Татар театрының зур тарихы, киң мәйданы бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Бу театрның географиясе Казан яки хәзерге Татарстан Республикасы җирләре белән генә чикләнми. Патша самодержавиесенең социаль һәм милли изүгә корылган колониаль сәясәтенә бик үк туры килмәсә дә, нигездә Казанда формалашып, татар халкына күп хезмәтләр күрсәткән «Сәйяр» труппасыннан тыш Уфада «Нур», Оренбургта «Ширкәт», Әстерханда «Татар артистлары ширкәте», «Мохтарият» һ.б. профессиональ труппалар яшәп килүе билгеле. Бу коллективлар үрнәгендә төрле урыннарда оешкан һәм үз тирәсендәге халыкка мәдәни агарту хезмәте күрсәткән һәвәскәр труппаларның саны да дистәдән арта. Мәсәлән, Җаек, Троицк, Чиләбе, Сембер, Казалинск, Костанай, Семипалатинск, Алма-Ата, Ташкент, Бохара, Хива, Баку һ.б. шәһәрләрдә татар драма түгәрәкләре эшләгән. Күп урыннарда авыл үзешчәннәре дә спектакльләр куйган. Чагыштыру өчен шуны да әйтергә кирәк, күп кенә милләтләрне эченә алган төрки халыкларның берсендә дә Октябрьгә кадәр театр хәрәкәте болай киң җәелә алмаган.
*
Октябрь революциясеннән соң безнең халыкта сәнгатьнең бу төре аеруча активлаша. Совет хакимиятенең беренче елларында ук уннарча профессиональ труппалар барлыкка килә. Егерменче, утызынчы елларда инде аларның саны тагын да арта һәм иҗат методлары да камилләшә бара. Әйдәп бара торган иҗади коллектив буларак, Казанда Татар дәүләт академия театры үсеп чыга. Район театрлары да байтак була. Татарстаннан тыш Әстерхан, Оренбург, Уфа, Эстәрлетамак, Мәскәү, Ленинград, Чиләбе, Свердловск, Омск, Новосибирск, Симферополь, Баку, Ташкент һ.б. шәһәрләрдә татар дәүләт театрлары эшли. Һәм алар милли сәнгатьне үстерүгә шулай ук зур өлеш кертә. Бу театрларда йөзләрчә сәхнә кадрлары тәрбияләнә һәм аларның күбесе танылган артистларга әверелә.
Татар театрының үткән юлын тикшерү, өйрәнү күптән башланган иде. Бу эш татар профессиональ театрына 20 ел тулу уңае белән 1925-1926 елларда аеруча җанланды. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1926 елда Казанда «Татар театры» дигән җыентык басылып чыкты. Төзүчеләре тәнкыйтьче М. Парсин, артист һәм җәмәгать эшлеклеләре М. Мутин, 3. Баязитский иде. Классик язучыбыз Г. Ибраһимовның «Егерме еллык көрәш бәйрәме» дигән сүз башы белән чыккан бу китап үзенең эчтәлеге һәм күләме ягыннан да күп еллар татар театры турында чагыштырмача киң мәгълүмат биргән бердәнбер зур хезмәт булып килде. Шушы ук елны Мәскәүдә В. Мортазин һәм Т. Ченәкәйнең «Татар театры тарихыннан» дигән китабы басылды. Монда да татар театрының һәвәскәрлек чоры һәм профессиональ сәхнәнең беренче егерме елы шактый киң яктыртылды. Әмма телгә алынган бу ике хезмәттә фактик материаллар күп булса да, театр тарихын билгеле бер тәртипкә салып аңлату, озак еллар дәвам иткән катлаулы процесска ачык анализ бирү җитми иде. 3. Мохсиновның «Татар дәүләт академия театры» (1930) һәм М. Мәһдиевнең «Театр» (1932) дигән хезмәтләрендә сәхнә сәнгатебезне тирәнрәк өйрәнергә омтылыш сизелсә дә, боларның авторлары да шул ук кимчелекләрдән арына алмадылар.
Әйтеп үтелгән хезмәтләрдән соң татар театрын өйрәнү озак еллар тукталып торды һәм бу мәсьәлә бары тик Бөек Ватан сугышыннан соң гына яңадан кузгатылды, театр буенча эзләнүләр активрак төс алды. Шуның нәтиҗәсе буларак, Р. Усманованың «Татар совет театрының төп этаплары» (1953), Х. Кумысниковның «Хәзерге татар драма театры» (1962), Х. Гобәйдуллинның «Октябрьгә кадәр татар театры» (1964) дигән кандидатлык диссертацияләре якланды. Театр сәнгатен өйрәнүдә болар вакыты өчен үзенчә бер адым булды. Алтмышынчы елларда СССР халыклары театры тарихы язылу да татар театры буенча эзләнүләрне көчәйтте. 1966-1971 елларда рус телендә чыккан «История советского драматического театра» дигән алты томлык хезмәттә татар театры турында әдәбият һәм театр белгече Б. Гыйззат очерклары урнаштырылды. 1975 елга кадәр ул очерклар матбугатта чыккан, татар совет театрының бөтен чорларын эченә алган иң зур һәм әһәмиятле хезмәт саналды. Болардан тыш аерым артистларга багышланган эреле-ваклы монографияләр дә байтак басылды. Тарих, әдәбиятка караган хезмәтләрдә дә татар театрында азмы-күпме игътибар бирелеп килде.
1968 елда СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында сәнгать белеме бүлеге оешкач татар театры тарихын өйрәнү нык кына җанланды. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1975 елда «Татар совет театры» дигән күмәк хезмәт дөнья күрде. Биредә театрның бөтен этапларын эзлекле яктыртырга тырышылды. Мәскәү, Минзәлә, Әлмәт, Әстерхан, Оренбург театрларында да беркадәр урын бирелде. Әлбәттә, төп тикшеренү объекты буларак, Татар дәүләт академия театры үткән юл киң яктыртылды. Институтта шул ук бүлектә эшләнеп һәм шактый озак көттереп 1988 елда гына басылып чыккан «Октябрьга кадәрге татар театры» дигән хезмәттә дә Татар дәүләт академия театрының башлангычын тәшкил иткән «Сәйяр» труппасына зур урын бирелде.
Соңгы елларда Азат Әхмәдуллин, Илтани Илялова, Халит Кумысников, Дания Гыймранова, Рәүф Игъламов, Гали Арсланов кебек белгечләрнең театр, драматургия тарихына караган байтак аерым хезмәтләре дөнья күрде.
Гомумән, татар театры турында күп кенә язылды һәм языла. Алар сәхнә сәнгатебезнең үткән юлын теге яки бу яссылыкта күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Әмма илленче-алтмышынчы еллардан алып хәзергә кадәр дәвам иткән тикшеренүләрдә, басылып чыккан хезмәтләрдә Октябрьгә кадәрге чор буенча нигездә «Сәйяр» труппасы һәм совет чорыннан Татар дәүләт академия театры белән чикләнелә. Димәк, гаҗәеп кызыклы юл үткән һәм зур эш башкарган бүтән труппалар, бүтән театрлар читтәрәк кала, ә алардан башка кайчандыр күп тармаклы булган театрыбызның тулы тарихын, милли сәхнәбезнең бөтен байлыгын тулы итеп күз алдына китерү мөмкин түгел.
Аерым төбәкләрдәге театрлардан иң көчле һәм озын гомерлеләреннән берсе (Оренбургтан кала) Әстерхан театры булды. Ул сәхнә сәнгатебезнең үзенчәлекле тармагын тәшкил итә. Аның да башлангычы татар халкының 1905 елдан соңгы уяну чорына барып тоташа. Һәм ул шуннан соң киң тамашачы алдында таныла барып, билгеле бер югарылыкка күтәрелә. Ярым профессиональ драма түгәрәгеннән эзлекле рәвештә эшли торган труппа оеша. Әстерхан сәхнәсендә байтак артистлар җитешә. Театр мәсьәләләрендә күпмедер тәҗрибә туплана.
Октябрьдән соң, үткәндәге уңай традицияләргә таянып, дәүләт театры буларак эшен дәвам иткән Әстерхан татар театры гомуми культура хәрәкәтләрендә илдәге үзгәрешләрне, чор проблемаларын сәнгать аша пропагандалау, киң массага идея-эстетик тәрбия бирүдә әһәмиятле урын тота. Театр реалистик һәм романтик алымнар белән баетылган хәлдә үсә бара. Аеруча яңа экономик политика чорында ул шактый катлаулы процесс кичерә. Агымдагы реаль тормышны чагылдырудан беркадәр читләшә. Әмма тиздән реалистик алым һәм заман темаларын яктырту төп юнәлешкә әверелә. Театр бигрәк тә колхозлашу һәм аннан соңгы чорларда ил алдында торган, ул чакта актуаль саналган проблемалар белән тыгыз бәйләнештә яши. Утызынчы еллар башында театр Идел буе шәһәрләрендә һәм Донбасс шахталарында, рудникларда гастрольләрдә булып, киң мәйданга чыга. Бөек Ватан сугышы алды еллары исә бу театрның иң югары үсеш чорын тәшкил итә. 1937 һәм 1939 елларда смотрларда катнашып, театр тамашачы һәм җәмәгатьчелек алдында зур популярлык казана, Сталинград крае театрлары арасында беренче урыннарны яулый. (Бу вакытта Әстерхан өлкәсе Сталинград крае составында була.)
Тулаем алганда, Әстерхан театрының үткән юлы кызыклы, бай, катлаулы һәм, аерым милләтләрне бетерүгә, урыслаштыруга корылган сәясәт ноктасыннан караганда, гыйбрәтле дә. Ә бит аерым чорларда аның Татар дәүләт академия театры белән янәшә торырлык, ярышырлык чаклары да булган. Тарихка әйләнеп карасак, Әстерхан театры татар мәдәниятенең шулай ук горурланырлык бер үзәге ул. Әстерхан сәхнәсе театр дөньясына байтак кына талантлы артистлар да биргән. Зәйни Солтанов, Сара Байкина, Мәрзия Даудова, Габдулла Уральский, Камал III кебек сәхнә йолдызлары иң элек шушы театрда формалашканнар. Болардан башка да Әстерханнан чыккан талантлы артистлар байтак. Әстерхан театры Татарстан сәнгать вәкилләренең дә игътибарын үзенә тартып торган. Мохтар Мутин, Камал I, Кәрим Тинчурин, Касыйм Шамил, Сәет Булатов, Габдулла Йосыпов кебек танылган артист-режиссерлар иҗатларның чәчәк аткан чорларында шушы театрда эшләгәннәр. Нәфига Арапова, Хөсәен Уразиков, Фатыйма Камалова, Шакир Мәҗитов, Закир Сафин һ.б. бик күпләр шушы сәхнәдә зур гына иҗади уңышларга ирешкәннәр. Театр яна биеклекләргә күтәрелгән.
Өйрәнү, аның үткән юлына күз салу ноктасыннан караганда, Әстерхан театры да игътибардан бөтенләй үк читтә калмады, аның турында кыска-кыска булса да язмалар күренә торды, аерым мәкаләләр басылып килде. 3. Солтановның 1926 елда «Татар театры» дигән җыентыкта чыккан истәлекләрендә, Х. Гобәйдуллинның кайбер мәкаләләрендә һәм кандидатлык диссертациясендә (1964), Ш. Рахманкуловның «Зәйни Солтанов» (1957), «Фатыйма Камалова» (1965), Ф. Шәрәфиевнең «Камал III» (1967) һәм «Касыйм Шамил» (1969) иҗатына багышланган монографияләрендә Әстерхан театрына карата азмы-күпме мәгълүмат бирелә. Ләкин бу язмаларда Әстерхан театрының үткән юлын эзлекле рәвештә тулы яктырту бурычы куелмый, матбугат һәм архив материаллары да бик аз файдаланыла яки бөтенләй файдаланылмый, шуңа төгәлсезлекләр дә күп очрый.
Үз вакытында Әстерхан, Казан, Саратов һәм Сталинградта чыккан газета-журналлар бу театрның эшен шактый ук киң яктыртканнар. Бигрәк тә «Борһане тәрәккый» (1907-1911), «Идел» (1907-1914), «Халык» (1914-1915), «Сарай» (1917-1918), «Тартыш» (1918-1919), «Көч» (1919-1921), «Кызыл Идел» (1921), «Кызыл ил» (1922-1926), «Ялкын» (1932-1935), «Коммунист» (1918-1943), «Сталинчы» (1935-1956) һәм, ниһаять, «Волга» кебек Әстерхан газеталары бу театр эшенә зур игътибар биргәннәр, аларда бай һәм кыйммәтле материаллар урнаштырылып килгән.
Миңа Әстерхан татар театры тарихы белән махсус шөгыльләнергә туры килде. Төрле чорларда төрле шәһәрләрдә чыккан күпсанлы газета-журналларны актару, Әстерхан һәм Ленинград архивлары белән танышу, Әстерхан театрында озак еллар эшләгән күп кенә артист һәм режиссерлар белән очрашып сөйләшү бу театр турында байтак материал тупларга, бу театрны билгеле бер тәртипкә салып карарга мөмкинлек бирде, аның зур көрәшләр аша данлы юл үткәнлеген ачыкларга ярдәм итте, нәтиҗәдә шушы хезмәт язылды.
Ул моннан 22 ел элек тәмамланган иде. Әмма ул чакта җитәкче даирәләрдә Татарстаннан читтәге мирасыбызга, милли тарихыбызга караш бик үк уңай булмаганлыктан, аның тулы килеш дөньяга чыгуы тоткарланды, телгә алынган күмәк хезмәтләрдә беркадәр «шомартылган» аерым өлешләре генә басылды.
Укучыга «Мирас» журналы битләрендә тәкъдим ителәсе язма өч этапта эшләнде, ул Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында өч тапкыр укып тикшерелде. 1970 елда тикшерелгән бер вариантын аерым китап итеп бастырырга тәкъдим дә ителгән иде. Аны Татарстан китап нәшриятының ул чактагы баш редакторы Хәбиб Гобәйдуллин: «Безнең әле Татар дәүләт академия театры тарихы басылып чыкмаган, Татарстаннан читтә булган театр турындагы материалны без баса алмыйбыз», – дип кире борды. Бу татар тарихын, татар язмышын Татарстан белән чикләп караган рухи торгынлык чоры фикере иде. Шуңа да карамастан, эзләнү, тикшеренү дәвам итте, язманың киңәйтелгән, аерым мәсьәләләр тагын да кискенрәк куелган өченче варианты әзерләнде. Ул 1972 елда язучылар, галимнәр, әдәбият һәм сәнгать белгечләре катнашлыгында тагын тикшерелеп, тагын уңай бәя алды. 1972 елның 5 октябрендә узган шул тикшерүдә алып барылган беркетмәдән берничә фикергә күз салу урынлы булыр дип уйлыйм:
– Илтани Илялова: Хезмәт бик кызыклы, эчтәлекле, фактларга, дәлилләргә бай, исбатлап һәм ышандырырлык итеп язылган, тема киң планда алынган, Әстерхандагы татар культурасы тарихы шактый тирән ачыла:
– Ширияздан Сарымсаков: Бу хезмәт миңа нык ошады, бик рәхәтләнеп укыдым, күп яңалык күрдем. Беренчедән, Әстерхан татар театрының дөньяга килүе, формалашуы, төрле этаплар үтүе бик нигезле ачылган. Икенчедән, Әстерхан театрын автор һәрвакыт, һәр чорда башка театрлар белән бәйләп алып бара. Өченчедән, бу театрның аерым үзенчәлеге бик ачык күрсәтелгән;
– Хәсән Хәйри: Бик шәп язылган, зур эш башкарылган, гаҗәеп бай материал тупланган, минем өчен бары да дип әйтерлек яңа;
– Риза Ишморат: Хезмәтне бик кызыксынып укыдым, миңа, артистларны яхшы белгәнгәме, бик зур тәэсир калдырды, театр тарихын гына түгел, бөтен бер культура тарихын күз алдына китереп бастырды. Монда театр да, мәктәп, матбугат һ.б. да бар. Хөрмәт һәм мәхәббәт белән җентекләп, зур көч куеп язылган;
– Назыйм Ханзафаров: Хезмәт бик ошады, бик күп яңа материал тупланган;
– Мөхәммәт Гайнуллин: Гаять бай материалга нигезләнеп язылган бик кирәкле һәм файдалы хезмәт бу. Чын мәгънәсендә Әстерхан татар театрының елъязмасын, дөресрәге, бай тарихи юлын күз алдына китереп бастыра. Бу хезмәттә татар театры тарихын өйрәнүчеләр өчен дә, әдәбият һәм журналистика тарихына материаллар эзләүчеләр өчен дә рәхәтләнеп укырлык һәм файдаланырлык байлык бар. Һәм алар тарихи фонда алынып, үзенчәлекләре күрсәтелеп бирелгәннәр. Бу хезмәт, һичшиксез, Октябрьгә кадәрге татар демократик театр тарихын һәм татар совет театрын өйрәнүгә зур өлеш кертә;
– Баян Гыйззәт: Һәнүзнең хезмәте бүгенге тикшерүдә катнашучыларда зур кызыксыну тудырган, әһәмиятле фикерләр уяткан. Безнең өчен бу – шатлыклы күренеш.
Шактый озак дәвам иткән әлеге тикшерү, сөйләшү, әлбәттә, мактауга гына корылмады, кулъязманы камилләштерү юнәлешендә файдалы киңәшләр, тәкъдимнәр дә булды. «Ак эмигрант» Гаяз Исхакый турындагы уңай фикерләр дә, театрның дәүләт челтәрендә яшәүдән туктавын илдәге милли сәясәткә бәйләп аңлатулар да матбугат оешмаларыннан үтмәячәге искә төшерелде, кискенрәк урыннарны бераз «йомшартырга», «шомартырга» киңәш ителде...
Ул көннәрдән соң күп еллар үтте, ниһаять, яңа заман килде. Татар халкы да үзе турында киңрәк масштабларда кайгырта башлады. Хәзер Татарстаннан читтә дә 5-6 миллион татар яшәгәнлеге еш әйтелә, аларга мөнәсәбәттә җибәрелгән хаталар да искә төшерелә. Хәзер чит илләрдә яшәгән ватандашларыбызга да игътибар арта бара. Республикабызда төзелгән төрле комиссияләр, җәмгыятьләр, партияләр дә бөтен дөньяга чәчелгән татар халкы белән тыгыз бәйләнеш булдыру юнәлешендә эшли башладылар. Элек-электән Казаннан тыш Оренбург, Уфа, Әстерхан эре татар мәдәният үзәкләре саналганнар. Әйткәнебезчә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта, Кырым, Кавказ, Урал, Себер, Урта Азия һәм Казакъстанда татар мәдәнияте үзенчәлекле үсеш юлы үткән.
Халкыбызны аерым милләт буларак саклап калу иң элек телебезне, мәдәниятебезне тергезүгә нык бәйләнгән. Аерым төбәкләрдә татарны татар буларак тергезү, җан кертү, милли рух бирү, беренче чиратта, мәктәп, әдәбият, вакытлы матбугат, милли сәнгать (театр, музыка) аша эшләнергә тиеш. Боларга ирешүдә бай тарихыбызны барлап, ничек булган, шулай дөньяга чыгару әһәмиятле роль уйнаячагына шик юк. Әйтик, шул ук Оренбург, Уфа, Мәскәү һ.б. төбәкләрдәге татар мәдәнияте тарихына караган хезмәтләр, китап булыпмы, газета-журналлардамы дөнья күрә икән, бу, хәзерге буында горурлык хисе уятып, бүгенге мәдәни тормышыбызга да уңай тәэсир итәчәк.
«Әстерхан татар театры» дип исемләнгән бу язма ул төбәктәге уку-укыту, әдәбият, матбугат һ.б. мәсьәләләрне дә эченә ала. Һәр мәсьәләне бүгенге үзгәртеп кору рухында карарга һәм тулырак бирергә тырышылды. Аны «Татар мәдәнияте төбәкләре» дигән сериядән «Әстерханда мәдәни хәрәкәт» дип тә атарга мөмкин.
Хөрмәтле укучылар! Мин сезне Әстерхан төбәгендәге милли сәнгать дөньясына үзенчәлекле зур сәяхәткә чакырам. Ул журналыбызның алдагы саннарында ел буе дәвам итәчәк. Изге сәгатьтә хәерле юлга!
«Мирас». – 1994. – №1. – Б.100-103.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала