ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!
Стоматиттан дәва
Стоматит балаларны да, өлкәннәрне дә интектерә. Аңардан котылу юлы исә бик гади: мамык тампонны сырганак маена манып, авыз эченә сөртергә кирәк. Тәүлегенә 36 тапкыр шулай дәваланганда, 12 көннән соң хәл җиңеләя, 1 атнадан исә җәрәхәтләр тулысынча төзәлә.
Сөтле сабын
Чуан чыгып интектергәндә, болай дәваланалар. Кер сабынын кырып, өстенә шуңардан ике тапкыр күбрәк сөт салалар, болгата-болгата сүрән утта 1 сәгать кайнаталар. Каймак кебек куерган катнашманы чуанга сылап, бинт белән бәйлиләр. Көн саен алыштыралар. Уколдан соң шешкән урыннарга исә кефирдан компресс куярга кирәк.
Керән яфрагы
Остеохондроз интектергәндә, муенга керән яфрагын аскы ягы белән куеп, өстеннән йон шарф яки яулык урыйлар, бигрәк тә төнлә шундый компресс белән йоклау файдалы. Остеохондроз көчәйгәндә авыртуны басар өчен, үги ана яфрагы үләне чәчәкләрен сабагы белән җыеп, нашатырь спиртына салалар, караңгы урында 1 ай төнәтәләр, сөзеп, авырткан урынга сөртәләр (әмма ышкырга ярамый!) Сызлау басыла.
Бал иммунитетны ныгыта
Иммунитетны әкренләп ныгыту өчен, баллы су эчәргә киңәш итәләр. 1 стакан салкынча чиста суга 1 чәй кашыгы бал салып болгатырга һәм иртәнге ашка 15 минут кала эчәргә кирәк. 30 процентлы бал эремәсе барлыкка килә, аның составы кан плазмасына бик охшаганга, файдалы компонентлары тизрәк һәм яхшырак үзләштерелә. Балга дарчин кушып ашау да иммунитетны ныгыта.
Имбир ютәлне баса
1 әр чәй кашыгы лимон һәм кыргычта кырылган имбир согын кушып, 30 минут төнәтәләр, ярты стакан кайнар су өстәп, капкач каплыйлар, бераз суынгач, 1 чәй кашыгы бал кушып, һәр ярты сәгать саен 1 әр чәй кашыгы кабалар. 1 стакан сөтне кайнатып чыгарып, 1 чәй кашыгы коры имбир порошогы салып болгаталар да, бераз суынгач, бал һәм куркума (һинд зәгъфраны) кушып, йоклар алдыннан эчәләр, бу бигрәк тә юеш ютәл интектергәндә файдалы. 1 әр чәй кашыгы имбир порошогы һәм канәфер кушып, яшел чәй пешереп эчү дә ютәлне баса. Кайнап торган суга чистартып туралган имбир телемнәре салып, төелгән кара борыч өстиләр дә, сүрән утта пешерәләр, 10 минуттан соң кара чәй кушып, уттан алалар, бераз өстен томалап тоткач, сөзеп, лимон яки сөт кушып эчәләр. Кайнап торган суга кырылган имбир салып, 20 минут пешерәләр, сүндергәч, лимон согы өстиләр, бал белән эчәләр.
Яшел помидор салаты
5 кг яшел помидор, 1әр кг суган, татлы борыч һәм кишер, 250 г үсемлек мае, 250 мл 9% серкә, 100 г шикәр кирәк. Барлык яшелчәләрне турап, зур савытка салып болгаталар. Май, серкә һәм шикәрне кайнатып чыгарып, яшелчәләр өстенә салалар, сүрән утта 30 минут пешерәләр. Стериль банкаларга бүлеп, тимер капкач белән ябалар.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала