СИНЕМАТОГРАФ – Француз теленнән килгән сүз – «җанлы фотография», «җанлы картиналар». Башкача – кинематограф. 1. Кинотеатр, фильмнар күрсәтелә торган бина; 2. Тулаем кино сәнгате.Француз уйлап табучысы...
СИНЕМАТОГРАФ – Француз теленнән килгән сүз – «җанлы фотография», «җанлы картиналар». Башкача – кинематограф. 1. Кинотеатр, фильмнар күрсәтелә торган бина; 2. Тулаем кино сәнгате.
Француз уйлап табучысы Люмьерның тамашачылар өстенә «ажгырып» килә торган курьер поезды төшерелгән мәшһүр лентасы Россиядә беренче тапкыр 1896 елда Түбән Новгород күргәзмәсендә күрсәтелә. Шул ук елны аны Мәскәүдәге «Эрмитаж» бакчасында тамаша кылалар. Казанда исә «җанлы фотографияләр» беренче тапкыр 1897 елда шәһәр театрында демонстрацияләнгән. Казанда синематограф тарихыннан кайбер мәгълүматларны җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың хатирәләреннән табарга мөмкин.
Адлер Тимергалин
Безнең мирас. — 2017. — №1. — 106 б.
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала