Нәфис Әхмәт: «Үз фәлсәфәсе»
Марат эчке кичерешләрен тышка чыгарып сала торганнардан түгел. Аның кебек кешеләр барында тормыш соры булмый. Иртән йокысыннан уянганда башында йөзәрләгән кырмыска кайнашса да, урамга чыгып сөйләнеп йөрми. Эшкә карусыз булды. Тамакка тазалыгын әйткән дә юк. Кичен бик «шәп булып» кайтып урынга ава, иртән берни булмагандай, салкынча душта коенып, ашап-эчеп эшкә дип чыгып китә. Хатынының гына түгел, бергә эшләгән иптәшләренең дә гаҗәпләнгәне шул: бергә тамак чылаталар югыйсә, иртән килә яңа түтәлдән өзгән шалкан кебек. Җитәкчеләре бүлмәсендә иртән үтә торган кыска киңәшмәгә дә иптәшләре аны кертеп җибәрәләр.
Балаларын үстерешмәде дип әйтеп булмый, үзенчә тырышты, үстереште. Саҗидәсе Марат акча кайтармый башласа, тотты да алиментка бирәм дип куркытты. Менә шушы алимент сүзеннән курыкты Марат гомер буе, иптәшләреннән әҗәтка сорап торып булса да кайтарып бирде шул «кәгазьләрне». Балалары ел да эшеннән биргән путевкаларга оешманың җәйге сәламәтләндерү лагерьларында ял итте. Профком рәисе Вәли Вәлкәевич кешелекле кеше булды, бер чорда үстеләр, яшьтән танышлар, хәленә керде, юлламаларны даими бирергә тырышты. Бер тапкыр ата-аналар җыелышына да барган икән әле. Тик шул барудан ары китмәде. Улының сыйныф җитәкчесе шул көнне Саҗидәгә шылтыратып, анда булган хәлләр турында сөйләде дә: «Яңадан җыелышка берүк үзегез генә килә күрегез инде, үтенәм сездән», – дип трубканы куйды. Шуннан соң Марат өчен «мәктәп һәм тәрбия программасы» тәмам булды. Балалары әллә укыдылар, әллә тәмамладылар укуларын, аның өчен кызыксыз темага әйләнде. Маратны эшендә санламадылар дип әйтеп булмый анысы... Кулы «алтын» диләр иде. Җитәкчеләргә аның тимер-томыр белән эш итә белүе, карусызлыгы ошады. Кирәк булса эретеп ябыштыручы да, кирәк икән слесарь эшеннән дә тартынып тормады, кыскасы, кая кушсалар да карышмады, эшләде. Әле җитәкчеләргә үз тәкъдимнәрен әйтеп, оешмага шактый гына экономия китергән вакытлары булды. Тәкъдиме өчен аңа бераз өстәмә акча да яздылар, ә җитәкчеләре үзләренең тәкъдиме дип язып, рационализация буенча шактый гына акча эшләделәр. Ул турыда уйлап тормады Марат, вакланмады. Эшендә эшлиме – эшли, ай саен хезмәт хакы аламы – ала! Шулай еллар бер-бер артлы чаба торгач, балалары үсеп буйга да җиткән икәнен онытып җибәргән, ахыры. Марат өчен гомер кояшы һаман бер урында тора кебек, моннан утыз биш ел элек бер вагонга утырган да бара да бара сыман. Тик бер көн Марат өчен яшәеш фортунасы йөз сиксән градуска борылды да куйды. Ул болай булды. Шул әлеге дә баягы яшел елан гаепле. Югарыда торып сварка эшен башкарган иптәшенең махмырдан килгән иртәсе иде. Тимер өрлекне яхшылап ябыштырмаган булган. Аста нидер ныгытып азапланган Маратның аягына килеп төшмәсенме әлеге тимер. Ярый баш, гәүдә тирәсенә төшмәгән. Кинодагы кебек: «Уянып китсәм, аякта гипс». Производстводагы «чп» өчен җитәкчеләрнең башыннан сыйпамыйлар. Шуны аңлап, мастеры: «Ял көнне өемдә гардин куйганда егылып имгәттем, дип яздыр инде бюллетеныңны», дип бер артына, бер алдына төште. Мастерының хәленә керде ул чакта... Аңа нәрсә... Льготалы пенсиягә чыгар вакыты җиткән, барысы да үз кешеләр. Ничек җитәкчеләргә каршы барып, оешманың данын җибәрсен! Алда әле эшлисе бар... Бу күңелсез вакыйга тавышсыз тыныч кына шулай үтеп, вакыт томанына кереп югалган иде. Әмма мондый «чп»ларның бумеранг кебек әйләнеп кайтучан гадәте була. Савыккач, аякларындагы тарттырылган тимер чыбыкларны алдырды да эшкә чыкты. Озак эшләмәде ул, дөресрәге, эшләтмәделәр, «зурлап» лаеклы ялга озаттылар үзен. Зурлап бүләген дә бирделәр. Башына кияргә оешма логотибы төшерелгән бейсболка белән өстенә футболка һәм идарәнең юбилей елын искәрткән бер ваза иде. Моннан берничә ел элек ул эшләгән оешма үзенең түгәрәк юбилеен үткәрде. Шуннан калган булгандыр инде бу әйберләр... Шул ук көнне үз теләге белән гариза язып, Марат эшләгән оешманың цех җитәкчесе урынбасары да лаеклы ялга китте. Аңа бүләккә үзе бер ел утырып эшкә йөргән җиңел машина, оешманың «Хезмәт ветераны» исемен һәм Мактау грамотасы белән Котлау адресы язылган папка белән конверт тапшырылды. Маратның моңа да исе китмәде. «Ярар, минем совет заманында алган «Жигулием» менә дигән, өр-яңа, гаражда тора, миңа нигә ике машина», – дип кулын гына селтәде. Чөнки аны алганнан бирле берничә генә тапкыр кабызганы булды. Анысы да ишек алдында, беренче көнне үк гаражга керткәндә сул як бамперын сыдырткан иде. Икенчесендә, Саҗидәсе машинаңның төсе нинди әле дип сорагач, аны белер өчен юарга дип ишек алдына чыгарды. Шунда чыгарганда капканы җил ябып, икенче ягының ишенә «тамга» салды. Аның каравы таныш-белешләре арасында авторитеты юк түгел, эше бар, фатиры бар, машинасы бар! Салган килеш руль артына утырмаска дигән вәгъдәсе бар! Машина йөртү таныклыгын кулына тоткан көнне ресторанда шәпләп юдылар барысы бергә иптәшләре белән. Әлеге мәҗлестә барысы алдында эчкән килеш утырмам дип, бирде вәгъдәсен. ДОСААФта правага укыганда укыткан укытучысына да аз булышмады булуышуын. Имтихан вакытында ярдәме тигәндерме-юкмы, барыбер беренче керүдә тапшырып чыгалмады, йөртү таныклыгын алганчы күршесе белән ялан кырга чыгып, әллә ничә көн чигенергә, кузгалып китәргә өйрәнде. Әмма машина руле артына утырып чабарга барыбер күңеле тартмады. Болары аның өчен барысы да вак мәсьәлә. Менә шул Саҗидәсе пенсиягә чыгу белән эшләмәячәген ишеткәч, күтәрелеп бәрелде: «Шушы яшьтән әллә өйдә ятар идеңме, оятыңа көч килмәсме? Балаларың бар икәнен оныттыңмы әллә? Малаеңның өйләнәсе бар. Кызың менә-менә бәбәй алып кайтырга тора»...
«Малай өйләнгән иде түгелме соң инде? Син нидер бутыйсың, ахры, хатын. Кыз укуын быел бетерәмени?» – дип шаяртуга борып әйтергә теләгән иде дә, хатыны корт чаккандай чәчрәп чыкты. Янган учакка бер чиләк бензин ташласаң да алай кабынмас. «Малаеңның малае мәктәпкә керә быел, аерылганнарына биш былтыр, кызыңның туена да дуңгыз булып бардың, чучка булып кайттың. Үтте гомерем син алкаш белән. Чыгып кит, бар, эзең булмасын! Үзеңне дә, исемеңне дә ишетәсем килми», – дип өстәлдә торган вазаны аңа очырды. Ваза алай зыян китермәде китерүен, диварда эленеп торган көзгене генә чәлпәрәмә китереп төшерде. Шуннан шул... гауга күтәреп тормады, характеры андый түгел, күңеленә тирән алып тормады, китте кайтып Марат, әти-әнисеннән калган буш авыл йортына. Бер атналап ялгызы буш авыл өенең бүрәнәләренә карап уйланып ятканнан соң, башында булган уйларын тормышка ашырырга булды. Саҗидәсе янына әйләнеп кайтып, алдагы «уйларын» сөйләп бирде. Тормышының йөз сиксән градуска үзгәрәчәгенә Саҗидә генә түгел үзе дә ышанмады, билгеле. «Мин эчүне ташларга булдым, хатын», – дип башлады сүзен гомер иткән шәһәр ишеген ачып керү белән. – Аракыдан башка гына яшәргә булдым әле. Кичләрен китап укырмын. Җомгада мәчеткә йөрермен, бәрәңге, суган, башкасын утыртып үстерермен. Сезгә дә өлеш чыгар. Йокы алдыннан урамда саф һавага чыгып керермен!.. Аерым яшәп карыйм әле. Авылда туган йорт буш тора. Аны да рәткә китерәсе бар. Пенсия акчасы күчәсе картаны да сиңа калдырам. Сораган саен ашарлык, кирәкле әйберләр алганда кирәк кадәр генә тиешлесен бирерсең...» – дип банк картасын сузды. Аның бу килешле әйтелгән сүзләренә ышаныргамы, юкмы дип, хатыны Саҗидә башта аптырабрак торды. Шулай да иренең сүзләре йөрәгенә сары май булып ятты кебек. Әмма күңелендә нәрсәдер туктатты, ышанырга юл куймады. Гомер иткән ирен үтәли күрергә күнеккән иде шул. Тукран тәүбәсе, дип кычкырып әйтмәсә дә, шулайрак фикердә калды. Шулай да алдына япкан алъяпкыч очы белән яшьләнгән күзләрен сөртеп алды. Бирсен Ходай.. Хатыны мондый борылышны югарыдан төшерелгән бәхетле мизгелгә юрап, үзенчәлекле көн итеп билгеләп үтәргә булды. Базардан алдагы булачак бәйрәмгә дип алынган, суыткычта хәтсез кузгалмый яткан сарык итеннән бәрәңге бәлеше пешерде. Помидор-кыяр салаты ясады... Шулай итеп язмышлар иркенлеккә чыгып, үз юлыннан китәсе көн билгеләп үтелде. Бу бергә торуның соңгы киче булды. Ир – салада, хатын калада калып, Сак белән Сок кебек икесе ике якта яши башладылар...
Әмма әйттең дә, эшләдең түгел әле шул. Шешә белән дуслыктан да катырак дуслык бармы икән? Эчәм дигән кешегә, чыгарып куярлар ди юлыңа... Шәһәрдә генә түгел, авылда да үзеңә тиң дуслар табыла икән шул. Андыйларның үз фәлсәфәсе. Ул болайрак: «Зәхмәт суы икмәктән ясала. Ә икмәк – изге ризык. Бар нәрсә дә җир йөзендә күк кәнсәләре язганча эшләнә», – ди. Шулаен шулай да, шул зәхмәт суы аркасында күпме авылдашы вакытсыз фани дөнья белән саубуллашты. Урам буйлап санап китсәң, алар шактый җыела, араларында туганнары, туганнарның туганнары да бар. Шуларның барысын да уйлап, төннәрен йоклый алмый башлагач, чыннан да ул зәхмәт белән араны өзәргә булган иде Марат. Кая ул!.. Коры хәсрәт булып чыкты. Төн уртасында телефоннан шылтыратып, көрмәкләнгән теле белән хатынының хәлен сорашып, тынгылык бирми башлагач, хатыны эшеннән ял алып, шифаханәгә сәламәтлеген ныгытырга китеп бара башлады... Аннан телефонын автомат-робот эндәшә торган итеп көйләп куйды...
Шушы көннәрдә генә Маратның очраганы юк әле. Очраса: «Марат, син тагын бозылгансың, ахры, бәлки бераз ял итеп, сәламәтлегеңне дә ял иттереп алырга кирәктер», – дип әйтәсе килеп йөри. Алдан ук белеп торам, ул гадәттәгечә: «Минме? Мин беркайчан да бозылмыйм, спирт белән микробларны юып торам, җомгада мәчеткә йөрим, начар кеше түгел мин!» – дип, күзгә туры карап җавап бирәчәк. Шул арада сүзне икенчегә борып, мәчет хәлләрен, авыл гайбәтен, гаилә хәлләрен сөйләп, үз фәлсәфәсенә тугры калып, сине «акылга утыртып», мәчеткә йөрергә чакырып китеп барыр. Әле ул арада, синең тәмәке белән дус булмавыңны белсә дә: «Әйдә, утырып бер көйрәтик әле. Йөрәк янганчы, тәмәке янсын, китер әле берне», – дип синнән сигарет сорар. Аның бу гадәте еш кабатлана торган ритуалга әйләнгән, ахры. Аннан, син тартмыйсың бит әле дигәндәй кулын селкеп, кесәсеннән тартылып бетмәгән төпчек табып алып, көйрәтеп җибәрер дә, төтенен һавага өреп, салмак кына атлап китеп, үз юлында булыр.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА