Энҗе ИЛЬЯСОВА
* * *
Ә үткәнгә хатлар
бармыйлар...
Хәсән Туфан
Кутырлы март җиргә буйсынды да
Һәм ташлады үз ялкынын аңа.
Мәзәк булып, моңсу булмас иде:
Март күзеннән карлы яшьләр тама.
Һәм талпаны, ахры, бу уй мартның:
(Әйе, бу март талпаннарга җылы).
Син шул кадәр үзгә икән хәзер,
Йөрәк түре тоймый тәүге җырың.
Сизми яшим синең яшәү көен!
Март – яз, туу. Үлмә – артык иртә.
Төшең төшендерер мартсызлыгың,
Ә битеңне битлек биләр иртән.
Киртә – бары кардан соңгы ләпек.
Йөрәк хәлен йөрәк сизә, диләр.
Ландыш – агу, имеш. Ул – язныкы.
Синең язда ниләр?
Умырзая, крокус, гиацинтлар
Бөре ярганнар дип ишетелде.
Ә нәркизе түрдә чәчәктәме?
Күбесе бит ялгыш иш ителде.
Кызганыч ки: чәчәк еллар саен
Төсен алыштыра. Тамыры кала.
Һәм март көлү белән яши башлый,
Әйтерсең лә садә сабый бала.
Иске мартка хатлар бармый кала.
Бармый кала, бармый кала...

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА