурлык нечкә эстетик югарылыктагы байлыкка әверелде. Аларда кешедән һәрчакта да кеше булып калу таләбе ярылып ятты. Галим буларак, аерым очрактан категориягә, категориядән аерым очракка киң юл ачып, ул туган милләте – татар халкына тәлгәштәлгәш җимешләр бүләк итә алды.
Бу хезмәт җимешләрен яңадан барлап, кечкенә китап рәвешендә халкыбызга бүләк итү бик саваплы эш булыр иде. Сүз дә юк, ул татар фәлсәфәсенә, беренче чиратта аның эстетикасына, ошбу «акчасыз» шартларда да үз өлешен керткән булыр иде. Бу, әлбәттә, көн кадагына суккан, шул исәптән безнең барыбызга да кагылган, барыбыздан да үз арабыздан мәңгелеккә киткән «гади бер яхшы кеше» – кафедраль укытучы-мөгаллимгә карата ихтирамыбызны күрсәтүче икенче бер мөһим бурычтыр…
10 ноябрь, 2025 ел.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала