Быел 14 февральдә телевизордан фигуралы шуу карарга яратучы, шул ук вакытта милли хисләре дә җуелмаган татарлар «Беренче канал»дагы күңелле бер вакыйганың шаһиты булды. Ләкин бу урында, вакыйганы сурәтләгәнче, фигуралы шууга бәйле сүзне ерактанрак башлау мәслихәттер.

Софья Акатьева белән Артур Каспранов телевизион тапшыруны алып барган Алинә Заһитовага күчтәнәчкә чәкчәк бүләк итте. /Фото – 1tv.ru видеоязмасыннан.
Фигуралы шууны карый торган тамашачы күңелендә элек: «Спортның бу матур төре белән нигә татар уллары һәм кызлары шөгыльләнми икән?» – дигән сорау тумый калмагандыр. Һәм менә, сөенечкә, андыйлар да бар – Алинә Заһитова Олимпия чемпионы дәрәҗәсенә кадәр иреште. Бүген ул зур ярышларда күренмәсә дә, телевизор экраныннан югалмый: фигуралы шууга багышланган тапшырулар һәм шоулар алып бара. Интернеттагы мәгълүматларга караганда, Софья Акатьева (аның хакында алда сүз булыр) Алинәбез турында: «Бик тырыш, ярдәмчел, күнегүләр вакытында мин егылгач, тиз генә яныма килеп, киңәшләрен бирде», – дип язган.
Казан кызы Камилә Вәлиева да боздагы матур чыгышлары, ил һәм дөньякүләм ярышлардагы уңышлары белән күпләрне сокландырды, ләкин һич көтелмәгән допинг мәрәкәсе аның спорт карьерасына аркылы төште. Шөкер, үзе дә элегрәк фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы булган Татьяна Навка талантлы кызны үзенең шоу-программаларында катнашырга чакырды.
Алинә белән Камиләнең дәвамчылары булырмы икән, дип уйларга да өлгермәдек, бозга Зәй районы кызы Динә Хөснетдинова (әтисе Айдар, әнисе Резеда исемле) чәчрәп чыкты. Алтын медальләре бар инде. Олимпия үрен дә яуларга насыйп булса иде аңа. Ул да ике кызыбызны зур биеклеккә күтәрешкән атаклы тренер Этери Тутберидзе төркемендә тәрбияләнә. Динәбезне, татар телен дә әйбәт белә дип язалар. Бу да куаныч безгә бүгенге заманда.
Фигуралы шуучы егетләр арасында да татар фамилиялеләр күренгәли: Березникида туган Александр Галләмов һәм Казан егете Глеб Лотфуллин парлы шууларда гел матур нәтиҗәгә ирешәләр.
Менә хәзер сүзне кулга каләм алырга сәбәпче булган спортчы Софья Акатьевага күчерергә вакыт. Аның турында да интернетта «татарочка» дип яздылар. Әнисе Альбина – Уфа татары, Казанда укыган, Мәскәүдә кияүгә чыккан, Софья шунда туган. Альбина ханым Казан хакында гел матур хатирәләр саклый һәм кызына да шулай сөйли ди. Рәхмәт аңа.
«Беренче канал»да бара торган «Ледниковый период» (6+) шоу-программасының ул көнне иң кызыклы чыгарылышы булды кебек, чөнки анда фигуралы шуу буенча ил чемпионы Софья Акатьева белән түбәтәй кигән актер Артур Каспранов искиткеч тамаша күрсәтте. Әлеге шоу-тапшыруда катнашучылар беренче тапкыр татарча музыкаль композициягә – Вәсилә Фәттахова башкаруында «Туган як» җырына (У.Рәшитов көе, Г.Рәшитова шигыре) кушылып чыгыш ясады. Артур Илдар улы Каспранов әйтүенчә, бу – аның идеясе. «Бездә (ягъни үзе туып үскән Уфада диюедер. – Автор.) аны бөтен кеше белә һәм җырлый», – ди ул. Артистларча бераз арттырадыр да, әмма безгә барыбер күңелле.
Идея авторы Артур булса да, аны гамәлгә ашыру өчен Софья сеңлебез тырышты. Спорт ярышларында җәрәхәтләр алып, күп кыенлыклар күргән батыр йөрәкле нәфис кыз бу көнне бәхеттән балкып, бозда гүя кош кебек очты. Моңа жюри әгъзалары (алар арасында СССРның атказанган тренеры Татьяна Тарасова, танылган фигурачы Татьяна Навка да бар) игътибар итте. Софья белән Артурга соклануларын белдерделәр, мактаулар яңгырады, татар сүзләре дә ишетелгәләде, Алинә Заһитова шуучы парга матур итеп татарча рәхмәт әйтте. Күңелле шау-шу әле озак дәвам итте. Тренерлар һәм жюридагылар Башкортстаннан китерелгән баллы күчтәнәчне мактыймактый чәкчәктән авыз итте. Күрше кардәшләр белән һәрвакыт шулай матур, дус-тату гына яшәргә язса иде. Соңгы еллардагы гыйбрәтле вакыйгалар туган белән туганның, күрше белән күршенең бердәм булып, бәхетле-тату гомер итәргә тиешлеген, аралар бер бозылса, аларны төзәтүнең читенлеген күрсәтте түгелме…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала