Шагыйрь, 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Илдар Гали улы Әхсәнов 1935 елның 27 августында Татарстанның Әлмәт районындагы Әлмәт авылында (хәзер Әлмәт шәһәре) туган. Шигырьләре 1952 елдан басыла башлый. 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Кыйбла» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, 1987 елда «Ак дөнья» исеме белән икенче китабы басыла. 2003 елның 8 июлендә вафат була.
САГЫШ
(Рәис Нәгыймов көе)
Бәгырьләрне өзә таныш моңы,
Ниләр булган талгын чишмәгә?
Әйтелмәгән үкенече бардыр,
Таулар ярып чыкмас тикмәгә.
Киң иде дә сабыр канатларым,
Тарайды шул дөнья нигәдер;
Салкын ташка юанычлар эзләп,
Әнкәм җыры монда тибәдер…
Балачаклар хатирәсен кабат
Яңарткандай чишмә агышы;
Газиз бер моң булып челтеридер
Саф телемдә якты сагышым.
ТАҢ СЫЛУЫМ
И таң җиле, җилкәй, ис әле,
Тәрәзәмә янә чирт әле.
Бер ышанмау хисе, исәрлек
Арабызга керде җитәрлек.
Син дә сулыккансың, җилкәем.
Җан ачысын тагы, тагын бәр!..
Өметләрнең сүнеп җилкәне,
Таш шикелле катты бәгырьләр.
Синең дә бар күкрәк читендә
Таралмаска түнгән хәсрәтең.
Сагышларым илә йомылдым,
Килмичә, җил, килми йөдәттең.
И таң җиле, җилкәй, ис әле,
Кузгат әле күңел дәрьясын;
Икәү бергә үрләр иңләгән –
Шул мизгелләр батты кайда соң?..
АЙЛЫ ТӨНДӘ
Кайсы урман тарафыннан
Пәйда булган, күр әле.
Җиде төннең уртасында
Сәфәр чыккан Шүрәле.
Тынгы беткән хозурында.
Кайда сиңа тынгылык?
Ахырзаман якынлаша,
Карурманнар кырылып.
Тернәкләнмәс инде бүтән
Җәнлек тулы аланнар.
Әкиятләр дөньясына
Тәмуг уты салганнар.
Кайсы урман хозурыннан
Мәхрүм калып, күр әле,
Адәми зат иҗтиһатын
Барлап йөри Шүрәле.
Бу соң нинди галәмәт, ди.
Каршысында таш урман.
Тәрәзәләр үз язмышын
Иблис җанга тапшырган.
Тонык яна төнге утлар,
Корулыдыр пәрдәләр;
Моңсулыкмы күзләрендә
Шүрәленең, әллә әр?
Күзәтә ул таш оясын,
Өнсезлеккә таң калып.
Яшәү табигатен җуйган
Соңгы үлән, тапталып.
Кемнәр ыңгыраша анда.
Кемнәредер типтерә;
Шәүлә булып урам иңли
Шүрәлегә тиң өрәк.
Айлы төндә фатирсызлар
Кай тарафка сыенсын?
Этләр өрә, фәкыйрь затка,
Таш илендә кыен соң!
Айлы төндә шул каланы
Бер күзәтеп йөр әле.
Уфтанадыр гомер бакый
Көлемсәр җан – Шүрәле…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала