Шәхесләребез Уку өчен 1 минут

«Яшәү хозурлыгы хөрлектә...»

«Яшәү хозурлыгы хөрлектә...»

Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы мәдәният министры

Быел күренекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар халкының горурлыгы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу дата халкыбызның рухи-мәдәни тормышында зур әһәмияткә ия, чөнки Муса Җәлил – үлемсез шигырьләре һәм Ватаныбызны илбасарлардан саклау юлында тиңсез батырлыгы белән бөтен дөньяга танылган шәхес. Аның саф, ихлас иҗатында чагылган ватанпәрвәрлек, тугрылык һәм мәхәббәт бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен дә маяк булып тора.

 

«Яшәү хозурлыгы хөрлектә,

Гомер озынлыгы ирлектә!» –

 

шагыйрьнең шигарьгә тиң әлеге сүзләрендә татар халкының батыр йөрәге, көчле рухы, иманы һәм бөеклеге ята.

 

Хәзерге вакытта Муса Җәлилгә багышлап илебездә дә, республикабызда да бик күп чаралар уза, аңа төрле шәһәрләрдә һәйкәлләр куела (әйтергә кирәк, бу эш өзлексез дәвам итә), Татар дәүләт опера һәм балет театры, торак пунктлар, теплоходлар, самолетлар, урамнар, мәктәпләр, китапханәләр һ.б. аның исемен йөртә. Атаклы «Моабит дәфтәрләре» дөньяның бихисап телләренә тәрҗемә ителде. Без хаклы рәвештә: «Бүген Җирдә Җәлилнең исеме яңгырамаган кыйтга юк!» – дип өзеп әйтә алабыз! Шагыйрьның тормышына һәм иҗатына багышланган фәнни конференцияләр, бәйрәм кичәләре оештырыла, спектакльләр, опералар, фильмнар туа. Болар барысы да Муса Җәлил шәхесенең һәм мирасының әһәмиятен, мәңгелеген исбатлый.

 

Шагыйрьнең тууына 120 ел тулуны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен, Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә, махсус Оештыру комитеты төзелде. Хәзерге вакытта хакимият органнары, төрле оешмалар, шәхси затлар белән берлектә, бәйрәм чаралары планы төзелә. Ел дәвамында төрле юнәлешләрдә – фән-мәгариф, мәдәният һ.б. зур күләмле мөһим чаралар уздыру ниятләнә. Без әлеге мөһим датаны һәрьяклап истә калырлык итеп үткәрергә омтылачакбыз.

 

Муса Җәлилнең исемен саклау һәм мәңгеләштерү – һәр буынның изге бурычы. Без каһарман-шагыйрь рухына баш иябез. Аның иҗаты яңа буыннарга да көч һәм иман бирсен, милләтебездә бердәмлек, батырлык сыйфатларын тәрбияләсен!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи