Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Тугрылык

– Әйдә, тыныч кына эч сөтеңне, маэмай, кычытканнар арасында ятып карының ачкандыр, мәхлуккаем.

Фото www.magnific.com сайтыннан алынды.
Фото www.magnific.com сайтыннан алынды.

Менә шу-л-а-й! Сүзләремне аңлыйсыңмы әллә син, җан иясе? Бигрәкләр дә күзләрең моңсу күренә. Шулай булмыйча, беркемгә кирәгең булмаганга чыгарып ыргытканнар бит үзеңне. Кулыма алгач та, кеше кебек сөендең, бахыр. Эт кенә димә, аңарда да җан бар, үзенә игътибар, наз ярата.

Ялгызлык – авыр инде. Анысын үземнән чыгып әйтүем. Сәлимемнең якты дөньядан китүенә бер ел гына тулса да, ялгызлык алҗытты. Би-и-и-к юксынам үзен. Әллә мин әйтәм, Ходай минем интегүләремне күреп, сине иптәшкә җибәрдеме, ә, маэмай?..

Йә, тамагың туйдымы? Хәзер йоклар урын җайларбыз үзеңә. Мөселман кешесенә йортта эт тотарга ярамый, диләр. Чүп кебек, яңа туган көчекне чыгарып ыргытырга ярыймы? Урамда тотарга бигрәк тә бәләкәй бит әле син, күкрәк баласы сыман гына. Өйдә ялгызым яшәп, сине урамга кусам, гөнаһысын кая куярмын.

Хәнифә карчык үзалдына сөйләнә-сөйләнә, тотынган саен шыгырдап торган урындыкка утырып, мич кырыена куйган иске сандыктан нидер эзли башлады.

Картым Сәлимнең Җиңү көненә генә киеп йөри торган пинжәге дә өр-яңа әнә. Медальләрен чыңлатып, солдатлар кебек чист биреп чыгып китәр иде, мәрхүмкәем. Менә, бу медальне, бер ел элек кенә тапшырганнар иде үзенә, тагып йөрергә генә язмаган икән.

Кара инде, ни дип ачтым соң мин бу сандыкны?... Хәтер тәмам югалып бара. Нидер эзли идем кебек? Скилируз дигәннәре шушыдыр инде, – карчык берникадәр уйланып утырды. – Әй маэмай, сиңа йокларга урын әзерләргә идем ләбаса!

Карчык сандыктагы әйберләрне алып якындагы урындыкка куя барды. – Бусы бабаңның түбәтәе. Әнә, бизәкләре ничек матур итеп чигелгән, кешелеккә генә кия иде картым. Үзе үлгәч, әткәң истәлеге булыр дип, улыбыз Миркасыймга биргән идем. Килен балакай якын да килмәде. Зачим нам такуй, дигән булды.

Менә бабаңның җылы жимперы, үзе йомшак, үзе калын. Шуны астыңа салыйк та, рәхәтләнеп, әнкәң куенындагы кебек, җылынып йокларсың.

Хәнифә карчык үзе әзерләгән урынга эт баласын күпме генә яткырырга тырышса да, тегесе киреләнеп, буйсынырга теләмәде.

  • Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 23 октябрь саныннан укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи