Әдәби мирас рубрикасы буенча яңалыклар
-
Айрат ШАМС: «ТАНЫЙСЫҢМЫ МИНЕ?»
Таныйсыңмы мине? Мин әле дә шул ук Җырлап йөргән тиле бер егет. Кайтавазлар булып кайттым сиңа, Зарыктыңмы мине син көтеп? Таныйсыңмы мине? Мин – әле дә шул ук Капка төбендәге каравылчы. -
Энҗе ИЛЬЯСОВА
Кутырлы март җиргә буйсынды да Һәм ташлады үз ялкынын аңа. Мәзәк булып, моңсу булмас иде: Март күзеннән карлы яшьләр тама. -
Ландыш САЛИХОВА
Тәрәз ярыгыннан айны көтәм Боз сөңгесен төреп юрганга. Шом бәрхете тынны кисеп үтеп Үрелгәндә төнге уйларга. -
ЭНҖЕ ӘХМӘТҖАНОВА: «ЯРАТУ ДИГӘН БУЛАСЫЗ...»
Ярату дигән буласыз шайтаннан килгән хисне. Зур гөнаһлар кыласыз бит, ябып барсына күзне. -
Лилия НИЗАМЕТДИНОВА: «ЕЛЛАР АША СИҢА ДӘШӘМ»
Еллар аша сиңа дәшәм, кайчандыр миңа төбәлгән күзләрең хәзер кемнәрне иркәли икән? Кайчандыр минем йөрәккә үткәрә алган җылыңны хәзер кемнәр тоя микән?.. -
Флёра Тарханова: «ҮЛМӘДЕҢМЕ ӘЛЕ?»
Фәридәнең баскычлардан төшеп-менәрлек түгел, тигез җирдә атларлык та хәле булмауга карамастан, табиб аңа торып йөрергә, хәтта ашханәгә дә үзенә барырга кушты. -
Дәрдемәнд шәҗәрәсенә өстәмәләр
Россиянең танылган сәнәгатькәрләре Шакир белән Закир Рәмиевләр татар зыялыларының иң югары катлавына керә. Мәгълүм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди 19 нчы йөз ахыры вакыйгаларын бәяләгәндә: «Шакир Рәмиев Русиядә фикере иң элек ачылмыш зыялы байлардан иде», – дип язган. -
Зәринә СӨНГАТУЛЛИНА: «АВЫЛ КЫЗЫ МИН», ДИМ...
Авыл өчен артык ялкау булсам, Шәһәр өчен артык тырыш мин. Күкәй, бәрәңгегә хаҗәт туса, Авыл эшенә дә карышмыйм. -
Рәшит Фәттах: «Өмет шәме»
Салкын төндә, ай нурында бер шәм Яна иде ярга эләгеп... Бер-бер артлы купкан җил-бураннар Аны сүндерергә теләде. -
Айзат Вахитов: «Без – кадаклар»
Без – кадаклар. Безне сугып утырталар урыннарга. Без – кадаклар, Ләкин чүкеч күптән дошман кулларында. -
Кояш Тимбикова “Нәфесле Нәфисә” (ХИКӘЯ)
Нәфисә җанындагы яңа талпынышның ни икәнлегенә һич көтмәгәндә, трамвайда гәпләшеп баручы хатыннар сүзен ишеткәч кенә төшенде. Арадан берсе ап-ачык әйтте: «...үлемтеккә дигән булып, акчаңны кассага сала күрмә! Хәзер бөтен кеше ни бар байлыгын йорт-мазар, гараж, кибет шикелле корылмалар сатып алуга кертә». -
Айгөл Хәбибрахманова: «Мең дәрья, мең шәһәр кичәрлек»
(Кукмара) -
Камил Кәрим: Авылымны күрмәдегезме?
Нәкъ Казан уртасында бардыр бер авыл – «Туган авылым» диләр... Анда уракка да төшмиләр, печән чабучылар да юк, көтү дә чыкмый, бөгелә-сыгыла колорадо коңгызларын чүпләрдәй бәрәңге басулары да юк, кошлар да сайрамый. Шунысы күңелне сөендерә – анда әле көн саен җыр яңгырый, татар абзыйлары күтәргән бура йортларда татар туйлары, мәҗлесләр уза, татар ашлары классигы Юныс Әхмәтҗанов рецептлары буенча пешерелгән нигъмәтләр шәһәр гурманнарын табын тирәсеннән җибәрми. -
Фернат Насыйбуллин: «...Һәм шул көннән башлап яшьлегебез Мәңге шиңмәс гөлгә әйләнер!»
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Фернат Насыйбуллин дигән үзенчәлекле артист бар. Тамашачы аны күп рольләре аша белә. Фернатның уенын драматик амплуада да, сатирик амплуада да күзәтүе кызыклы. Ә балалар өчен спектакльләрдә нәниләр аңа сәхнәдә пәйда булган беренче мизгелләрдән үк ышана... Фернат Насыйбуллин – педагог-остаз да, ул балаларны театр дөньясына профессиональ яктан әзерли. Тагын бер «cере» яңарак кына ачылды – яшереп кенә шигырьләр дә иҗат итә икән... Сер капчыгы чишелгәч, инде аларны сезгә – укучыларга да бүләк итәргә кирәк, дип уйлыйм. Күңелләргә үз юлын тапсын алар да... Луиза Янсуар. -
«Телсез спектакль», яки Хакаслар чаң кага
Төрки халыкларның XVII «Нәүрүз» театр фестивале гөрләп үтте. Нинди генә гаҗәп спектакльләр күрсәтмәделәр анда! Әмма берсе аеруча хәтердә калды. А.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының Митхас Туран хикәясе, Татьяна Майнагашева пьесасы буенча куелган «Той. Төтен» спектакле иде ул.
