Республикада Уку өчен 2 минут

«Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

«Мәскәү» мәдәният үзәгендә Казан мэриясенең татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. 2021 елда башланып киткән конкурс быел бишенче тапкыр узды.

Жюри әгъзалары һәм конкурсны оештыручылар бәйгедә җиңүчеләрнең берсе Тимур Сәлимовны тыңлый. /Фотолар - Казан мэриясенең матбугат хезмәтеннән.

 

 

Юбилей елының үзенчәлеге катнашучыларның артуы белән бәйле: 2026 ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бәйгедә татар проектлары гына түгел, Татарстанда яшәүче Идел буе халыкларының туган телләре һәм мәдәниятенә багышланган идеяләрнең авторлары да катнаша алды.

 

Жюри әгъзалары һәм конкурсны оештыручылар бәйгедә җиңүчеләрнең берсе Тимур Сәлимовны тыңлый. /Фотолар - Казан мэриясенең матбугат хезмәтеннән.

 

 

«Быел безнең өчен мөһим вакыйга – конкурска 5 ел. Аның үз тарихы, үз багажы бар. Иң куандырганы – елдан-ел артабыз. Безгә яшьләр карашы кирәк, яшьләр телне, мәдәниятне ничек тоя, нинди кызыксындыру юлларын тәкъдим итә ала, заманча нинди ысуллар куллана? Шәхсән минем өчен барлык финалчылар да инде җиңүчеләр, һәр проект тормышка ашырылырга лаек», – диде Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

 

 

Барлык катнашучылар. Фото Казан мэриясенең матбугат хезмәтеннән.

 

80 гә якын гариза арасыннан финалга барлыгы 23 проект чыккан, аларның Идел буе халыкларына багышланганнары 3 августта тәкъдим ителде. Жюри әгъзалары - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова, Казан шәһәре башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков, ТР Дәүләт Советының Яшьләр парламенты әгъзасы Диләрә Дамар һәр чыгышны зур игътибар белән тыңлады һәм араларыннан җиңүгә лаеклы 4 проектны сайлап алды. Аларның авторлары: Александра Исаева (мари телендә борынгы җырларны яздыру), Евгений Сергеев (Казанның берничә тукталышын Идел буе халыкларының мәдәнияте һәм теленә багышлап бизәү), Максим Кузнецов (удмурт теленә өйрәтә торган видеороликлар төшерү) һәм «Zakaria» фолк төркеме (Идел буе халыклары телендә «Бердәм» музыкаль җыентыгын яздыру).

 

5 августта узган чарада проектларны язучы, ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Резеда Гобәева, Мәскәү базарының арт-директоры Тәбрис Яруллин, «Түбәтәй» ширкәтләр төркеме генераль директоры Руслан Гыйльметдинов, журналист, блогер Эльвира Садриева, стратегик сессияләр алып баручы, шәхси һәм команда нәтиҗәлелеге буенча консультант Әнвәр Туйкин бәяләде. Нәтиҗәдә тагын 8 җиңүче билгеләнде: Фаил Баязитов (юмор аша татар әдәбиятын таныта торган «Әрсез әдәбият» проекты), Нурислам Денисов («Сөйлә, татар» веб-платформасы), Ихтыяр Кыямов (танылган татар шәхесләре турында роликлар), Айдар Ниязов (музыкаль лекцияләр), Альбина Ногманова («Җиде кыз» пластик спектакле), Тимур Сәлимов (татар телен өйрәнү өчен ясалма фәһем платформасы), Баязит Хәсәнов («Телем» мобиль кушымтасы), Булат Шәйми (акустик кичәләр).

 

«Түбәтәй» ширкәтләр төркеме генераль директоры Руслан Гыйльметдинов берничә проектка шәхси ярдәм күрсәтергә теләк белдерде: конкурс финалчысы Азат Вәлиев тәкъдим иткән шигъри слэм чараларын оештыруда, «Телем» мобиль кушымтасына «Түбәтәй» балларын кертеп җибәрүдә, «Җиде кыз» пластик спектаклен Уфада куюда ярдәм итәчәген әйтте. «Үз телем» бәйгесенең инициаторы, Казан шәһәр Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов һәрвакыттагыча берничә проектның чыгымнарын үз өстенә алачак.

 

Шарт буенча барлык проектлар да ел азагына кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш. Аларны киләсе ел башында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү буенча аерым зур чара узачак.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи