Мәдәният Уку өчен 1 минут

«Әминә» җиңү яулады

Казан мэриясенең балалар өчен татар телендә төшерелгән «Әминә» сериалы (0+) милләтара багланышлар өлкәсендәге VIII Бөтероссия бәйгесендә җиңү яулады.

 

 

Бу – ил күләмендә бүләкләнгән өченче проект. Моңа кадәр «Туган телләр поезды» җиңү яулаган иде. Исегезгә төшерәбез: 2021 елда республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының бер чарасы буларак Казан метросында алты вагонлы поезд җибәргәннәр иде. Һәркайсы җөмһүриятебездә гомер кичерә торган халыкларның, шул исәптән татарларның милли символикасы, «Исәнмесез», «Хәерле иртә» кебек иң еш әйтелә торган сүзләр белән бизәлде.

 

Шуннан соң озак та үтмәде, Гаилә елы уңаеннан игълан ителгән «Тормыш агачы» проектын ил күләмендә иң шәп дип бәяләделәр. Ул исә Казан халкын һәм башкала кунакларын республикада яшәүче татар, рус, башкорт, мари, чуваш, мордваларның милли бәйрәмнәре, гадәтйолалары белән таныштыруны күз уңында тоткан мәдәни чаралар шәлкеменнән гыйбарәт иде.

 

Алдагы икесеннән аермалы буларак, «Әминә» татар телен өйрәтүне алга сөрә. Һәм аның Россия дәрәҗәсендә беренчелекне алуы аеруча кыйммәт.

 

«Әминә» сериалы бик кечкенәләр өчен матур итеп төшерелгән 32 видеороликтан тора. Шагыйрә Резеда Гобәева сүзләренә композитор Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән җырлар бик тиз истә кала. Баш героиня Әминәне исә «Апуш» студиясендә театр серләренә өйрәнүче Мәликә Бариева тавышландырган. Бөтен роликлар да югары сәнгати дәрәҗәдә «Татармультфильм» компаниясендә төшерелгән.

 

«Әминә»без дөньяга яралганнан бирле, бу – икенче җиңү. Моннан ике ел элек ул «Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кино фестивалендә кыска метражлы иң шәп милли фильм төрендә җиңү яулаган иде.

 

«Гәүһәр» фестивале кебек үк, бу проект та республика Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылган.

 

«Әминә» сериалын интернетта amina.tatar адресы буенча кереп бушлай карарга була. 0+

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 5
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи