Шагыйрә, прозаик, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова 1926 елда Башкортстанның Яңавыл районындагы Яңавыл авылында туа. Кайбер китаплары: «Кыр казлары» (1963), «Бәхетне үзем табам» (1966), «Юллар, уйлар» (1968), «Яшәү хакы» (1970), «Кызыл каурыйлар» (1976), «Гөлбадран» (1980), «Сабыр канатлары» (1981), «Шигырьләр һәм поэмалар» (1981), «Тормыш, исәнме!» (1998) һ.б. 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат була.
Хәсән Туфанга
Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне…
Хәсән Туфан.
Чал башыңны кайгы-хәсрәтләрдән
аралыймчы, остаз, аралыйм.
Йөрәк җәрәхәтен бәйләр өчен
җылы куллар бездә бар әле.
Бәйлим әле, бәйлим, оныттырыйм
вокзалларда туңып йөргәнең…
Чү! Чүкечләр чыңы – кан тибешең,
әй, бәйләрне өзә йөрәгең!
Яшьлегеңә әйди Урал тавы –
ике материкның капкасы.
«Үткәннәрне бирмә ятларга!» – дип,
киләчәктән дәшә Такташың.
Кызыл ялкын – Урал домналары
җырларыңа кайтып яналар.
Утлар белән бергә йөрәгең яна,
янгыннары җирнең яңалар.
Ут эчеңдә Алиш, Җәлилләрнең
гомерен өзгән балта елкылдый.
Җир яралы, ил хафалы чакта
әрнүләрдән ничек аралыйм?
Җылы куллар гына җитми, дуслар,
бәйләр өчен җитмеш яраны…
Ир кайгысын баса ил шатлыгы,
Биләүләргә бирмә йөрәгең!
Изүеңне егетләрчә ачып,
дөньябызны ваклыклардан арчып,
арабызда, Туфан, йөр әле.
Саубуллашу вальсы
(Мәсгут Имашев көе)
Ак алъяпкычларда ак канат,
күңел оча, гүя акчарлак.
Ак канат иңнәрдә,
җилферди җилләрдә,
күңел оча ерак җирләргә.
Аерылыр чак җитә, дусларым,
сизелмәде ун ел узганы.
Хуш, мәктәп, үз күрдең,
яшәргә көч бирдең,
канат куеп безне үстердең.
Алда юллар, кайсын сайларга,
юллар чакыра әллә кайларга:
океаннар айкарга, очарга айларга,
тормыш дәрьясында кайнарга…
Алъяпкычың, дустым, ак икән,
ак булса да, салыр чак җиткән.
Хыяллар ак җилкән, кузгалырбыз иртән,
ерак юлга чыгар чак җиткән.
Чишмә
Илһам Шакировка
Үтелмәгән нинди юллары бар, –
ургый-ургый чишмә ага…
Сагынып, сусап көткән ал иреннәр
еракларда, ерак ярда
Ачылмаган нинди серләре бар, –
чылтыр-чылтыр чишмә ага…
Тау астыннан асылташлар җыйган, –
һәр ташыннан көмеш тама.
Җырланмаган нинди җырлары бар, –
уелып-уелып чишмә ага…
Бөгелеп кенә, сыгылып таллар тала,
су бир, сулыгып йөрәк яна!
Ургый да гына ургый,
җырлый-җырлый чишмә ага.
Үкенмимен
Тау артында зәңгәр болыт
бер килеп явар төсле.
Тауга менсәм, бу күңелем
юаныч табар төсле.
Тау башлары ай-һай биек,
тау буе карамалык.
Нигә, дустым, үзең менгәч,
әйләнеп карамадың?
Тау башында түгәрәк күл,
йөрмәдек түгәрәкләп…
Үкенмимен, сиңа карап
тау кичтем, шуңа рәхмәт.
Аһ, җаныем, Бибисара…
(Сәүбән Чуганаев көе)
Сүс дилбегә, юкә чана,
Алып булмый акчага.
Сырхауларга дәвалар бар,
Сагнуларга юк чара.
Аһ, җаныем, Бибисара,
Сагнуларга юк чара
Яна күмер, уза гомер,
Узган гомер бичара.
Узган гомер берни түгел,
Бәхтең җуйсаң ни чара.
Аһ, җаныем, Бибисара,
Бәхтең җуйсаң ни чара.
Карлыгачым муеның ала,
Канат очларың кара.
Без йөрибез кавышалмыйча,
Яшь гомер үтеп бара.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала