Журнал «Безнең мирас»

Котлы еллар ядкяре

Данлыклы Хөррият стеласы.

Яисә Түбән Каманың Җәмигъ мәчете.

Яисә Чаллыдагы Сөембикә проспекты.

Шулар кебек үк, тәрҗемәче Фатиһ Кутлу да[1] минем өчен, беренче чиратта, милли күтәрелеш, кыска гомерле мөстәкыйльлек чорыбызның тере символы.

Безнең илдә ул студентлар алмашу программасы буенча 1993 елда пәйда була. Бу вакытка Суверенитет турында Декларация кабул ителгән, Җөмһүриятебезнең дәүләт статусына кагылышлы референдум узган инде. Яңа Конституция әзерләнеп ята. Мәскәү белән ике арада Шартнамә имзаланмаган әле... Шәкерт әүвәл – Чаллыда, аннары Алабугада белем эсти: татар филологиясен өйрәнә. Яңа гасыр башында Казанга килеп төпләнә.

Ул заманда Төркия белән мөнәсәбәтләр, татар имласын төрек алфавиты үрнәгендә эшләү, үзара студентлар алмашу кебек темаларга карата кайнар бәхәсләр булуын мин ярыйсы ук соңрак, бераз түл җыйгач, матбугаттан яисә олпат әдипләребезнең китапларыннан укып белдем. Олуг Нурихан Фәттах, мәсәлән, татар халкы, татар теле һәм, тулаем, Татар иле, Мәскәү табаныннан котылыр-котылмас Төркия йогынтысы астында калыр, төрекләшербез, үз йөзебез югалыр, дип борчылган. Һәм мондый сәясәт белән һич килешмәгән.

Тәкъдир, диген: хәзер безгә бу афәт бөтенләй янамый. Суверенитет елларын, легендар татар-төрек лицейларын, ТӨРКСОЙны, ачык чикләрне – күп, бик күп алар! – сагынып (йә сагынмыйча) искә алсак кына.

Фатиһ бәй безгә шул котлы еллардан һәдия булып калды.

Аның татар мәдәниятенә керткән өлеше гаять саллы. Бүген ул татар әдәбиятының Төркиядәге вәкаләтле вәкиле, диярлек. Солтан җирендә Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Рабит Батулла, Разил Вәлиев, Миргазиян Юныс, Ркаил Зәйдулла кебек әдипләребезнең лирик геройлары Фатиһ Кутлу теле белән сөйләшә. Алар «Кардәш каләмнәр» һәм «Һәҗә» журналлары, «Бәнгү», «Һәҗә», «Палто» һәм «Замбак» нәшриятлары аша төрек йортларына үтеп керә, хуҗаларның күңел түрендә урын ала.

Кутлу – совет тәрбиясеннән мәхрүм зат. Аның өчен «олы туган» төшенчәсе туры мәгънәдә генә йөри. Табигый, ул татар әдәбиятын урыс әдәбиятының кушымтасы дип түгел, ә тирән тамырлы, мөстәкыйль, бай әдәбият, чын хәзинә итеп күрә. Дөньяга да, безгә дә шуны аңлатырга, шуңа ышандырырга тырыша.

Тәрҗемә йә наширлек эшеннән арынып торганда да, Фатиһ бәй татар мәдәниятеннән аерылмый: бөек Тукаебыз белән төшләнә, җир чигенә җитәрдәй булып Зәйтүнә Мәүледованың каберен эзли, тарихтан Рәшит Әхмәтҗанның төрек «әнисе» турында төпченә...

Һәр табышы сабыйдай куандыра аны.

Һәр куанычы, самими-назик язмага әверелеп, матбугатта дөнья күрә.

Берничә мәкаләсен «Безнең мирас» журналы өчен әзерләшеп, ул кичергән хисләрне миңа да кичерергә насыйп булды. Мөхәррир, күңел бирсә, авторның җанына үтеп керә, җиһанга аның күзләре аша карый башлый, аныңча уйлый, тоя. Һичшиксез, әлеге язмалардан соң мин күпмедер вакытка сафланып, чистарынып калдым.

 

***

Бервакыт, сүз иярә сүз чыгып, Фатиһ бәй гаҗәеп риваять сөйләде.

Хәер, үзе «чын хәл», ди.

Узган гасырның егерменче еллары. Дөнья сугышында җиңелгән Госманлы дәүләте хәрабәләрдә ята. Киләчәктә Кутлуны бирәчәк Мараш шәһәренә француз гаскәрләре басып керә. Һәм, табигый, югары мәдәнияткә ия халык буларак, чын «рыцарьлык»лар кылырга тотына: җимерә, үтерә, көчли...

Җиңү тантанасы һәм җәзасызлык хисе, коньяк парлары белән үрелешеп, айнырга, акылга кайтырга бирми.

Көн дә бәйрәм, көн дә туй башлана. Шәһәрнең йөрәге – борынгы кирмән – шаулы баллардан тынып тормый. Эйфория! Музыка! Алтын кәндилләрнең кояшны алыштырып нур сибүе! Затлы күн итекләр шыгырдавы. Чытлык кызлар чыр-чуы...

Шундый кичәләрнең берсендә кызмача генерал әрмән сылуына сарыла:

– Сезне француз җирендә биергә чакырырга рөхсәт итегез.

Баш тартмаса да, чая кыз хәйләкәр елмая:

– Нинди француз җире булсын бу? – ди, тәрәзәгә ишарәләп. – Кирмәндә әлегәчә төрек байрагы җилферди ләбаса.

Шул төнне үк әрмән сылуы да, генерал да максатларына ирешә.

Иртәгәсен, әләмнең юкка чыгуын күреп, шәһәр гөж килә. Күтәрелешкә чакырган өндәмәләр тарала. Җомгага җыелган өммәте алдында имам да хөтбә-сүзен кыска тота:

– Бүген гыйбадәт кылмыйбыз, – ди. – Байрагыбыз үз урынына кайтмый торып, безгә җәмәгать килеш намаз уку фарыз түгел.

Каланы шом баса. Нәфрәт, җанны тарсынып, ирек даулый. Кичне – таң, таңны кич алыштыра. Аннары тәүге тамчы кан түгелә. Сөтче Имам (сөт сатучы Имам исемле кеше), берничә исерек французның пәрәнҗәле хатыннарга бәйләнүен күреп, түзми:

– Җиттеме сезгә, юкмы?! – дип, йөзе караларны атып үтерә.

Отыры, шуны гына көткәндәй, тәэсирләнгән һәм коралланган гавам ташкын булып кирмәнгә агыла:

– Мараш сезгә гөлзар[2] булганчы, безгә мазар[3] булсын! – диләр.

Коточкыч канкоеш, җанкыеш егерме ике көн, егерме ике төн дәвам итә. Тәндә җаны калган илбасарлар качып, җирле халык, ниһаять, изге ниятенә ирешә: кирмәнгә яңадан һилал сурәтле кызыл әләм эленә. Көтелмәгән җиңү бөтен төрек дөньясын уятып җибәрә, илнең һәр почмагында дошманга каршы «фетнә» куба. Госманлы мәмләкәтенең хәрабәләре яңа Төркия Җөмһүриятенә җыела башлый... Шундый хәлләр.

Киләчәктә боларның барысы да тарихка «Котылыш сугышы» дип керәчәк. Ватанга афәт янаганда күрсәткән батырлыгы өчен, Мараш шәһәренең исеме Каһарманмарашка үзгәртеләчәк. Озак еллар дәвамында Төркия Җөмһүрияте төрки халыкларның бердәнбер мөстәкыйль дәүләте булып калачак.

Җөмләдән, Котылыш сугышында Кутлуның ерак бабасы да катнаша.

Торыны йөрткән исемдә – Фатиһ! Җиңүче! – шул чорларның кайтавазы яңгырамыймыни?!

 

***

Казан үзәгеннән узган саен мин шушы риваятьне искә төшерәм. (Хәер, мөхтәрәм бәй үзе, алдарак искәртүемчә, күпмедер төзәтмә кертеп, аны «чын хәл», ди.) Уңны-сулны, асны-өсне барлыйм.

Эзләгәнемне табуга:

– Шөкер, урынында икән, – дип куанам.

Күрегезче: гаярьләнеп-усалланып, заманның зәһәр җилләренә бирешмәскә тырышып җилферди. Татар байрагы! Милли байрак. Боегып алса да, канатлары ныгыган Хөррият кошыдай, яңадан калка, күтәрелә...

Төрек шәкерте Фатиһ Кутлуга бүген илле яшь. Юбилее мөбарәк булсын! Каләме тутыкмасын! Озын-озак гомер итсен!..

Һич юк: аның яше артуга карап, безнең котлы еллар ерагаймый.

Киресенчә, һаман якыная бара алар.

Амин, киләчәктә дә шулай була күрсен!

 

Редакциядән: Фатиһ бәйне гомер бәйрәме – юбилее белән ихластан котлыйбыз һәм сәламәтлек, иминлек, тигезлек белән хәерле озын гомер телибез!

 

 

Фото асты:

Тәрҗемәче һәм язучы Фатиһ Кутлу.

 

Фатиһ Кутлу төрекчәгә үзе тәрҗемә иткән китап турында сөйли.

 

Фатиһ Кутлу (уңнан беренче) Чаллыдагы каләмдәшләре белән. 

 

[1] Билгеле, бу исемне, татар теле кануннары таләп иткәнчә, «Фатих Котлы» дип язу дөресрәк булыр иде. Әмма үзе ул төрекчәгә якын «Фатиһ Кутлу» вариантын хуп күрә. Ихтыярын ихтирам итеп, мин дә шулай язармын. – Р.М.

[2] Гөлзар – гөлбакча.

[3] Мазар – зират.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №1. – Б.43-45.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру