Алсу ШАКИРОВА: «ЯЛГЫШ...»
Әнә ул кар йомарлый да, сак кына
селтәнеп, тәрәзәгә ыргыта...
Синең күзләр – ак абага чәчәкләре... (Марсель Галиев)
Тәрәзәмә чирткән тавыш
Бигрәк якын, бигрәк таныш,
Ишетелә чак-чак кына
Әллә чынлап, әллә ялгыш.
Йөрәгемә кергән сагыш
Әллә ялгыш, әллә каргыш...
Күңелемне чәнчеп торган
Сагыш мәллә минем язмыш?
Хәтеремдә синең сулыш –
Үзе рәхәт, үзе ялгыш,
Гарасатлар купкан мәлдә,
Кинәт пәйда булган балкыш.
Кулларыңда – минем язмыш.
Әллә уйнап, әллә ялгыш...
Ялгызлыктан сулган чакта
Җан тынычлыгымны табыш.
Киләчәгем – синсез тормыш...
Яшьләремә көлү катыш,
Нәүмизлеге чиктән ашкан
Ялгышлыктан чыккан язмыш.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА