Мәдәният Уку өчен 2 минут

Себердә – татар бәйрәме

Татарстанда, татар дөньясында язгы-җәйге чорда билгеләп үтелә торган милли мәдәният бәйрәмнәре XXVI федераль Сабан туе белән тәмамланды. Быел ул Омск шәһәрендә узды һәм татар дөньясы өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды.

 

Бәйрәм кунакларын ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алдылар. /tatarstan.ru фотолары.

 

 

Үткән атнада Омскига Себер якларында яшәүче татарлар, гомумән, Россия Федерациясенең утыздан артык төбәгеннән һәм Казахстан Республикасының дүрт өлкәсеннән татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыелды. Бәйрәм ике көн гөрләде – алдагы көнне шәһәр ипподромында ат чабышларын тамаша кылырга мөмкин иде.

 

 

Омскида каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә бюст-һәйкәл ачылды. Проектның авторы – Винера Абдуллина, архитекторы – Сакен Хөсәенов.

 

 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко федераль Сабан туеның мәртәбәле кунаклары булды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

 

Шәһәрнең «Яшел утрау» паркында оештырылган Сабан туе мәйданына килгәнче, рәсми затлар Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә бюст-һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Әлеге һәйкәл Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Җиңүнең 30 еллыгы» исемендәге паркның мемориаль комплексында куелды. «Бу вакыйга Татарстан белән Омск өлкәсе арасындагы мәдәни багланышларның ныклыгын тагын бер кат раслый», – диде ТР Рәисе.

 

 

Омск өлкәсе Усть-Ишим районының Әшеван авылында Габдулла Тукайга бюст ачылу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты. /tatar-congress.org фотосы.

 

 

Ел саен Россия төбәкләренең берсендә ил күләмендәге Сабан туен үткәрүдә Татарстан Хөкүмәте ярдәм итә. Быел омскилыларга оештыру эш-мәшәкатьләрендә Түбән Кама муниципаль районы вәкилләре булышкан. Түбән Кама әзерләгән милли утардан да көнозын халык өзелмәде. Татарстанлылар кунакларга өч метр биеклектәге самавырда чәй кайнатты һәм зур казанда 4 мең кешегә җитәрлек пылау пешерде.

 

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән өлкә губернаторы Виталий Хоценко да, Сабан туеның җыр-моңнар яңгырап торган мәйданына аяк баскач, халык һөнәрчелеге остаханәләрен, милли тәмтомнар тәкъдим ителгән рәтләрне, милли уеннар, көрәш һәм спорт ярышларын карады. Губернатор чүлмәк вату ярышында көчен сынады.

 

Виталий Хоценко сәхнәдән бәйрәм кунакларын сәламләп, Омск өлкәсендә Сабан туен бәйрәм итү күпьеллык традиция булуын искәртте. «Бүген бу мәйданга төрле милләт вәкилләре бергә-бергә матур итеп ял итәргә килде. Әнә, мәйдан тирәли татар, рус, белорус, немец, казахлар үз милли көнкүреше, традицияләре белән таныштырып, йорт-хуҗалыкларын корып куйган. Без һәрвакыт бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәбез», – диде. Ул Татарстан Рәисенә Омск өлкәсенә республика тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнәр өчен рәхмәт белдерде. Сүз Сабан туе турында гына бармый. 2024 елда өлкәнең УстьИшим муниципаль районындагы торак пунктларны су баскач, бу афәттән зыян күрүчеләргә беренчеләрдән булып Татарстан ярдәм кулы сузды.

 

Рөстәм Миңнеханов Омск өлкәсе җитәкчелегенә федераль Сабан туен югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт әйтте. «Бәйрәм хуҗаларына һәм Түбән Кама районы делегациясенә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Мондый бәйрәм оештыру – бик зур хезмәт. Без күп милләтле һәм күп конфессияле илдә яшибез. Шундый төрлелек һәм бердәмлектә – безнең көчебез. Сабан туе – бердәмлегебезне күрсәтә торган бәйрәмнәрнең берсе», – диде республика Рәисе. Рөстәм Миңнеханов җирле татар милли-мәдәни берләшмәләре активистларын да бүләкләде.

 

Бу көнне Сабан туеның күрке булган милли көрәш тә һәркемнең игътибар үзәгендә булды. Бәйрәм кысаларында уздырылган Бөтенроссия ярышларында Россиянең 25 төбәгеннән йөздән артык спортчы катнашты. Финалда абсолют батыр исеменә спорт остасы, ике тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Россия чемпионы булган Радик Сәлахов лаек булды. Традиция буенча, аның иңнәренә тәкә салдылар, Татарстан Рәисе исеменнән яңа «Лада Гранта» автомобиле ачкычын тапшырдылар. Келәмдә аның көндәше булган Омск егете, грек-рим стилендә көрәшеп спортта уңышларга ирешкән Шамил Мусаев та бүләксез калмады – аңа Омск өлкәсе губернаторы исеменнән «Нива» автомобиле ачкычын тапшырдылар.

 

Киләсе елда федераль Сабан туе Томск өлкәсендә үтәчәк. Омск губернаторы бәйрәмнең билгесе булган Канатлы Тулпар сынын күрше төбәкнең Хөкүмәт рәисе Алексей Кондратьевка биреп җибәрде. Ә 2028 елда федераль Сабан туен Ижевск кабул итәр дип планлаштырыла.

 

 

СЕБЕРДӘ ТУКАЙГА БЕРЕНЧЕ ҺӘЙКӘЛ

 

Бу атна исә Омск өлкәсендә гомер итүче татарлар өчен тагын бер истәлекле вакыйга белән истә кала. 20 июльдә Усть-Ишим районының 800 еллыгын билгеләп үткән Әшеван авылында Габдулла Тукайга бюст ачылды. Бу – Себердә бөек татар шагыйренә куелган беренче һәйкәл. Бюстның авторы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина. Һәйкәл Әшеван урта мәктәбе территориясендә урын алды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

 

Әлеге тантанада Омск өлкәсе губернаторының вәкаләтле вәкиле Олег Винников, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Омск өлкәсе Усть-Ишим районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Лютенко чыгыш ясады.

 

Вакыйгада катнашучылар арасында «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе, «Ибирь» (Себер) җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы Тамир Алимбаев, «Омск Дуслык йорты» директоры һәм «Россия халыклары ассамблеясе»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Наталья Степанова, төбәкнең татар оешмалары активистлары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, авыл халкы, кунаклар бар иде.

 

Данис Шакиров һәйкәл ачылышын тарихи вакыйга дип атады. Ул Усть-Ишим районы Әшеван авылында гомер итүче милләттәшләребезгә Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән республика Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламнәр җиткерде. Габдулла Тукайга һәйкәл кую теләк-тәкъдимнәре өчен Әшеван авылы халкына рәхмәт белдерде. Урыны да уңышлы сайлануына игътибар итеп, укучы балалар көн саен Тукай һәйкәле яныннан үтеп йөриячәк һәм туган тел, туган халкы белән бәйләнеш тоячак, дип искәртте.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи