Шәхесләребез Уку өчен 2 минут

Журналист, төбәкче, лауреат

Фәрид Шириязданов чыгышы белән Самара өлкәсендәге Иске Ярмәк авылыннан, 2009­-2019 елларда Самарадагы «Сәлам» газетасы җурналисты, аның редакторы, «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы әгъзасы, төбәкче.

Журналист, шагыйрь, төбәк тарихын өйрәнүче Фәрид Хәмит улы Шириязданов.
Журналист, шагыйрь, төбәк тарихын өйрәнүче Фәрид Хәмит улы Шириязданов.

Ул – «Булгарская цивилизация на Волге», «Ярмәк авылы тарихы / История села Старое Ермаково» һәм танылган шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйров яшәгән Иске Фәйзулла авылы тарихы, кешеләре турында «Подвиг – длиною в жизнь. Село Старое Фейзуллово. Время, события, люди» исемле китаплар авторы.

Фәрид Шириязданов тарафыннан бу иҗади эшләр Татарстаннан читтә төпләнгән татар авыллары тарихын, анда яшәгән халыкның гореф­гадәтләрен, телен саклау, илебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр турында һәм үткәндәге башка якты истәлекләрне хәтердә яңартып, аларны киләчәк буыннарга язма рәвештә җиткерү максаты белән эшләнгән. Алар архив материалларына, олы буын кешеләрнең истәлекләренә һәм элгәредән сакланган язмаларга нигезләнгән.

Фәрид Шириязданов – мәгърифәтче Фатих Мортазин исемендәге премия лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан – «Татар халкына күрсәткән хезмәте өчен» медале, Болгариядәге тарихи фонд тарафыннан «Булгарская цивилизация на Волге» китабы өчен Кубрат ханның туграсы сурәтләнгән көмеш медальон белән бүләкләнгән.

Иске Ярмәк тумасы язучы, публицист Халик Гариф улы Садри (1890­1955). Бүгенге көндә Фәрид Шириязданов күренекле якташының тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итә.
Иске Ярмәк тумасы язучы, публицист Халик Гариф улы Садри (1890­1955). Бүгенге көндә Фәрид Шириязданов күренекле якташының тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итә.

 

«Фәрид Ширияздановның язмалары гади, тирән һәм бай эчтәлекле, мавыктыргыч, китаплары сыйфатлы итеп эшләнгән. Аның язмаларын кабул итәргә дә, итмәскә дә мөмкин, чөнки аларда кискен яки гадәти һәм таныш булмаган вакыйгалар, хәлләр дә еш очрый. Тик аларны укыган кеше битараф кала алмый. Алар уйландыра һәм ниндидер яңа уй-­фикерләр тупларга юл ача. Ул үзе белгәннәрне төгәлрәк ачыклап, башка кешеләргә дә җиткерергә омтыла. Бу юлда иң элек үзе дә күпне белергә һәм тормыштагы төрле күренешләрне төгәл аңлап эш итәргә тырыша. Ул халкының үткәненә, казанышларына сокланып яши. Язмаларында кешеләрдә дә үз милләтенә, аның үткәннәренә карата горурлык уятып, аңа карата хөрмәт булдырырга тырыша», – дип бәяли галим Альберт Борһанов Фәрид Ширияздановның эшчәнлеген – «Иске Ярмәк авылы тарихы» китабын тәкъдим итү вакытында.

Күренекле якташлар

Быелның 4 августында Иске Ярмәк авылы тумасы, гадәти булмаган язмышлы кеше, яшьтән үк революцион хәрәкәттә, Самара шәһәрендә Совет власте урнаштыруда, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында актив катнашкан, сугышчан казанышлары өчен «II дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, ике «Кызыл Йолдыз» ордены, «Сталинград оборонасы өчен», «1941­-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән шәхес, техник белемнәрне популярлаштыручы, татар мәдәниятен, әдәбиятын һәм техник прогрессын үстерүгә зур өлеш керткән, күпкырлы татар язучысы, публицист Халик Садриның тууына 136 ел тулды.

Фәрид Ширияздановның төбәк тарихын өйрәнүче буларак башкарган зур хезмәтләреннән берсе – Самара өлкәсендәге Камышлы районы Иске Ярмәк авылы тарихына багышланган китабы. 16+
Фәрид Ширияздановның төбәк тарихын өйрәнүче буларак башкарган зур хезмәтләреннән берсе – Самара өлкәсендәге Камышлы районы Иске Ярмәк авылы тарихына багышланган китабы. 16+

Бу уңайдан шунысын да билгеләп үтәргә кирәк. Әдәбият галиме М.Гали Халик Садриның тууына 60 тулу уңаеннан публицистик мәкаләсендә («Казан утлары», 1950 ел) каләмдәшенең иҗатын анализлап, түбәндәгечә яза: «1913 елда аның үз тормышыннан алып язылган «Тегермәндә» исемле беренче хикәясе басылып чыга. Бу аның революциягә кадәр язган бердәнбер прозаик әсәре. Күләм ягыннан кечкенә һәм художество эшләнеше ягыннан бик примитив булуына карамастан, X.Садри иптәшнең бу хикәясе революциягә кадәр булган татар әдәбиятында эшчеләр тормышын чагылдыруның бер күренеше булып тора. Аның бу әсәре Гафур Коләхмәтов һәм Шәриф Камал кебек, татар матур әдәбиятында эшчеләр тормышын беренче чагылдыручы язучылар эзеннән баруын күрсәтә. Революциядән соң язган әсәрләрендә дә X.Садриның шул сукмак белән барганлыгы күренә.

Без «Тимерче малае» хикәясендә, күбрәк, фабрика, завод капкалары һәм эшче бараклары тирәсендә йөреп, эшчеләр тормышы һәм производство процесслары белән башлангыч формада гына танышсак, «Безнең таң» романында промышленность предприятиеләренең һәм эшче баракларының эчләренә үк кереп, андагы тормышны шактый якын торып күзәтәбез. Патша Россиясендә эшчеләрнең чиктән тыш авыр тормышлары, капиталистларның аларны хайван дәрәҗәсендә нык эксплуатацияләүләре, эшчеләрнең патшa хөкүмәтенә һәм капиталистларга каршы көрәшүләре бу романда ышандырырлык итеп сурәтләнә. Романдагы вакыйгаларның барышы авторның биографиясенә бик якын тора. Әсәрнең төп герое булган механик Габдулла Исмәгыйлевнең тормыш юлы белән авторның тормыш юлы янәшә бара. Аларның туып үскән урыннары, семьялары һәм балалык тормышлары гына түгел, хәтта туган еллары да туры килә. Үсеп буйга җиткәч тә автор белән Габдулланың тормышлары бер үк төсле бара. Алар бер үк шәһәрләрдә яшиләр, бер үк юллардан йөриләр һәм бер үк маҗараларны башларыннан уздыралар. Шунлыктан без бу романны, бер дә икеләнмичә, авторның үз тормышыннан алынып язылган биографик роман дип атый алабыз».

Бүгенге көндә Фәрид Шириязданов Халик Садриның тормыш, иҗат юлын өйрәнүне дәвам итә. Ул халык хәтерендә сакланган мәгълүматлар нигезендә, шул исәптән Гасыйм исемле авыл тимерчесенең ятим калган Габделхаликны 1900 елда Оренбург өлкәсендәге Богырысланга күченергә булышуы һәм аны укырга урнаштыруы, ярмәклеләрнең тормышта кыенлыкта калган авылдашларына битараф булмаганлыгын һәм аларның татар халкына хас игелекле, мәрхәмәтле булуларын ачыклый. Төбәкче якташының иҗатын пропагандалау эшен дә алып бара. Мәсәлән, авыл китапханәсендә сакланган «Безнең таң» дигән китапның соңгы нөсхәсен кулына алгач, аны иптәшләре белән мөмкин булганча төзекләндереп, Казанда яңадан 2000 данә нәшер итеп, китапханә, мәктәпләргә тараталар.

Фәрид Ширияздановның «Халик Садри – үз гомерен халкыбызның якты киләчәге өчен көрәшкә багышлаган шәхес» дип аталган кулъязмасын «Мәдәни җомга» газетасы укучылары игътибарына киләсе санда тәкъдим итәрбез.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи