Казан педагогика университетының юбилеен каршылап
Унбиш дистә еллык дәвердә күп меңләгән яшьләр Казан педагогика институтында (соңгы елларда федераль университет составында) иң изге һөнәрләрнең берсе булган укытучы һөнәрен үзләштереп, гомерләрен гаять игелекле эшкә – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган.
Исеме үзгәртелсә дә, асылы – мәгърифәткә хезмәт итү
Илебездәге бай тарихлы Казан педагогика университеты 1876 елның октябрендә, патша указы белән, Санкт-Петербург һәм Мәскәү институтларыннан кала өченче булып, Укытучылар институты исеме белән оештырыла. Шул вакыттан бирле ул, данлы юл узып, бихисап педагогик хезмәт осталары, мәгариф җитәкчеләре, галимнәр һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерли торган шөһрәтле уку йортына әверелә. Еллар узу белән аның исеме берничә тапкыр үзгәртелсә дә, асылы мәгърифәт, фән һәм мәдәният эшенә хезмәт итү булып кала.
Педагогика институты ачылган вакытыннан ук Казан, Нократ, Сембер, Самара, Әстерхан губерналарын үз эченә алган Казан уку округындагы гимназияләр һәм училищелар өчен укытучылар әзерләргә тиеш була, һәм ул бу мактаулы бурычны, аларның үзләрендә педагогика институтлары оештырылганчыга кадәр, уңышлы башкарып килә. Ул Идел һәм Урал төбәкләрендәге милли республикаларның педагогика уку йортларын төзүдә нигез ролен үти.
Казан укытучылар институты беренче елларыннан ук чит илләрдәге һәм Россиянең үзендәге педагогик фикернең яхшы үрнәкләреннән файдалануны максат итеп куя. Институт укытучылары белемнәрен чит илләрдә (Франция, Германия, Италия, Австрия), Россиянең Казан университетында күтәрә.
ХХ гасыр башында Казан укытучылар институты гыйльми үзәкләрнең берсен тәшкил иткән, «Шәһәр һәм авыл укытучысы» дигән фәнни-практик журнал чыгарган. Анда педагогика теориясе һәм практикасына, милли мәктәпләр проблемаларына зур игътибар бирелгән. Ул, бу уку йортында эшләгән күп кенә галимнәрнең хезмәтләрен бастырып, Россиядәге югары белемнең концептуаль нигезләрен ныгытуда зур роль уйнаган.
Октябрь революциясеннән соң Казан укытучылар институтында реформа үткәрелә. Үрнәк уку планы итеп Мәскәү укытучылар институтыныкы алына. Телтарих, физика-математика һәм табигать фәннәре-география бүлекләреннән торган яңа курслар буенча укыту башлана. Кайбер мәсьәләләрдә казанлылар, педагогика фәннәре циклын киңәйтеп, политик экономия, хокук һәм дәүләт тарихын кертеп, мәскәүлеләрне уздырып та җибәрә.
- Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 23 октябрь саныннан укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала