Танылган драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәмиднең (1941-2017) тууына 85 ел тулды.
Үз вакытында татар театрына яңалык алып килгән шәхес иде Ризван абый. Ул сәхнәгә «Синең урыныңа кайттым» спектакле белән килеп керде. Аның төрле театрларда сәхнәләштерелгән «Иске йорт кешеләре» (1979 елда куела), «Кайтыр идем» (1980 елда куела), «Каен җиле» (1984 елда куела), «Китәм инде» (1983 елда куела), «Майның унбишләрендә» (1984 елда куела), «Көзнең соңгы яфраклары» (1996 елда куела), «Тигезәкләр» (2000 елда куела) кебек драма һәм комедияләре тамашачыны уйланырга мәҗбүр итте. Әдип киносценарист, юмор остасы, публицист буларак та танылды. «Татарстанның атказанган сәнгатъ эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә һәм Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булды. Вакыты җиткәч, әсәрләре әле тагын бер кайтыр кебек тоела.
Татарстан радиосы фондында Ризван Хәмид белән 2011 елның 12 ноябрендә булган әңгәмә саклана. Хәтердә әле, без аны драматургның Казан үзәгендәге Татарстан урамында урнашкан фатирына барып яздырган идек. Аның балконына чыгып, башны бераз гына сулга каерсаң, Г.Камал исемендәге театр бинасы (хәзер К.Тинчурин исемендәге театр урнашкан) уч төбендә кебек күренеп тора. Драматург өчен моннан да кулай яшәү урыны булырга мөмкин түгел, дип уйлап куйган идем шул чакта, чөнки театр бинасы һәрвакыт анда сине көткәннәрен, эшең барлыгын искәртеп тора, ялкауланырга ирек бирми.
Ул чакта Ризван Хәмид яңгыраткан мөһим фикерләрнең берничәсен кәгазьгә дә күчереп куйыйк.
Татар театрының тамырлары тирән
Мин үзем Башкортстанның Татарстан белән чиктәш районында туып үскән малай. Авылга төрле театрлар килә иде. Менә шунда спектакльләрен караганда ачуым килә иде. Кеше болай сөйләшми, юк кына нәрсәне шулкадәр зур итеп, пафос белән сөйлиләр. Әйтик: «Бәрәңгеңне пешердеңме, хатын?!» Трагик тавыш белән. Имеш, мәгънә ясый. Чүп сүз бит бу. Мәгънә юк. Бу инде драматургиянең дә көчсез булуыннандыр, чөнки татар халкы нинди фаҗигаләр кичерсә, аның драматургиясе, театры да шул ук хәлләрне кичерде. Бөтенләй беткәннән соң кабат терелгән театр бит ул. Конфликтсыз әсәрләр заманы да булды. Ә театр ничек инде конфликтсыз булырга мөмкин?! Драматургиянең нигезе – конфликт. Көрәш! Аннары, безнең драматургия берзаман көчәеп киткәч, Мәскәү тәнкыйтьчеләре шаккатты. «Каян килеп чыкты бу?» – диләр. Килеп чыкмады, ул яңадан үзенең асылына кайта башлады.
Егерме йортлык авыл, өч сыйныфлы мәктәп
Пенсиягә чыкканда хезмәт стажын саный башлыйлар. Минем хезмәт юлым беләсезме кайчан башланган? Бишенче класста язып бастырган шигырьләрем табылды. Ә язучының стажы әнә шул беренче тапкыр мабугатта чыккан әсәреннән санала.
Мин инде ул вакытта район дәрәҗәсендә шактый гына танылган шагыйрь идем. Башта үзебезнең егерме йортлык авылда танылдым. Кечкенә авылның мәктәбе дә кечкенә иде. Әткәй бригадир иде. Өч класслы мәктәпкә укытучы кайтартты. Фатир булмагач, ул бездә торды. Укучылар саны җитмәгәч, мине алты яшьтә укырга бирделәр. Бу 1948 ел. Укытучыбыз Сәлимә апа бик усал, ләкин шулкадәр шәп укытты. Беренче класска кергәндә, нишләптер урамда кырау төшкән иде. Яланаяк йөгереп барам, Сәлимә апа белән бергә, укытучым үземнеке, чөнки бездә яши бит! Өч классны тәмамладык та, күрше авылдагы җидееллык мәктәпкә йөри башладык. Укытучылары да әйбәт, тик безнең сабакташларның берсе дә без белгәннәрне белми. Менә ничек укыткан безне Сәлимә апа.
...Сугыштан соңгы еллар иде бит, сугыш әсирләре безнең авылда да булды. Шулар арасында буталып йөри торгач, тәки немецчага өйрәндем. Болар мине үз телләренә өйрәтә, миннән татарчага өйрәнә. Еллар узгач, Казанга вузга укырга кердем. Мин немецча беләм дип, тотындым бит укытучы белән шул телдә сөйләшергә. Ул аптырап калды, берни аңламый. Шуннан, тыңлап-тыңлап торды да: «Туктале, бу бит Австрия немецлары теле», – ди.
Драматург гомер буе укый
Санап чыкканым бар: 23 ел укыганмын мин. Аңа өстәп мин әле даими укыйм бит. Әйтик, бер пьеса язар өчен кимендә 500 китап укып чыгам. Драматургның үзенчәлеге шунда – күп белү кирәк. Күп һөнәрем бар – ул да ярдәм итә. Малай чакта чаңгыны үзем ясый идем, дусларга да ясап бирдем. Чабатаны да күп үрдем. Аяк киеме тегүче булдым, тимерче булдым.
Эстәрлетамакта укыган вакытта дуслар белән шәһәргә чыктык. Озын гына буйлы, какча гәүдәле бер абзый нәрсәгәдер миңа игътибар итте. «Егет, кил әле», – дип чакырды. Күзгә карады да: «Синдә нәрсәдер бар», – ди. Шуннан миңа карап торырга кушты, ә үзе бер киоскка килеп, сатучыга кәгазь кисәге сузды да, сигарет алды. Сатучы кыз моңа акча кайтара да кайтара. «Туктале, гәҗит бирдең бит син аңа», – дим. «Әйттем бит, синдә нәрсәдер бар», – ди. Мин аның күз буганын күргәнмен, башкалар күрмәгән. Абзый сатучының акчаларын кире кайтарды. «Мин, акыллым, моны күрсәтер өчен генә эшләдем», – диде. Бу минем белән 2-3 мәртәбә очрашты. Һәм гипноз серләрен сөйләде. Мин кызыксынып киттем һәм чынлап торып гипноз белән шөгыльләнә башладым. Студент чакта Казакъстанга төзелеш отряды белән баргач, концертларда гипноз сеанслары да күрсәтеп йөрдем әле. Иллюзионист булып китә яздым. Тормышымны шуңа багышларга әзерләнгән идем инде. Кызык иде ул. Ләкин күңел барыбер ниндидер җитди эшләргә тартылды.
Авылдаш персонажлар
Боларның барысы да мине драматург итеп әзерләгән. Минем әсәрләрдәге персонажларның һәммәсе – үзебезнең авыл кешеләре. Хәтта кайберләре үз исемнәре белән кереп китте. Минем әткәй, мәсәлән, өч пьесада төп герой булды. Аларның берсе – «Синең урыныңа кайттым»да (1978 елда куела). Шул әсәр белән мин драматург буларак танылдым, театр коллетивлары, тамашачылар алдында абруйлы булдым. Анда бит минем төп герой – Хәбировның улы, укып кайта да, колхоз рәисе булып эшләгән кешене урыныннан алдырып, үзе шушы вазифага керешә. Авылга яңалык алып кайта, кешеләргә карата кешечә караш алып кайта. «Синең урыныңа кайттым» дию менә шуннан инде ул. Бу безнең авылда булган хәл. Ләкин әсәрдә мәгънә тирәндәрәк. Драматургиянең вакыйгаларны өстән генә чагылдырып, тирәнгә керә алмавына җан әрни иде. «Синең урыныңа кайттым» дип, мин әнә шул конфликтсыз драматургиягә дә каршы чыктым кебек. Сез моңа кадәр язып яттыгыз (исемнәрен әйтеп тормыйм инде), җитәр, тавык кебек тирес өемендә тырмануларга чик куелырыга тиеш, диюем иде бу. Кыю әйтелгәнме? Ләкин башкача мөмкин түгел иде. Аяз абый Гыйләҗев белән без бик дуслар идек, иң беренче булып бу фикерне ул әйтте: «Менә ул килде, егетләр, кемнеңдер урынына алмаш булып килде. Ул – тумыштан драматург!» – диде. Бу зур бәя иде. Чыннан да, мине әдәбият, бигрәк тә театр сәнгате балачактан үзенә тарткан, бу тартылуны мин күңел белән генә сизенеп, шушы максатка таба атлаганмын.
Чыбыркы һәм драматургия
Пьесаны язганда ниндидер бер система кирәк. Син сюжет сызыгына кирәкле вакыйгалар, персонажлар эзлисең. Шулкадәр кызык персонажлар була, ул кешенең кыланышлары, сөйләгән сүзләре, көчле характер... Ләкин синең сюжетыңа бармый ул. Синең максатыңа табигый кереп китә алмый. Син андый персонажларны ике якта калдырып барасың. Пьеса язуны мин йомгакны сүтеп чыбыркы үрү дип күз алдына китерәм. Өчле, дүртле, җиделе, унлы... Безнең авыл көтүчесе, мәсәлән, унлы чыбыркы үрә торган иде. Үргәндә шул чыбыркының унысы да бер-берсенә үрелеп бара. Анда бит әле нәрсәләре генә юк: элмәкләре, башкасы бар. Чыбыркы турында фәнни хезмәт язарга мөмкин. Ләкин чыбыркыны үргәндә ул нечкәрә бара. Һәм аның нечкә генә очы килеп чыга. Әгәр шушы очы булмаса, ул шартламый. Шартласын өчен аның артык өлешләре юкарып, киселеп кала. Пьеса да әнә шулай. Кирәкмәгән персонажлар, вакыйгалар алып ташлана. Шул вакытта гына әсәр «шартлаячак». Мин шушы көтүченең чыбыркы үргәнен карап торып пьеса язарга өйрәндем.
Әлеге тапшыруны тыңларга тәкъдим итәбез. Анда сез Ризван Хәмид белән әңгәмә һәм «Синең урыныңа кайттым» спектакленнән бер өзек (Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары Люция Абдуллаева һәм Рәсимә Сәлахова катнаша) ишетерсез.16+
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала