Профессор Хатыйп Миңнегуловның фәнни басмасы турында
2026 елда Казанда «Халыкбыз мирасы» («Наследие нашего народа») нәшриятында танылган галим, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның яңа җыентыгы басылып чыкты. Китап татар һәм рус телләрендә төзелгән: татарча исеме – «Гакыллылар тыңлар, аңлар...», русчасы – «Разумные... поймут...». (16+)
Яңа җыентыкның күләме – 552 бит һәм 32 бит фотокушымта. Ул «Фәнни басма» дип игълан ителгән. Кереш өлешен Хатыйп Миңнегулов үзе язган. Китап авторның «Татары года-2025» премиясе белән бүләкләнүе хәбәре белән башланып китә. Шуннан соң кереш язмалары («Кереш урынына» – «Агымдагы чирек гасырның соңгы елына мөнәсәбәтле кайбер фикерләр» һәм «Кереш сүз урынына») урнаша.
Төзелеше ягыннан карасак, I бүлектә Хатыйп Миңнегуловның 2025 елда язылган хезмәтләре (шулай ук элегрәк басылган аерым мәкаләләре) урын ала; II бүлек («Галим турында») – башка авторларның Хатыйп Миңнегулов турында һәм аңа кагылышлы язмалары (нигездә, 2025 елгы); III бүлек – Х.Миңнегулов исемендәге VI Халыкара конференция материаллары; IV бүлек («Төрлесеннән») – архив, хроника һәм төрле материаллардан гыйбарәт; V бүлек татар-казакъ әдәби багланышларга багышланган; VI бүлек биобиблиографик материалларны үз эченә ала. Түбәндә һәр бүлек аерым анализлана һәм ахырда гомуми нәтиҗә чыгарыла.
I бүлек.
Автор хезмәтләре
Китап Кол Галинең үлемсез «Кыйссаи Йосыф» әсәре турында фикерләр белән ачыла; шул ук темага Лилия Хөснетдинованың «Өмет уяту» язмасы һәм «Гакыллылар тыңлар, аңлар, белер имди» исемле мәкалә багышлана (китап исеме Кол Гали әсәреннән алынган). Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган язма аерым урын тота. Гаяз Исхакый кузгаткан әдәби процессларда татар әдәбияты тарихы карала. Шакир Абиловның тууына 110 ел уңаеннан «Мөхәммәдьярларга тиң шәхес» һәм «Әдәбият белеменең имән баганасы» язмалары басыла. Шагыйрә Гәүһәр Туганайның Зәй-Каратай, Писмән-Лениногорск якларына багышланган кайбер шигырьләре турында әңгәмә дә бар. Драматург Туфан Миннуллинның тууына 90 ел тулу (1935-2012) уңаеннан язылган язма аны «халкыбызның фидакяр угылы» итеп тану турында. Алтын Урда әдәбияты классигы Сәйф Сараиның тууына 660 ел тулуга «Певец гуманизма» язмасы багышлана. Урта гасыр һәм соңгы чорлар темаларына «Җүчи олысы һәм Алтын Урдадан соңгы татар ханлыклары әдәбияты», «XVII-XVIII гасырлар татар әдәбиятына гомуми караш» (русча), «Казан университетында татар сүз сәнгате» (русча) кебек тикшеренү эшләре керә. Прозаик Гүзәл Әдһәмнең хикәя-повестьлары турындагы язма да шул рәттә.
Лилия ФӘСХЕТДИНОВА, Чистай муниципаль районы Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы, Чистай районы туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе җитәкчесе.
Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 23 октябрь саныннан укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала