«Ретро-пәнҗешәмбе»: казанлыларны совет фильмнарын күрсәтүгә чакыралар
Сеанс «Крылья Советов» паркында узачак.
Казанның «Крылья Советов» паркында 26 июньдә «Белое солнце пустыни» совет фильмының кичке кинокүрсәтүе була, – дип яза Казан мэриясе. – Бушлай кино күрсәтү «Ретро-пәнҗешәмбе» проекты кысаларында узачак.
Фильм сюжетында демобилизацияләнгән Федор Сухов, Төркестан комнары аша өенә кайтып барганда, Кызыл Армия сугышчылары отрядын очрата. Алар Абдулла бандасын һәм әсирлектә булган хәрәмдәге (гарем) хатын-кызларны эзәрлеклиләр. Федор аларга ярдәм итәргә була һәм бандитлар белән сугыша башлый.
Барлык теләүчеләрне «Ракушка» җәйге эстрадасына 20:30 сәгатькә чакыралар. Урамда кино күрсәтүләр җәдвәле һәм тулырак мәгълүматны парклар һәм скверлар дирекциясе сайтында карарга мөмкин.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА