Журнал «Безнең мирас»

Туган

Әхтәм Зариповның тууына – 90 ел

 

 

(Бер пәрдәлек гыйбрәтле пьеса)

 

 

 

Шәһәр фатиры. Монда профессорлар яши. Мебельләр дә, пәрдә-чаршаулар да бик иске. Акча булмаудан гына түгелдер, ахры. Ире – Фатих исемле, хатыны – Фәтхия. Фатих аквариум балыкларын ашата. Читлекләрдә кенәри һәм тутый кошлар.

 

Фәтхия. Җитәр инде, ашатма күп. Алар «туйдык» дия белмәс.

Фатих. Алар «туйдык» дип әйтә белмәсәләр дә, туйганлыкларын белдерәләр. Әнә, кара «Лумамба»ны – ничек бөтерелә! Бу аның тере дафния соравы. Юк, юк! Пока юк! Биргәнгә риза булыгыз. Ә менә «Беларун»ның рәхмәте бөтенләй башкача... Күр, ни кылана!

Фәтхия. Балык та, ашап туйгач, рәхмәт әйтә белә. Ә син?

 

Фатих кухняга чыга.

 

Фатих. Мин, беренчедән, әле туймадым. Икенчедән, бу пилмәнне ашаган өчен аны ясаучылар белән сатучылар безгә публичный рәхмәт белдерергә тиешләр!

Фәтхия. Алма гел шул кибеттән!

Фатих. Кайсы кибеттән алсаң да шул. Мәрхүм әткәй, җәйге каникуллар вакытында авылга кайткач, сарык тәкәсе суяр иде. Өйдәге пешкән ит исенә җыелган чебенне күрсәң! Кстати, боларга чебен тотып ашатып караганда, азыкка киткән акчаны экономить итәргә булыр иде.

Фәтхия. Сарык тәкәсеннән чебенгә күчәсең.

Фатих. Бездә чебен дә яшәми. Синең дарулар исенә чыдамыйлар, ахры. Ә сарык тәкәсен авылда өч хак биреп эзләсәң дә табып булмый, ди Әзһәр. Сарык суярга дип кайткан булганнар: авылда бер сарык асраучы калмаган ди. Чебен дә юк ди.

Фәтхия. Сүзеңне әтиеңнән башлаган идең, чебен белән бетерәсең.

Фатих. Әткәй мәрхүм әйтер иде: «Чебенне күпсенмәгез, чебен ит янында була, менә без үлгәч кайтсагыз – ите дә булмас, чебене дә!» Хак әйткән!

Фәтхия. Каян беләсең? Авылыңа кайтмаганга ничә ел бит инде.

Фатих. Ә кемгә кайтасың? Туганнарның кайсы кайда... Синнән куркып...

Фәтхия. Кайсы кайда? Беләсеңме соң?

Фатих. Каян белим? Элемтә юк. Элегрәк, деканат тотканда кемнәр генә килми иде.

Фәтхия. Ниләр генә килми иде, диген! Менә бу келәм, мәсәлән...

Фатих. Кулым белән алганым булмады.

Фәтхия. Ә хәзер үзләре әйтеп-сорап алалар ди. Таксасы бар ди. Имтиханнарны шома узу өчен генә түгел, хәтта зачет, курс эше өчен дә...

Фатих. Аның урынына, мин бүген үземдә кайчандыр укып чыккан шәкертемнең күзенә туры карап: «Без алай булмадык!» – дип әйтә алам.

Фәтхия. Мактанырлык нәрсәң булмагач, булмаганы белән мактанырга кала инде...

Фатих. Нигә минем мактанырлык нәрсәм булмасын? Ә балыкларым?

 

Аквариумлы бүлмәгә чыга.

 

Фәтхия. Үләсең инде шул балыкларың белән.

Фатих. Үзем үлсәм, гибридларым кала! Чит илдә булса, яшәвемне мәгънәле ясаган бер кылчыксыз балык гибриды өчен генә дә миңа алтыннан һәйкәл куярлар иде.

Фәтхия. Әнә, балыкларың көлә үзеңнән. «Һәйкәл»...

Фатих. Алар көлми – көтә, түзә!

Фәтхия. Мин көтмәдемме?

Фатих. Чигенә җитте: балыктан көнләшә башлады.

Фәтхия. Шуларга бөтен пенсияң китеп бара.

Фатих. Балык үз-үзен карый, үзен-үзе туйдыра! Әле безгә дә өлеш чыга. Әнә ул банкада 33 баш уникаль экземпляр балыклар. Унар сумнан да...

Фәтхия. Көн дә булса икән ул 330.

Фатих. Тавык та көн дә күкәй салмый. Сабыр ит, көт – булыр. Менә шушы китабым гына чыксын. Аннары бөтенләй яңа тормыш башланачак. (Калын китабын кулына ала.) «Аквариум балыкларының үрчү рәвешен үзгәртүдә физиологик ысул». Бу бит ихтиологиядә революция! Дөньяда бер! Беренче!

Фәтхия. Күзең генә йомылсын! Балыкларыңны детсад балалары да алмаячак. Ә китапларыңны чүплеккә ташлап яндырачаклар.

 

Тутый кош «яндырачаклар» сүзен кабатлый.

 

Фатих: Син яндыру белән янама, яме. Яндыру безнең специальность түгел.

Фәтхия. Үзең янасың, дим мин сиңа. Ялкыныңнан якты юк, күмереңнең – эссесе.

Фатих. Көлем калыр! Балыкларга сибәргә. Витамин урынына. Ха-ха! Сез – яшьләр слишком озабочены достижением немедленных результатов. Чтобы удовлетворить сиюминутные потребности.

Фәтхия. Кем яшь? Минме?

Фатих. Фикерләвең яшьләрчә, госпожа!

Фәтхия. Нигә русчага күчтең?

Фатих. Чөнки татарчаны ишетүче юк. Тыңлаучы!

Фәтхия. «Мә» дигәнне ишетәләр, «бир» дигәне генә югала.

Фатих. Мин тормышның өстә яткан аспектларына тимим. Минем игътибарым яшәү мәгънәсендә!..

Фәтхия. Яшәү мәгънәсе, әнә, суыткычта! Катык беткән, күкәй юк...

Фатих. Бүген синең чират.

Фәтхия. Егет бул, зинһар! Вакланма!

Фатих. Акча?!

Фәтхия. Иске кибеттә безне таныйлар. Әжәткә яздырып ал. Пенсия алгач, үзем расчет ясармын.

Фатих. Синең расчет ясалган! Әжәткә булса, гел мине жибәрәсең.

Фәтхия. Чөнки син – бу тирәнең уникаль экспонаты! Синең кебекләр бүген музейда күрсәтелергә тиеш! (Шулчак телефон шылтырый.) Ал, сиңадыр!

Фатих. Кем? Әле кафедрада кеше юктыр, иртә.

Фәтхия. Бәлки кемгәдер балык кирәктер... (Шылтырау кабатлана.)

Фатих. Булмас...

Фатхия. Үзең әйтәсең: балык – киләчәкнең азыгы, дисең...  

Фатих. Киләчәк?! «Киләчәк»ме соң ул? (Телефон һаман шылтырый.)

Фәтхия. Ал инде, ал!

Фатих (телефон трубкасын алып.) Профессор Гулов тыңлый.

Телефоннан тавыш. Исәнмесез, Мин Әхсән булам. Түбән оч Шәрифулла оныгы. Беләсезме?

Фатих. Белмим.

Әхсән. Сез Исламгулов Фатихмы соң?

Фатих. Фатихын Фатих. Тик «Исламгулов» түгел, «Гулов».

Әхсән. Шул инде – Сез! Әмма «Гулов» түгел – «Исламгулов» Сез.

Фатих. Кем әйтә?

Әхсән. Мөшәррәф абзый әйтә: «Теге чакта шулай эшләгән иде – шулай калган», – ди.

Фатих. Кайсы чакта?

Әхсән. Телефоныгыз үзгәрмәгән, адресыгыз да шулдыр? Мин хәзер килеп җитәм. Беркая китмәгез, яме. (Телефон өзелә).

Фатих. Кем ул Мөшәррәф?

Фәтхия. «Мөшәррәф», «Мөшәррәф». Пакистан Президенты.

Фатих. Ул мине каян белә?

Фәтхия. Балыкларың буенчадыр... Син бит мировая величина!..

Фатих. Сиңа миннән көләргә сәбәп кенә булсын.

Фәтхия. Кабул итү имтиханнары алдыннан була торган гадәти хәл. Башлана башлады, димәк.

Фатих. Мин бит комиссия әгъзасы түгел быел...

Фәтхия. Булырсың! Син үзең баш тарттың. Имеешь право...

Фатих. «Шулай эшләгән иде – шулай калган», – дип нәрсәне күздә тота ул Мөшәррәф?

Фәтхия. Мөшәррәф ни тотса да тотсын, син үз тотканыңны җибәрмә! Булды, җитте! Уйнадың – сиңа да чынларга вакыт. Чоры шул икән – төкер барысына.

Фатих. Академик булыр алдыннан вакланасым килми.

Фәтхия. Вакланмыйча академик булып булмый! Ач күзеңне! Кара! Күр! (Ишектә кыңгырау чылтырый.) Әнә, килде! Үзем ачам, утыр. Алдыңа кулъязмаларың сал, персона... (Ишеккә.) Кто там?

Әхсән. Мин бу, Фәтхия җиңги, Әхсән.

Фәтхия. Әхсәне кем? (Ишекне ача.)

Әхсән. Исламгулов! Фатих абзыйның троюродный абзасының оныгы.

Фәтхия. Мине каян беләсез?

Әхсән. Мөшәррәф абзый әйтте.

Фәтхия. Кайсы Мөшәррәф?

Әхсән. Хәзер пожарда ул.

Фәтхия. Кем яна? Кайда?

Әхсән. Пока янучы юк, имин.

Фәтхия. Сез, иптәш, нәрсәдер бутыйсыз. Минем «Мөшәррәф» атлы танышым юк.

Әхсән. Ул сезне яхшы белә. ФЗУда бергә укыгансыз.

Фатих. Керсен, Шарикны сөйли ул. Хәтерлисеңме, йомры гына бер шустрый малай бар иде, ФЗУны ташлап, авылына кайтып киткән өчен төрмәгә утырттылар үзен.

Фәтхия. Сине утыртуларын беләм. Аны хәтерләмим.

Фатих. Тагы ниләр сөйләгән анда Шарик Голубой.

Фәтхия. (Әхсан, кереп, саквояжын куя.) Узыгыз.

Әхсән. Сезнең монда зонадагы кебек. Аста да тимер ишек, өстә дә, ай-һай...

Фатих. Нинди зонада?

Әхсән. Сейсмически. Ха-ха! Башта күрешик: Әхсән булабыз. (Кулын суза, алучы юк.)

Фәтхия. Кстати, подъезд ишеген ничек ачтыгыз? Анда кодовый йозак ич?!

Әхсән. Һәй, андый йозакларны гына ачканмы без, җиңги. (Фатихның кулын үзе тотып күрешә.) Сәлам.

Фәтхия. Ә без монда ышанып утырабыз. Димәк, Сез өй йозагын да ача аласыз?

Әхсән (йозакны карап) Запросто! Йозак бит ул йөз аклыгы өчен генә кирәк. Йозаклының йөзе ак, ягъни. Бикле икән, димәк, өйдә юклар. Йөрмә буталып.

Фатих. Оригинальная философия.

Әхсән. Философия бик гади: кеше-кешегә ышанырга тиеш. Элек без үскәндә авылда ишек бикләү вупшы юк иде. Тышкы ишеккә себеркене сөяп куяр идек тә – әйдүк урманга! Өчне кунып кайт – себерке сөяүле!

 

Утыралар.

 

Фатих. Карале, егет, гражданин, иптәш, әфәнде! Хәзер ничек дип дәшәләр! Господинмы?

Әхсән. Мин – Әхсән, Шәрифулла оныгы.

Фатих. Тамерлан оныгымы, Чыңгызныкымы, Шәрифулламы – миңа барыбер. Ни эш белән йөреш?

Әхсән. Колхозлар бетте ич, хәзер эш юк, кем кая тели – шунда: кем кызлар белән мавыга, тәвә кошы артыннан чаба...

Фатих. Сез монда чаптыгыз инде...

Әхсән. Мөшәррәф абзый әйтте дә прямо сикереп куйдым!.. Неужели безнең нәселдән дә профессорлар бар?!

Фатих. Синең балаларың үсеп җитте инде, әйеме?

Әхсән. Аллага шөкер.

Фатих. Укытырга кирәк?..

Әхсән. Укытырга дип... Уку бит ул шартлы төшенчә...

Фатих. Һәм... бик кыйммәтле дип тә өстәр идем...

Әхсән. Кемгә ничек бит. Төрле кеше бар.

Фәтхия. Бу мәсьәләдә туганлыкның роле югала.

Әхсән. Менә анысы белән килешә алмыйм: туганлык ул югала да, җуела да алмый. Туганлык – мәңгелек. Әткәй мәрхүм гомере буе сине сөйләде. Сине эзләде. «Исламгулов»лар югала торган порода түгел, үзбәк ягында берәр түрәдер, ди. Ә син, баксаң-күрсәң, фамилияңнән «Ислам» өлешен кисеп ташлагансың да, гулый «Гулов» калгансың. Хәзер кеше, киресенчә, кирәк-кирәкмәгән урында да түбәтәй кия, аракы эчкәч тә, битен сыйпап амин тота. Заграничный исемен татарлаштыра.

Фатих. Мин дә тотам амин.

Фәтхия. Ашавы булса...

Әхсән. Ашамый ничек яшәмәк кирәк?

Фәтхия. Җайлашабыз. Яраклашабыз.

Әхсән. Нәрсәгә?

Фатих. Нәрсә артыннан йөрисең соң? Урап-уратып сөйлисең...

Әхсән. Йөрмим. Туры килдем. Атап.

Фатих. Алайса әйт максатыңны?

Әхсән. «Максат» дип, туганлыкны ныгытырга кирәк ич.

Фәтхия. Кирәк! Ну, ничек?

Әхсән. «Ничек?» дип... Әнкәй әйтә, бар, ди, тап, ди. Сөйләш, ди.

Фәтхия. Сөйләшергә кирәк. Гулов ул практик түгел: теоретик. Минем белән сөйләшегез.

Әхсән. Ә абзый?

Фәтхия. Абзый соңыннан.

Әхсән. Хәзер нәрсә?

Фәтхия. Әйт: кызың бармы, улыңмы?

Әхсән. Кызым да бар, улым да.

Фәтхия. Йә, йә? Кая телиләр?

Әхсән. «Кая телиләр» дип, алар теләгәнгә катышып булмый инде. Былтыр Канар атавына бардылар. Быел Исландиягә, диләр. Кыз... Франциядә яшәгәч, теләкләрен дә белеп булмый... Былтыр шулай чәкчәкне сагынганнардыр дип, посылка белән чәкчәк салган идек, анасы әйтә, холодильникларында шул килеш тора, тиюче булмаган, әллә нинди кортны яратып ашыйлар, ди.

Фәтхия. Креветки. Яхшы. Сез нәрсә өчен борчылып йөрисез соң?

Әхсән. Борчылып түгел, шатланып килдем мин...

Фәтхия. Сәбәбе?

Әхсән. Менә ич, туганым табылды!

Фатих. Минем югалганым юк!

Әхсән. Аллага шөкер, инде югалтышмабыз.

Фәтхия. Димәк, бер йомышыгыз да юк?

Әхсән. Как булмасын? Бар.

Фәтхия. Иң мөһимен әйтмисез. Йә, шуннан? Көтәбез.

Әхсән. Әйттем. Аңламадыгыз, алайса. Авылдагы барлык туганнар «Гулов»ның «Исламгулов» булып чыгуына бик шатлар. Сәлам әйттеләр. Сабан туена чакырдылар. Әгәр кайтсагыз, авылыбыздагы 21 йортның хуҗасы «Исламгулов» фамилиясен йөртә. Очко!

Фәтхия. Сез шуны әйтегез: кем укырга килә? Кая?

Әхсән. Әйтмәделәр. Хәер, хәзер укырга керү проблема түгел ич ул. Акчаңны түлисең дә...

Фәтхия. Кемгә түлисең?

Әхсән. Безнекеләр үзләре укыды, үзләре түләде.

Фәтхия. Сер булмаса, кайда?

Әхсән. Химико-технология институында. Каучук-резина буенча...

Фәтхия. Кем ул?

Әхсән. Рәмзия Исламгулова.

Фәтхия. Димәк, миндә укыган.

Фатих. Малаең?

Әхсән. Җирдән аерыла алмады. Хәзер рапстан май чыгару заводы тота. Бизнесмен.

Фатих. Миннән ни кирәк соң Сезгә? Әллә кандидатлык диссертациясенә рецензияме?

Әхсән. Ул инде докторлыгын да эшләтте булса кирәк...

Фатих. Нинди өлкәдә?

Әхсән. Үзебездә.

Фатих. Темасы дим?

Әхсән. Күлләрдә балык үрчетү буенча бугай.

Фатих. Минем стихия.

Әхсән. Бу эшкә кереп киткәч, балык артыннан йөри алмый шул.

Фатих. Туганлык дигән буласыз. Үзегез әллә кемнәргә зур акчалар биреп, докторлык эшләтәсез...

Әхсән. Мин дә шулай дим. Тик ятачак дипломга күпме акча түктеләр; киңәш-табыш итәр кеше булмагач, шулай инде. Иншалла, моннан соң свәздә торырбыз, бер-беребезне югалтмаска тырышырбыз.

Фәтхия. Шуны әйтер өчен килдегезме?

Әхсән. Әманәтем дә бар. Фатихҗан абый, Нуретдин малае Сезнең өй урынына, йорт салып, башка чыкты. Селсәвит рөхсәте белән. Исламгулов та булгач, тавышланып йөрмәдек инде. Менә монда шуның акчасы. Нуретдин абзый әйтә – туганлык туганлык белән, һәр нәрсәнең хакы бар, ди. Кабул итеп алсын, ди! (Төргәкле акчаны бирә.) Доллар белән генә инде, үзегез алыштырырсыз.

Фатих. Бу бик күп түгелме соң?

Әхсән. Шулай тиеш.

Фатих. Мин инде ул өй турында оныткан да идем.

Әхсән. Ил онытмый. Әниеңнең әйберләре сандыгы белән Фатыйма апайның оныгында саклана.

Фәтхия. Ә анда нәрсәләр?

Әхсән. Хатын-кыз әйберләредер дип беләм. Паласлар, чаршау, сөлгеләр... Тәңкәләр.

Фәтхия. Ә-ә-ә... Сөлгеләребез бар... Тагын нәрсә?

Әхсән. Тагын нәрсә дип, бусы – үзебездән күчтәнәч: каклаган каз да кәрәзле бал.

Фатих. Колхоз бетте дисең, үзең никадәр күчтәнәч алып килгәнсең...

Әхсән. Колхоз бетсә дә, җире исән бит әле. Җае табылып тора. (Кесә телефоны шылтырый.) Әйе, тыңлыйм. Тәк, тәк, тәк. Көтегез. Хәзер барып җитәм. (Телефонын кесәсенә сала.) Ярый, абзый, җиңги, үзегез кайтыгыз. Каз бәбкәләренә заказ биргән идем. Каз үрчетәбез. «Кәрәкә» күле минеке ич хәзер. 5000 штука. Машиналар килде, төягәндә үзең булсаң иде, диләр. Хуш, сау булыгыз. (Чыга). Кайтыгыз, көтәбез.

Фатих. Бар, озатып, карап кал.

Фәтхия. Ачып кергәнен ачып чыга белер. Кая, ничә сум? Безнеңчәгә әйләндергәч... Ничә мең була?

Фатих. Пока бер тиененә дә тимә! Кем ул? Максаты ни? Туганлык өчен генә мондый эш эшләнмәс.

Фәтхия. Шулай дисеңме?

Фатих. Болай гына калдырсак, гомерлек үкенеч булыр: милициягә әйтик, районга шылтыратыйк, тикшертик.

Фәтхия. Балына да тимикме?

Фатих. Алла сакласын!

Фәтхия. Мин ышандым тагы.

Фатих. Мин шикләнәм. Мондый заманда кем инде, үзе эзләп килеп, шушы кадәр акча бирә? Бу – йә бик оста аферист, йә бер ахмак.

Фәтхия. Документларын сорыйсың калган.

Фатих. Аларда документның, ниндие кирәк, шунысы була.

Фәтхия. Алайса нишләргә соң?

Фатих. Ал телефонны. Шылтырат. Милициягә! Шәһәрдә бик тә куркыныч аферист-жулик йөри, облава, йә аулау оештырыгыз, диген!

 

Фәтхия телефоннан шылтырата, туктала.

 

Фәтхия. Юк, башта авылга кайтырга кирәк. Авыл ачыклар.

Фатих. Авылга дисеңме?

Фәтхия. Авыл гына төпле җавап бирә ала.

Фатих. Алайса, белеш, ничек кайтып була авылга?

Пәрдә.

2005.

Фото:

Әхтәм Зарипов

Ә.Зарипов староста Дәүли ролендә («Чаткылар», Т.Гыйззәт пьесасы). 1962 ел

Ә.Зарипов һәм Р.Шәрәфи – «Миркәй белән Айсылу» спектаклендә (Н.Исәнбәт әсәре). 1966 ел

 

«Безнең мирас». – 2025. – №7. – Б.64-71.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру