Мәдәният Уку өчен 1 минут

Архив бәйгеләрендә җиңүчеләр бүләкләнде

Казанда архив бәйгеләрендә җиңүчеләрне котладылар. Татарстанның тарихи, мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән «Минем шәҗәрәм» һәм «Гаилә архивын тапшыр» бәйгеләре ел саен ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырыла.

 

Архив бәйгеләре «Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла.

 

 

«Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр бәйгесе 2018 елдан үткәрелә. Аның максаты – халыкта нәсел-нәсәпне өйрәнү традицияләрен саклау, буыннар дәвамлылыгын ныгыту, тарих белән кызыксындыру, архив чыганаклары белән эшләүгә җәлеп итү. Бу бәйгедә 7 яшьтән башлап, теләгән кеше катнаша ала. Җиңүчеләр төрле яшь төркемендә билгеләнә. Үткән еллар эчендә анда Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә барлыгы 2,4 меңнән артык кеше катнашкан. Быел 160 тан артык шәҗәрә тәкъдим ителгән. Бәйгедә җиңүчеләрне күптән түгел Казанның «Созвездие-Йолдызлык» театрында узган тантанада бүләкләделәр.

 

ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, архивчылар бигрәк тә балаларның шәҗәрә төзү белән кызыксынуын хуплый. «Шәҗәрә төзү бәйгесе яшь буынны гаиләләренең тарихын өйрәнергә, әби-бабаларын белергә этәргеч бирә. Алар әлеге мәгълүматны, әлбәттә, хәтерендә саклап, нәселе белән горурланып, әби-бабаларын хөрмәт белән искә алып, аларга лаеклы булырга омтылып яшәячәк», – диде ул.

 

Гөлнара Габдрахманова «Гаилә архивын тапшыр» республика бәйгесендә җиңүчеләрне дә котлады. «Гаилә хәтере без аның эзләрен саклаганда исән», – дип билгеләп үтте ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе. 2019 елдан уздырыла торган конкурс иң кадерле – шәхси тарихны саклауга йөз тота.

 

360 елдан артык педагогик стаж тарихы, уникаль документлар, бик күп фотосурәтләр – болар быелгы бәйгедә катнашучылар бүлешкән кыйммәтле архивлар. Тәкъдим ителгән шәхси архивларның финалга унбере сайлап алынган, һәрберсе – династиянең чын елъязмасы һәм республиканың горурлыгы. 1 нче урынга – Чаллыдан Тазовлар династиясе, 2 нче урынга – Бөгелмәдән Гафиятуллиннар династиясе, 3 нче урынга Зәй шәһәреннән Анна Павловна Зачинникова лаек булды.

 

Тантанада «Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасы кысаларында конкурста җиңгән муниципаль архивлар да бүләкләнде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи