УТЫЗ ҖИДЕНЧЕ МӘҖЛЕС БОЗЫК ВӘ ЯМАН ХОЛЫКЛАР
Комсызлык. Һаман кешедән өмет итү. Мәңге үлмәс кебек дөнья куу
Комсызлыкның бозык холык икәнлеге мәгълүм. Коръән Кәримдә: «Дөньяны күбәйтү шөгыле сезне гафләткә төшерде. Нәрсәләр арттыруга комсыз булуыгыздан хәтта үлекләр берлә мактанырга керештегез. Шул сәбәптән, дин эшләрендә гафил булдыгыз. Эш алай түгел, гакыллы кешенең бөтен һиммәте дөньяга гына сарыф ителмәскә тиешле. Сез шушы комсызлыкның ялгыш эш икәнлеген киләчәктә белерсез. Тәкрарлап әйтеленә: сез моны киләчәктә аңларсыз! Сез бу эшегездән тыелыгыз! Әгәр дә сез алдыгызга киләчәк нәрсәләрне шөбһәсез белсәгез иде, бу рәвештә комсыз булмас идегез. Сез җәһәннәм утын күрерсез. Шуннан соң дөньяда вакытыгызда үзегезне гафләткә салган нәрсәләр хакында соралырсыз, җавап бирерсез», – диелмәктер.
Хәдис шәрифтә: «Адәм баласы, малым-малым, дип сөйли. И адәм баласы! Синең ашап бетергән вә туздырган, сәдака итеп биргән вә кыямәт көне өчен саклаган нәрсәләреңнән башка малың бармы? Әлбәттә, юк!» – диелмәктер.
Рәсүлуллаһ саләллаһу галәйһи вә сәлламнең Гайшә разыйаллаһу ганһәгә: «Әгәр дә кыямәт көнендә минем берлә буласың килсә, ат өстендә сәфәр итүче алган азык кадәре булган дөньяга канәгать кылырга тиешлесең. Байлар мәҗлесеннән, әлбәттә, саклан, киемнәреңне үзең ямап ки!» – дип нәсыйхәт кылганлыгы риваять ителгән.
Комсызлык инсанның хөрмәтен киметә, мәртәбәсен түбән төшерә, әмма ризыгын арттырмый. Бар кадәресенә риза булган кешенең күңеле шат булганы хәлдә, һаман кешедән өмет итүченең күңеле һәрвакыт кайгылы буладыр.
Ошбу сүзләр дөрес: «И, дөньяда озын гомер сөреп тә, гомерен юк-бар сүз берлә вә нәфесен дә хәләл вә хәрам һәм дә фани булачак нәрсәләр җыеп әрәм итүче адәм! Фараз итик: бөтен дөнья сиңа булсын – бу эштән нинди файда булачак? Чөнки көннәрнең берендә барысы да бетәчәк вә синең кулыңнан китәчәк. Шулай булгач, бөтен дөньяның сиңа булуында нинди куаныч вә юаныч бар?»
***
Хөрәсән падишаһларыннан бере солтан Мәхмүд төшендә күрде: бөтен тәне тупрак булып череп беткән, мәгәр дә ике күзе генә сәламәт булып, дөньяда терек хәлендәге шикелле каранып торадыр. Падишаһ, ошбу төшне төш юраучыларга сөйләп, юрауларын сораган булса да, канәгатьләндерерлек рәвештә юрый алмадылар. Мәгәр дә бер дәрвиш падишаһның төшен: «Солтан Мәхмүд, үзенең дәүләте, тәхете читләргә киткәнлеге өчен янып-көеп, шуны карап торадыр», – дип юрады вә падишаһны канәгатьләндерде.
Адәм баласы дөньяга, мәртәбә вә шөһрәткә шулкадәр хәйран икән, моны хәтта үлү берлә генә дә үзеннән чыгара алмый, дөньядан күчкәненнән, тәне череп беткәненнән соң да, әүвәлге хәлен сагынып, үткәндәге вазыйфасы вә шөһрәтенә, дөньясына вә дәүләтенә кызыгып ятадыр.
***
Ун дәрвиш бер паласка сыя, әмма ике падишаһ бер дәүләткә сыймый. Дәрвишнең кайгысы – тапкан нәрсәне үз иптәшләре берлә бүлешүдә булган хәлдә, комсыз кешенең кайгысы – башкаларда булган нәрсәне алуда.
Шигырь: «Аллаһның дусты булган заһид вә канәгатьле кеше үз өлешенең ярымын үзенең иптәшләре булган дәрвишләргә өләшеп бирәдер, әмма бер мәмләкәтне алучы падишаһ шуңа канәгать итми, бәлки, икенче бер дәүләтне алуга әзерләнәдер».
***
Комсызлык – фәкыйрьлектер. Чөнки никадәр бай булса да, андый адәмнең хәле, чын фәкыйрь хәленә караганда да, кызганыч буладыр. Яңгыр вакытындагы яшендә вафат булуга караганда, комсызлык яшене берлә вафат итүчеләр күбрәк. Комсызлык адәмнең гакылын һич җибәрми, комсыз кеше хөрлектә яши алмый, шул сәбәптән, иң зур гамәл – ачуны йоту, сабыр булу вә комсызлык хасталыгын күңелдән чыгарудыр.
Гарәпләр арасында комсызлыгы берлә мәшһүр адәм – Әшгаб бар иде. Моның үзеннән ишетеп, ошбу нәрсәләрне күчерәләр:
1) Берәр җеназада колактан колакка ике кеше сөйләшкәнен күрсәм: «Мәет миңа берәр нәрсә васыять иткән булып, шул хакта сөйләшмиләрме икән?» – дип күңелемә килә.
2) Берәр урында киявенә кыз озатылганын белсәм, ялгыш кына булса да миңа китерелмәсен дип, урынымны җыештырам.
3) Бала-чаганың тирә-ягымда йөргәненә эчем пошып, болардан котылмакчы булдым да: «Балалар! Монда нишләп торасыз?! Фәлән урамда, фәлән йортта зур туй бара, халыкларга шикәр вә хәлвә тараталар, акча ыргыталар!» – дидем. Балалар, әлеге сүземне ишетеп, тордылар да йөгерделәр. «Бу сүз чын булып куймасын!..» – дип, балалар артыннан үзем дә йөгердем.
Әшгабнең болардан башка да мәзәк хәлләре күп.
Дөньяда һәр заманда вә һәр урында Әшгабләр булырга мөмкин. Аның комсызлыгына ис китеп тору гына ярамый, бәлки, Әшгаб булмас өчен тырышу кирәк.
***
Большевиклар якынлашу сәбәпле, шул урындагы хөкүмәт тарафыннан Уфа шәһәре бушатыладыр дип игълан кылынды, вә шуңа күрә дә мәхкәмәләр, оешмалар күчү хәстәрен күрергә керештеләр. Бер оешманың ошбу хакта булган киңәш мәҗлесендә бер дәрвиш бәгъзе бер фикерләр бәян иткән иде. Шуннан хәтеремдә калган кадәресен бу җирдә күчерәм:
«Уфадан китү берлә генә большевиклардан котылып булыр дип белмим. Большевиклык – байларның мыскыллыклары, исраф вә бозыклыклары сәбәпле дөньяга килгән бер гаскәри хәрәкәт. Байлар булып торганда яки шул байлар үзләренең холыкларын үзгәртмәгәндә, большевиклык та дәвам итәчәк вә үз хөкемен йөртәчәк. Рус байларын мисал итәргә кирәк түгел, бу турыда мисал өчен үзебезнең мөселман байлары да җитә. Болар, үз байлыкларына, тиешле рәвешләргә җиткереп булмаса да, мәчетләр бина иттеләр, анда-монда мәдрәсәләр салдылар, ибтидаи мәктәпләр тәрбия кылган булып шатландылар, ләкин бу эшләр үзләренең байлыкларына нисбәт берлә түгел, үзләренең вә угылларының бозыклык вә фәхеш, типтереп йөрү юлларына түккән байлыкларына караганда, бик тә аз иде. Хезмәтчеләренең хатыннары хуҗаларының хатыннары артларыннан җитәргә вә хуҗаларның хатыннары да, хезмәтчеләрнең хатыннарын үз артларыннан җиткермәскә тырышып, кием-салым, җиһаз вә әсбапка искиткеч байлыклар түктеләр.
Хуҗалар да, хезмәтчеләр дә, авылларда чүмәлә вә зур атлар төпләрендә йоклап, урак урып үскән, мулла вә мөәзин кызлары булудан башка, һичбер гыйльми кәмаләтләре вә һөнәрләре булмаган хатыннарны алтын-көмешләргә, атлас-ефәкләргә күмеп куйдылар. Чит милләтләрнең бай хатыннары, фәкыйрьләргә вә ятимнәргә, гаҗизләргә вә тол хатыннарга ярдәм җәмгыятьләре төзеп, үзләре дә шул юлда хезмәт иткәннәре хәлдә, безнең бай хатыннарыбызның бөтен һөнәрләре мәҗлес төзү вә һәр мәҗлес өчен яңа бер күлмәк тегү эше берлә үтте. Моннан ялыксалар, Кырым вә Кавказга ял итәр өчен китәләр, шәһәр урамнарында яхшы атлар вә арбаларда чабалар иде. Байларыбызның ирләре вә хатыннары фәкыйрьләргә гомуми рәвештә кул сузу, ярдәмнәренә җитешү хакында күзгә алырлык бер генә һөнәр дә күрсәтә алмадылар. Гомерләрен исраф итмәгән вә күңелләрен юк нәрсәләргә бирмәгән булсалар, бик зур эшләр башкарырлык форсатлары бар иде. Бөтен эшне фәкыйрьләр эшләп торды, хәтта байлар өчен чыккан сугыш сафларында фәкыйрьләр йөрде, боларның әгъзалары, җаннары харап булды. Фәкыйрьләрнең ирләре вә угыллары китеп, йортларда хатыннар җыелып калган вә күбесенең дә землянкалары ябылган хәлдә, бик күп байларның йорт башлары түгел, хәтта угыллары вә кияүләре дә китмәде.
Үзем бер бай хакында ошбу хәбәрне ишеттем: бер башкорт авылына муллалык өчен кәгазь алып, киявен гаскәрлектән котылдырды. Бу кияүнең, шул авылга барып, бер генә көн булса да хезмәт иткәне юк, бәлки, һаман да Сибириядә сәүдә кыла, ун меңне егерме мең, йөз меңне миллион ясау өчен көнтөн чаба. Халыкның вагоннарда аягүрә басып йөрергә мәҗбүр булганнары вә басарга урын табудан да гаҗиз калганнары, сәфәр рөхсәте алу өчен, сәгатьләр буе чиратларда торганнары хәлдә, шул байның хатыны, берүзе исеменә вагон алып, үз шәһәренә мал төяп кайткан вә, дүрт кич кунып, шул вакыт эчендә миллионнар берлә файда итеп, вагоны берлә кире киткән.
Моның кебек хәбәрләр башка байлар хакында да ишетелә. Кайберләренең угыллары вә кияүләре солдат булып китсәләр дә, йөз төрле хәйлә табып, сугышка керми, үз чиратларын үткәрәләр, тимер кебек сәламәт булган хәлдә, авыру булып кайтып китәләр. Мәмләкәтнең бөтен авырлыгы – фәкыйрьләр өстендә. Шушы хәл өстенә, бу фәкыйрьләр вә юксыллар ашау-эчү нәрсәләрен тота белмәү, ризык таба алмау вә байлар кебек кәсепкә оста булмау берлә гаеп ителенәдер. Әйтерсең, боларның фәкыйрьлекләре аңсызлыкларыннан, тапкан акчаларын урынсыз тотып бетерүләреннән була.
Бу мәмләкәттәге юксыллар ошбу хәлләргә 300 еллар кадәр вакытлар түзеп килделәр, ләкин бу көннән соң, сабырлары төкәнгәнлектән, түзә алмаслар кебек күрелә башлады. Нинди хәлләр булыр, гомерләре бар кешеләр күрерләр.
Һәрхәлдә, большевиклар читтән агып килмәделәр, бәлки, байлар булган урынның үзеннән борынлап чыктылар вә, яңгырдан соң үрчегән гөмбә кебек, үрчиләр. Шуның өчен дә Уфадан китеп кенә большевик афәтеннән вә фаҗигасеннән котылу мөмкин булыр дип белмим. Кая гына барсаң да, вә кая гына китсәң дә, вә кайсы шәһәрдә генә торсаң да, үзеңә ияреп йөргән кара сакалың берлә күләгәң рәвешендә, ул урында байлар булыр, большевик та борынлап чыгар. Шуның өчен дә бу шәһәрдән качуда мәгънә тапмыйм».
Тәкәбберлек
Тәкәбберлек – хак сүзне тыңламау вә нәсыйхәтне кабул кылмау, кешеләрне санга санамаудан гыйбарәт бер холык. Моның начар сыйфат икәнлеге мәгълүм. Аллаһы Тәгалә: «Без бу ахирәт байлыгын җир йөзендә тәкәбберлек итүне вә бозыклык артыннан йөрүне ният итмәгән кешеләргә бирәчәкбез», – димәктер («Әл-Касас», 83).
Хәйрә өлкәсе падишаһы тәкәбберлек берлә мәшһүр иде. Һичкемне үзенә тиңдәш күрмәгәнлегеннән, адәмиләр берлә мәҗлестәш булмый, сөйләшеп утырмый, катнашып вә аралашып йөрми вә: «Минем иптәшләрем – Тимер казык йолдызының иярченнәре генә», – дип сөйлидер иде, диләр.
Гарәп түрәләреннән Ибне Гәвәнә тәкәбберлеге дә аз нәрсә түгел. Бер көн хезмәтчесенә: «Су китер!» – дигәнендә хезмәтчесе: «Ярар», – дигән. Шуңа: «Сүзне тыңламаслык кодрәте булган кеше өчен генә ярар дип әйтү мөмкин, син миңа ничек итеп ярар дип җавап кайтарасың?!» – дип, хадимне үз иптәшләренә кушып яңаклаткан иде. Көннәрнең берендә бер сабанчы берлә сөйләшкәндә: «Авыз пычранды», – дип, авызын чайкаган.
***
Хәҗаҗ бине Әраратка: «Ни өчен бер дә мәчеткә бармыйсың?» – дигәннәрендә: «Толчокчылар берлә янәшә басып торыр хәлем юк», – дип җавап биргән.
Габдулла бине Зыяд бине Зыбъян Басра мәчетендә кыска вә мәгънәле бер хөтбә сөйләгән иде. Халыклар бу хөтбәне яратуларыннан: «Аллаһы Тәгалә синең кебек кешеләрне күп кылсын!» – дип кычкырыштылар. Шул вакыт Габдулла бине Зыяд: «Аллаһка бик зур бер эш тәклиф итәсез!» – диде. (Гүя, моның кебек адәмнәрне җитештерү Аллаһы Тәгаләгә мөшкел эш була.)
Мәгъбәд бине Зәрарәт урамда утырып торган вакытында, бер хатын, килеп: «И Габдулла! Фәлән урынга юл кайдан барадыр?» – дип сораган иде. Моңа каршы Мәгъбәд: «И әдәпсез хатын! Миңа Габдулла (Аллаһ колы) дип әйтергә уйламыйсыңмы?» – дигән иде.
Әбү Шималь Әл-Әсадинең дөясе югалган иде. «Әгәр дә дөям табылмаса, гомерем буенча бер генә рәкәгать тә намаз укымам», – дип ант итте. Халыклар, эзләп, дөяне таптылар вә: «Аллаһы Тәгалә дөяңне үзеңә сәламәт кайтарды, инде намаз укы!» – диделәр. Ул: «Юк, булмый инде!» – дип җавап бирде.
Бу кешеләрнең ошбу эшләре тәкәбберлек кенә түгел, бәлки, ахмаклык берлә кушылган бер бозыклык, горурлык, үз дәрәҗәсен таный алмаучылыктыр.
Тәкәбберле булу түбән вә мәгънәсез кешеләрдә, әмма түбәнчелекле булу камил адәмнәрдә табыладыр. Адәм балаларында гакыл берлә тәкәбберлек бергә җыелмыйлар, чөнки бу ике холык – бер-беренә чын дошманнар: берсе килсә, икенчесе анда тормый, китәдер. Тәкәбберлек сәбәбеннән бәндәләргә килә торган зарарларның чиге вә хисабы юк. Галим вә юмарт булган тәкәббер кешегә караганда, кысан куллы түбәнчелекле кеше яхшырак.
***
Тәкәбберлекнең иң кабахәтлесе – үзенең гыйбадәтләре берлә тәкәбберләнүдер. Гыйбадәт кылып тәкәбберләнүгә караганда, шул гыйбадәтне кылмауның зарары азрак, диләр.
Дөньяда икейөзлелекне гадәт вә кәсеп итеп алучы кешеләр була, күбесенчә балаларының холыкларын шунлар боза, адәмнәрне шунлар эштән чыгаралар. Күбрәк вакытта дус исеме берлә йөрүче бу кешеләр хакында гарәп шагыйре: «Бик күп дуслар бар, дуслыклары бары тел берлә генә була, артта хыянәт итә, килешүгә игътибарлы булмый. Шундый дус, очраган вакытында, миңа көлеп, ачык йөз берлә була, әмма артымда, уклары тиеп, үземне рәнҗетә. Икейөзле кеше шулай – алдыңда риза кыла, әмма алдыңнан киткәннән соң, ачы вә зәһәрле мөгамәләләре булып тора.
Икейөзлеләр хакында Мәхмүд Әл-Варак ошбу сүзләрне сөйли: «Аллаһ өчен динле булып күренәләр, ләкин дөнья өчен йөриләр, дөнья өчен ураза тоталар, дөнья өчен намаз укыйлар, дөнья өчен хаҗ кылалар, әгәр дә боларның канатлары булса иде, дөньяви максатлары өчен Җидегән йолдызга да очып китәрләр иде».
***
Тарикать шәехе булып торучы бер кеше хакында гарәп шагыйре сөйли: «Яхшы дип әйтсеннәр өчен, ишанлык юлына керде вә ишан булды. Тәсаувыф һәм әманәт ни дигән сүзләр? Бу адәмнең болардан хәбәре юк. Тәсаувыфка керүе Аллаһ ризалыгы өчен түгел, бәлки, дөнья табу, халык җилкәсеннән көн күрү кебек бозык бер ният берлә булды».
Хөсет
Хөсет – көнчелек дигән сүз. Хөсет адәм балаларының бәгъзеләрендә була торган күңел хасталыгыннан гыйбарәт. Моңа дучар булган кешенең гомере рәхәт үтми, моның җаны тынмый, бөтен гомере кайгы берлә үтәдер. Бәгъзе бер галимнәр рәсүлуллаһ хәзрәтләреннән: «Ут утынны яндырып бетергән кебек, көнчелек тә адәм балаларының изгелекләрен бетерәдер», – дигән хәдисне риваять итәләр.
Әсмагый йөз егерме яшькә җиткән бер гарәпне күреп: «Гомереңнең бу дәрәҗәдә озын булуына сәбәп нинди нәрсә?» – дип сорадым. Җавабында: «Хөсет кылмаудыр дип уйлыйм», – диде.
***
Әбел Галә Әл-Мәгари: «Җан тәннән чыгып ераклаша. Без таралып бетүебезне белдек, шулай булгач, ни өчен бер-беребезгә каршы киләбез дә, ни өчен бер-беребезгә көнчелек итәбез?!» – ди.
Хөсетлек хакында гакыл әһелләреннән шушы рәвештә гыйбрәтле сүзләр күчерәбез:
1. Тар холыклы кешенең дусты булмый, көнче кеше рәхәт күрә алмый, бөтен гомере тыны кысылып, кеше нигъмәте хакында эче пошып үтә.
2. Көнче кеше, һәрвакыт кайгы эчендә йөргәнлектән, кимсетелгәнгә охшый, әмма, хакыйкать хәлдә, үзе залим.
3. Кешеләрне үзеңнән риза итеп була, әмма көнче кешене, нигъмәт китми торып, җаны тынмау сәбәпле, риза итеп булмый.
4. Кешеләргә көнчелек итү – Аллаһның нигъмәтенә үчләнүдән башка нәрсә түгел.
5. Дөньяда иң элек кылынган гөнаһ – хөсетлек. Иблис Адәм пәйгамбәргә көнчелек итте. Дөньяда Кабил Һабилгә хөсетлек кылды.
6. Дөньяда булган дошманнар берлә бер вакыт килешү, хәтта дуслашу мөмкин. Мәгәр дә хөсетнең килешүе мөмкин түгел. Аның дошманлыгы, синдә нигъмәт булганда, һич бетми.
7. Хөсет – Аллаһның нигъмәтенә дошман, Аллаһның хөкеменә вә кыйммәтенә ачуланучы. Берәү: «Миндә булган нигъмәт өчен хөсетлек итүче кеше! Кемгә каршы әдәпсезлек итүеңне беләсеңме? Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән нигъмәтенә риза булмый, Аллаһның хөкеменә каршы әдәпсезлек кыласың. Аллаһы Тәгалә, миңа нигъмәтен арттырып, сине җәзаландырды, бу хосуста нигъмәт юлын сиңа япты», – диде.
***
Сүзнең кыскасы шул: хөсет кылучы кеше – гөнаһсыз бәндәгә үчләнеп йөрүчедер. Хөсет кайгысы бетми, вә андый кеше әҗере булмый торган бәладән айнымый, Аллаһы Тәгаләнең ачуына очрый, бу эшенең яман икәнлеген белеп, тәүбә итү юлына керүне дә хәтеренә китерә алмый.
Золым вә залимнәр
Золым – үз хакы булмаган хәлдә, кешеләргә җәбер кылу вә зарар итү, хакларына керү вә намусларына тиюдер. Бу эш ислам шәригатендә катгый рәвештә тыелган.
Галимнәр золымны ошбу төрләргә аералар:
1. Бәндәләр берлә Аллаһы Тәгалә арасында булган золым. Ширек1 , көферлек, нифак2 шушы төрләрдән.
2. Бәндәләрнең үз араларында булган золым.
3. Бәндәнең үз-үзенә булган золымы.
Мәгәр дә бу боларның өчесе дә, хакыйкать хәлдә, бәндәнең үз-үзенә золым итүенә кайтадыр.
Күп авыруларга адәм балаларының үзләре сәбәп булулары кебек, күп вакытта җәберләнгән хәлдә гомер сөрүләренә дә үзләре сәбәп булалар. Куркаклык, хокук кагыйдәләреннән хәбәрсезлек вә наданлык шушы сәбәпләр җөмләсеннән саналадыр.
***
Падишаһлык тәхетенә чыкканыннан соң, Кәсри Әнүширван, үзен сабый вакытында укыткан мөгаллимен янына чакырып: «Хәтереңдәме, син мине фәлән вакытта һич сәбәпсез кыйнаган идең? Шуңа сәбәп нинди нәрсә булды?» – дигән иде. Мөгаллим: «Синең тәхеткә чыгачагыңны белдем дә, бу
адәм хәзер үк золымның әсәрен белеп калсын, дәүләтнең халкына золым итү ярамаганлыкны яхшы аңласын, дидем дә, һич сәбәпсез суктым, кыйнадым», – дип җавап бирде. Кәсри исә ошбу җаваптан канәгать булды.
***
Мисыр валисе Гомәру бине Әл-Гас угылы, бер адәмгә камчы берлә сугып: «Мин хөрмәтле ата берлә хөрмәтле хатын баласы булам», – дигән иде. Әлеге адәм бу тугрыда хәлифә хәзрәт Гомәргә шикаять итте. Хәзрәт Гомәр вали Гомәру бине Әл-Гас угылын хаҗ көненә Мәккәгә чакырып китерде дә, шикаять итүче адәмгә кушып, атасы Гомәру бине Әл-Гас хозурында угылын камчы берлә суктырды. Вә һәрбер мәртәбә сугуында: «Хөрмәтле кешеләрнең балаларын камчы берлә сук!» – дип әйтәдер иде. Гомәру бине Әл-Гасны: «Ата-аналарыннан хөр туган халыкларны сез нинди сәбәпләр берлә кол ясадыгыз?» – дип орышканда, Гомәру бине Әл-Гас: «Вакыйганы мин белмәдем, хәбәрем булмады», – дип кенә котылды.
***
Үзенә золым итүчеләргә түзеп тору һичкемкә мәҗбүри түгел. Мөмкин булган тәкъдирдә залим өстеннән шикаять итү вә тиешле җәзасын бирдерү – һәркемнең хакы. Гарәп шагыйрьләреннән Әл-Мөтәлмәс (Хәрир бине Габдессәех): «Үз хакында булган золымга һичкем түзеп тормас. Бу эш бары ике урында гына булырга мөмкин: бере – ишәк вә икенчесе – кадак. Иске бер бау кисәге берлә бәйләп куелган ишәк шул урында тора, кадакның башына чүкеч берлә сугалар, әмма һичбер кеше шуңа борчылмый».
Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева һәм Ленар Гобәйдуллин әзерләде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала