Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Айрат ШАМС: «ТАНЫЙСЫҢМЫ МИНЕ?»

Айрат ШАМС: «ТАНЫЙСЫҢМЫ МИНЕ?»

Таныйсыңмы мине? Мин әле дә шул ук Җырлап йөргән тиле бер егет. Кайтавазлар булып кайттым сиңа, Зарыктыңмы мине син көтеп? Таныйсыңмы мине? Мин – әле дә шул ук Капка төбендәге каравылчы.

Таныйсыңмы мине?

Мин әле дә шул ук

Җырлап йөргән тиле бер егет.

Кайтавазлар булып кайттым сиңа,

Зарыктыңмы мине син көтеп?

Таныйсыңмы мине?

Мин – әле дә шул ук

Капка төбендәге каравылчы.

Җәя, уклар алып тормыйча да

Сине яулап алган сәйпүш аучы.

Таныдыңмы мине?

Мин үзгәргән инде

Сине назга төргән егет түгелмен.

Синсез яши алмыйм, диеп

Дөрләп янган өмет түгелмен.

Таныдыңмы мине?

Мин үзгәргән инде

Тилелегем генә калгандыр.

Шул тилелек мине гомер буе

Һаман алга илтә барадыр.

Танымыйсың мине...

Мин әле дә шул ук,

Тормыш кына мине шәйләде;

Каерды да җилләр, башка якка –

Шул тарафка илтеп бәйләде.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи