Шәхесләребез Уку өчен 3 минут

Марашның саф чишмәсе

КАРДӘШЛЕК КАДЕРЕ

Танылган төрек-татар әдибе, тәрҗемәче, публицист Фатиһ Кутлуның Татарстан китап нәшриятында «Кардәшлек кадере» (16+) дип аталган беренче китабы дөнья күрде. Башка дәүләт, башка милләт кешесенең татар телен өйрәнеп, татар телендә иҗат итүе – татар әдәбиятында уникаль күренеш. Фатиһ Кутлуның тәүге китабы татар укучысына кызык булыр дип уйлыйбыз, анда иҗат эволюциясенә багышланган публицистик язмалары, истәлек-хатирәләр һәм Төркиядәге мөһаҗир татарларның рухи мирасы тупланган.

 

 

Фатиһ Кутлу Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Кардәшлек кадере» дип аталган беренче китабын (16+) киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итте. Казанда нәшриятның «Әдәби кафе»сында узган әлеге чарада Татарстанның күренекле әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре, язучылар, нәшрият хезмәткәрләре һәм журналистлар катнашты. Кичәдә чыгыш ясаучылар Фатиһ Кутлуның иҗат юлы үзенчәлекләренә һәм китапның әһәмиятенә тукталды. /Р.Гали фотосы

 

 

Миңа күптәнге танышым Фатиһ Кутлу мөрәҗәгать итте: «Факил абый, китап чыгармакчы идем, кереш сүз язмассыңмы?» – ди. Фатиһ бәйгә җавап бирергә өлгермәдем, нәшриятка әзерли башлаган беренче китабының эчтәлеген, хасиятләрен сөйләргә дә кереште.

 

Фатиһ бәй, һәрнәрсәгә җаваплы карый торган кеше, бер эшкә тотынса, башкарып чыкмый туктамый, монысын белә идем инде, ике ай дәвамында җыентыкка кагылышлы күп нәрсәләр хакында фикер алыштык. Ниһаять, сәгате сукты: бөтен эшләрне бер читкә куеп, китапка сүз башы язарга утырдым.

 

Бер төркем төрек егетләренең, 1993 елда Чаллыга килеп, педагогика институтында татар телен өйрәнү курсларында шөгыльләнә башлаган көннәрен искә алдым. Фатиһ Кутлу белән шул чактан ук таныш дип әйтсәм, дөреслеккә хилафлык килмәс кебек. Ул елларда, бөтен Россиядәге кебек үк, Татарстандагы югары уку йортларында да чит илләр белән «студентлар алмашу» программалары җәелдерелгән иде. Безнекеләр башлыча төрки, ислам дөньясына йөз тотты, бигрәк тә Төркия белән ныклы элемтә урнаштырдылар. Татар егетләре һәм кызлары Төркия мәмләкәтенә «белем эстәргә» юл тотты, Төркиядән бер төркем яшьләр мөстәкыйльлек дип җан аткан Татарстаныбызга килде. Татарга күк капусы ачылган кадерле еллар... Егетләрне икенче елны, ни өчендер, Чаллыда калдырмаганнар, Алабуга педагогика институтының татар бүлегенә укырга кабул иткәннәр. Наиб Хәбибназар улы Лаисовның ректорлык чоры, Хәлим Сәлимов, Мөнир Нигъмәт, Әлфинә Сибгатуллина кебек галимнәрнең җиң сызганып эшләгән чаклары.

 

Фатиһ Кутлу башкалардан аерылып тора башлый – чөнки ул тумыштан җырга гашыйк. Тырышлыгы, холкындагы итагатьлелек, башкаларга карата кечелекле һәм шәфкатьле булуы аркасында студентлар арасында үз кешегә әйләнә. Җитмәсә, язуга да һәвәс икән, институтта булган кичә хакында матур хәбәр язып, аны газеталарда бастырып чыгара. Остазлары Мөнир Нигъмәт, Фатиһ бәйнең язмасын укыгач: «Болай матур итеп, тел үзенчәлекләрен белеп татар студентлары да яза алмый әле», – дип, егеткә канатлар куя. Алабуга институтында укыган елларын, остазларын Фатиһ бәй аерым бер җылылык белән искә ала. Үзе дә студентларга төрекчә белем бирергә өлгергән. Инде институттан киткән чагында студентларыннан хатлар – «Хушлашу сүзе» яздырып алган. Эпистоляр жанрның чикләре зураеп киткән кебек булды ул ихлас йөрәк белән язылган күңел хатларын укыгач.

 

Уку тәмамлангач, төрек егетләренең кайберләре туган илләренә кайтып китә, берничә егет Татарстанда кала. Эш табалар, гаилә коралар, балалар үстерәләр, ягъни тулы канлы тормыш белән яшиләр. Төркиянең Каһраманмараш (халык телендә Мараш дип йөртелә – ред.) шәһәрендә туып үскән, анда урта белем алган, 18 яшькә кадәр яшәгән Фатиһ Кутлу Казанда урнашып кала. Чаллыдан бик тә фәһемле, тәрбияле Гөлшат исемле кызга өйләнә, балалары төрекчә, татарча, русча чатнатып сөйләшә, дини тәрбия дә алып үсәләр. Фатиһ бәй Каһраманмарашны сагынып искә ала. Язмышына язган зур сынаулары да шушы туган шәһәре белән бәйле – анда 2023 елда җир тетрәгән вакытта Фатиһ бәйнең әнисе һәлак булды, туганнарын, меңләгән шәһәрдәшләрен югалтты. Шул чактагы кайгысын уртаклашканда, Фатиһ бәйнең сабырлыгына, ныклыгына хәйран калган идем. Ата-анасын, нәселен бик ярата бит ул, истәлекләрен сөйли башласа, матур әсәр укыган сыман тәэсир кала.

 

Фатиһ Кутлуны без, нигездә, тәрҗемәче, журналист буларак беләбез. Шуны истә тотарга кирәк, ул киң карашлы, тирән белемле галим дә. Фатиһ бәй Төркиядәге татарлар язмышы белән кызыксынып, туган илендәге татар авылы – Османиягә барып кайта, андагы кавемдәшләр турында «1893-1895 еллар. Патша Рәсәеннән Әскишәһирнең Османия авылына һиҗрәт кылучы татарлар» дигән әтрафлы мәкаләсен яза. Андагы мәгълүмат, һиҗрәтнең сәбәпләре, бүгенге Төркиядәге татарларның тормыш-көнкүрешен җентекләп өйрәнүе, гореф-гадәтләре – болар барысы да Фатиһ Кутлуны нечкә тоемлаучы, эзләнүчән галим итеп таныта. Кыскасы, Фатиһ бәйне Төркиядәге татарлар хакында нигезле өйрәнүләргә юл салучыларның тәүгеләреннән дисәк тә хата булмас.

 

Фатиһ бәйне татар әдәбиятын төрекчәгә тәрҗемә итүдә юл яручылардан саныйбыз. Бигрәк тә Аяз Гыйләҗев иҗатын өйрәнеп, язучыбызны Төркиядә таныту юнәлешендә башкарган хезмәтләре мактауга лаек. 2000 елларда Аяз Гыйләҗев иҗаты белән кызыксына башлый Фатиһ бәй. Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир», «Җомга көн, кич белән», «Язгы кәрваннар», «Яра», «Берәү» һәм башка әсәрләрен тәрҗемә итеп һәм аларны Төркиядә бастырып чыгаруга ирешеп, Фатиһ бәй татар әдәбиятын дөньяга танытуда күп эш башкарды. Ул Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыят»ен дә Төркиядә танытты. Фатиһ бәйнең Тукай иҗатын, аның шәхесен өйрәнү өлкәсендәге хезмәтләре аерым бер хуплауга лаек. Ул Тукайның биографиясенә бәйле ачышлар ясый, бу иҗатны Төркия багланышлары призмасы аша күзәтә, нәтиҗәләр чыгара. Дөресен әйткәндә, Тукай һәм төрек теле, Тукай һәм Төркия багланышларының нечкәлекләрен үзенчә ача, ышандырырлык итеп дәлилли, эзләнүләрне тирәнәйтеп һәм киңәйтеп, төрек телендә һәм татарча мәкаләләр бастырып чыгара. Тукайга 130 ел тулган көннәрдә Фатиһ Кутлу шагыйрьнең 130 шигырен шагыйрь Али Акбаш белән тәрҗемә кылып, төрекчә китап итеп бастырып чыгаруга иреште.

 

Фатиһ Кутлу – бер минут тынгы белми торган иҗаткярь ул. Төркиядәге иң саллы «Һәҗә» («Иҗек») журналы һәм нәшрияты, шулай ук «Бәнгү», «Кардәш каләмнәр» нәшриятлары, басмалары белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырды, «Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе» бастырып, илдәшләренә ирештерде, «Һәҗә» журналында исә татар поэзиясе үрнәкләре дөнья күрде.

 

Фатиһ бәй татар балаларына төрек әкиятләрен тәрҗемә итте. Ике халыкның әкиятләрендә әллә никадәр уртаклык һәм эчке бәйләнешләр бар икән! Бусы әле ачыла гына башлаган тема. Ә инде 28 татар язучысының балалар өчен язган әсәрләрен тәрҗемә кылып, «Алтын синҗап» («Алтын тиен») исемле китап бастыруы соклангыч күренеш булды.

 

Фатиһ Кутлу галим-телче буларак хөрмәт ителергә тиешле шәхес. Аның татар-төрек теле багланышлары өлкәсендәге чагыштырма тикшеренүләре ике телне өйрәнүчеләр өчен дәрес булырлык. Шуны искәртәсе килә, Фатиһ бәйнең тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләре җентекләп өйрәнелергә тиеш. Анда безнең өчен бик кирәкле ачышлар булуы шиксез. Шуларның берсе – татар әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә иткәндә кулланылган төрек сүзен кайбер очракларда ни өчен әдәби сүзебез итеп кабул итмәскә? Төрки телләрне тирәннән өйрәнәсе әле безгә.

 

Фатиһ бәйнең матбугатта чыккан һәр мәкаләсе үзенә җәлеп итә, уйландыра. Хәтта аларны укыганда детектив әсәргә юлыккан сыман хис ителә. Мөнир Нигъмәт язмышын чагылдырган «Шыгырдан төенен чишкәндә», Илдус һәм Рәшит Әхмәтҗаннарның гаилә-нәселенә кагылышлы тарихны яктырткан «Еллар кайтавазы, яки Бер сәфәр», «Бикколга барыр идем» язмаларын укып, кем генә күңелен җилкендермәгән икән?..

 

Китапны укып чыккач, күңелдә рәхәтлек калды. Бай эчтәлекле, күптармаклы, җанны кузгатырлык җыентык әзерләгән Фатиһ бәй. Язмамда бераз интрига да калдырдым әле – ни өчен Фатыйх түгел, Фатиһ дип яздым? Аның үзенә «Фатиһ бәй» дип эндәшәм, бу сүз аңа ошый кебек тоела. Төректә, аңлавымча, бәй дип дәрәҗәле, фәһемле кешеләргә әйтәләр. Мин исә Фатиһ Кутлуны нәкъ шундый шәхес итеп таныйм.

 

Фатиһ Кутлуның «Кардәшлек кадере» китабыннан.

 

 

ЯҢА КИТАП ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР

 

Бик шатлыклы яңалык. Ике меңьеллык арасында мондый вакыйганың булганын мин хәтерләмим. Төркиядән күченеп килгән акыллы һәм талантлы, зыялы төрек кешесенең татарча өйрәнеп, татар телендә язып, Татарстанның төп нәшриятында китап чыгаруы – феномен. Мондый хәлнең әле беркайчан да булганы юк.

Марат КӘБИРОВ, язучы.

 

 

***

Фатиһ әфәндене чын күңелдән тәүге китабы чыгу белән тәбрик итәм! Китапның исеме үк җырлап тора. Тышлыгы да бик матур. Укырга насыйп булсын!

Сания ГӘРӘБӘ, шагыйрә.

 

***

Фатиһ әфәнде, рәхмәт Сезгә! Халкыбызны олылаган өчен, данлаган өчен! Татарны ихластан сөйгән Радловлар, Гумилёвлар алып барган зур хезмәтнең бүгенге дәвамчысы Сез! Үрнәк шәхес – барыбыз өчен дә! Татар үзе башка милләт телләренә, тарихына, әдәбиятына мөкиббән китеп яшәгәндә, Фатиһ әфәнденең хезмәте борыныбызга чиертү генә түгел, ул сискәндерү, иманга китерү дә – хезмәтегезнең әҗер-саваплары зур булсын. Төрки-мөселман дөньясында татар эзен калдыру – гаять дәрәҗәдә күркәм һәм мөһим эш!

Илзирә ЮЗАЕВА, журналист.

 

Чыганак: Марат Кәбировның «ВКонтакте»дагы аккаунтыннан.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи