Әхәт Мушинскийга – 75 яшь.

Язучы, рәссам Әхәт Габделхәй улы Мушинский (Мөхәммәтшин).
Әхәт Мушинский әле кичә генә республика яшьләр газетасының җаваплы сәркатибе, ТР Язучылар берлегенең әдәби консультанты, «Идел» журналына нигез салучыларның һәм аның җитәкчеләреннән берсе, «Яшел камин янында» популяр телепрограммасының авторы һәм алып баручысы иде... Уйлап карасаң, болар бит инде кайчан булган! Ул алмашсыз җитәкчелек итә торган Татар ПЕНүзәгенә дә быел – 30 ел, «Казан альманахы»на – 20 ел, үзенә дә 27 майда 75 яшь тулды.

Кызым.
Вакыт ничек тиз уза. Бүгенге көнгә Әхәт Мушинский – өч роман, дистәләгән повесть, күп санлы хикәяләр, очерклар, публицистика авторы; ул – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Державин, «Заветная мечта», Ф.Искәндәр исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

«Займищедагы бакча».
Мушинскийның уңышлары турында Казаннан читтә дә киң билгеле. Ләкин аның нәкышь һәм графика өлкәсендә оста рәссам да икәнен күп кеше белми дә. Әхәт Хәй улының күп кенә китаплары аның үз рәсемнәре белән бизәлеп дөнья күрде. Ә ул баш мөхәррир булган «Казан альманахы» тулысынча аның график иллюстрацияләре белән бизәлгән.

«Яңгырлы көн».
Бүген без укучыларыбызга юбилярның картина һәм этюдлары күргәзмәсен тәкъдим итәбез. Ә графика әсәрләрен «Казан альманахы»ннан карагыз.

«Казан Кремле».

Армиядә язылган автопортрет.

Әти портреты.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала