Менә мин гомер аръягында калган салам түбәле өйнең хәтер тәрәзәсеннән эчкә күз салам. Нәзек бармаклары арасына каләмне чытырдатып кыскан малай нидер язарга азаплана.
Кул астында – әтисе Бөгелмә базарыннан алып кайтып биргән хуш исле альбом. Тел өстеннән тәгәрәп төшкән һәр авазны хәрефкә әйләндереп, кәгазьдә сурәтләргә мөмкин икән бит! Шул хәрефләрне бергә җыеп укысаң, нинди дә булса мәгънәле сүз килеп чыга. Могҗиза түгелмени бу?!
Почык борынлы малай янәшәсендә Рәзинә апасы түшенә яткырып салган калын чәч толымының очын тешләп күзәтеп утыра да:
– Җил аудара бит бу хәрефеңне, бигрәк нәзберек, кылтырап утыра, – дип, энекәшенең каләмле кулын учына кысып, кыю хәрефләр тездерә башлый.
«А» хәрефе алфавитның бисмилласы икән. Җиңел әйтелә торган рәхәт аваз. Малай авызын нык ачып, сөенеп кабатлый бу рәхәт авазны. Мендәр кырыенда көяз йомарланып яткан песинең колак очы әнә кытыкланып, селкенеп куя. «А»лый торгач, малай кычкырыбрак әйтеп ташлады, ахрысы, песи сискәнеп уянды да бөтен гәүдәсенә сузылып алды, авызын кече теле күренерлек итеп ачып, ләззәт чигеп иснәде дә, малайның түм-түгәрәк «А» авазын тәмләп йотып җибәрде. Малай, песине үртәп, телен күрсәтеп алды да тагын каләмгә тотынды.
– Булдырасың бит! Менә нинди матур килеп чыкты! – дип, апасы энекәшенең башыннан сыйпады. – Зур үстең бит инде син. Дүрт яшь тулды үзеңә.
«А»дан «Б»га бер генә адым икән. Рәзинә апасы икенче хәрефне ничек язарга икәнен күрсәтә дә:
– Безнең авылның исеме ничек әле? – дип сорап куя. – Шулай... Без Балтач авылында яшибез. Безнең авылның исеме «Б» хәрефеннән башлана, шулай бит!
Тизрәк, тизрәк, дип ашыктыра малайны үссенү, очыну дәрте. Тизрәк укыйязарга өйрәнеп алса, аның каршында әллә нинди серле дөнья капкалары ачылып китәчәк! Ул җир йөзендәге бөтен китапларны чишмә суы кебек эчеп чыгачак!
И ул ярлы гына өйнең ягымлы бәрәкәте: әнисе дә өйдә чак, апасы да янәшәдә. Маңгаена Шишкин аюлары сурәтләнгән тукмаклы сәгать теле, әле уңга, әле сулга тайпылып, келт-келт килеп вакытны үчекли. Сәгать астына әтисе, эштән кайткач, битен ертып алып укый торган численник эленгән. Тәрәзәләрне ак абагалы боз каплаган. Менә әнисе мичтән чыккан кайнар арыш ипиләрен мендәргә җәелгән сөлгеләргә каплап тезә. Улына дигәне аерым, мич төбендә пешкәне – куас кырындыгыннан әвәләнгән нәни шишара. Әнисе чүлмәктән калай кружкага салкын сөт бүлә. Пешәләнә-пешәләнә кайнар шишараны урталай сындырып куя. Малай мондый иртәнге ашау сәнгатен яхшы белә: сөтен генә капсаң, салкыннан тешең камаша, ипиен генә капсаң, аңкавыңны пешерә, икесен берьюлы каба белеп капсаң гына... юашланган тәмнең ләззәте тәнгә йөгерә. Салкын сөт белән кайнар ипи – дөньяда иң тәмле ризык, дигәнгә ышаныч аны гомер буена искәртеп торачак әле.
Хәтер – күңел дәвасы.
Сабыйлык яры ерагайган саен, самими хатирәләр җетерәк булып күз алдына килә икән. Истән җуелган мизгелләрне, кадерле хатирәләрне кемнән сорыйм соң? Әлбәттә, үземнән, фәкать үземнән генә. Ул бит – минем белән гомернең аргы ягына чыгасы дөньям.
Туган төбәгемдә табигатьнең үзе шикелле гадел карашлы кешеләр белән аралашып үсүемне олы бәхет дип саныйм. Юк, бәләкәйдән үк Парижларны күрергә, дөньялар гизәргә насыйп булмады. Әмма язмышыма үпкәләмим. Ярлы балачагым күңелле узды. Шуңа да мин яшәү дигән очраклы могҗизаның тирән дә, серле дә коесына еш тукталып карыйм, уйланам... Өметне алдагыга күчерә торып, аздан да канәгатьлек алу – миңа нәселдән бирелгән инсафлы сыйфаттыр, мөгаен.
Минем өчен Эйфель манарасы авылымның пожар каланчасы иде. Тегермән шарлавыгы – Ниагара, аръяк болын түмгәклегендә үскән аксыргаклар – балачагым пальмалары, шул тугайлар өстеннән сыктап әйләнгән тәкәрлекләр адашып калган диңгез акчарлаклары иде.
Ишегалды – чирәмле, капкалы дөньям. Монда һәммә җан иясе үз гамендә. Мөгезе белән чөеп кенә капканың элгечен ачкан сыерның гөрселдәп кайтып керүе... Тук казларның утырган җиреннән генә түшен биетеп, борын эченнән гаң-гаң килеп гәпләшүләре... Юеш танаулы сарыкларның мекер-мекер печән уртлавы... Бердәнбер кәҗәбезнең, «Чихал мин сезгә» дигән вәкарьле карашын төбәп, күн иренен кыйшайта-кыйшайта сагыз чәйнәве... Гөнҗәлә койрыклы әтәчнең, күрше тавыкларын койма ярыгыннан күзәтеп, баскан урынында тәкатсез тыпырдап алуы... Мендәр өстеннән уянып чыккан песинең, ак тәпиләрен җиргә тигезәсе килмичә, баскыч биеклегеннән әлеге маллар ягына – «кара халык»ка – түбәнсетеп кенә карап утыруы... Менә шул инде минем түгәрәк дөньям.
- Тулы язманы «Безнең мирас» журналының 2026 елгы октябрь саныннан укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала