Алисә ХИСМӘТУЛЛИНА : «МИН – ТАҢ»
Сине сагынып, төн узганын көтәм,
Нурлар бөркеп, назлап уятам.
Балкып каршы алам көн дә иртән,
Мин – таң. (Саҗидә Сөләйманова)
Төн карасы кунган йөзләреңә
Таңнар алсулыгын йөгертәм.
Инкарь итеп күпме карышсаң да,
Сагынасың бит син дә, мин беләм.
Ятлар кулы иңнәреңә кагылып,
Эзләгәндә синнән җылылык,
Елмаясың, күзләренә карап,
Тик йөрәгең бирми тынгылык.
Нидер тырнап тора күңелеңне,
Комачаулап иркен суларга.
Таң беленә... Ә син йокламаган,
Син һаман да тирән уйларда.
Кайдан белә диеп аптырама,
Җавап гади – уйлап карасаң...
Сине сагынып, офыкларга җәеләм,
Мин – таң.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА