Әдәби мирас Уку өчен 6 минут

Зәйфә САЛИХОВА «КУНАК СЫЕР»

Җиңү көнен якынайту өчен көн-төн көч түккән авыл халкына багышлыйм.

 

 

– Тр-р, малкай! Менә шунда туктап торыйк булмаса…

 

«Кызыл гөл» колхозы рәисе Сөләйман абзый үз көенә генә юырттырган бахбаен туктатты да тарантасыннан сикереп төште. Күзләрен кыса биреп, җылы нурларын мул итеп сипкән кояшка күтәрелеп карады, пинжәгенең төймәләрен ычкындырып җибәрде, кулларын артка куеп, алдында диңгездәй җәелеп яткан бодай басуына таба атлады. Эчкәрәк кергән саен шатлыгы зурайганнан-зурая барды, күкрәгенә сыймыйча, күз яшьләре булып, ике як яңагыннан агып, җиргә, сабакларга, берән-сәрән үсеп утырган күкчәчәкләрнең таҗларына тамды. Ул иелә биреп, әле бер, әле икенче ягындагы сары алтын башакларны сыйпап иркәләде, кинәнеп, тәмле башак исен, туклык, муллык, әйтеп аңлаталмаслык рәхәтлек исен иснәде. Иреннәре, рәхмәт сиңа, бер Аллаһым, рәхмәт сиңа, туган җир, кояш, күк, дип пышылдады. Тулышкан бөртекләр авырлыгыннан башларын игән башаклар гүя аны ишеткәндәй шыбыр-шыбыр нидер пышылдашты.

 

...Бер көне елга тиң сугыш чорында да, аннан соңгы елларда да туйганчы икмәк ашый алмады авылдашлары. Башта мең газап белән үстерелгән уңыш, азык-төлек фронтка озатылды. Яу кырында, тылда 1418 көн-төн зарыгып көтеп алган, миллионнарча корбан таләп иткән Җиңү дә тиз генә җиңеллек китермәде. Инде сугыш тәмамланганга 11 еллап булыр. «Кызыл гөл» колхозчылары, ал-ял белми, ат кебек эшләсә дә, моңарчы икмәккә тиенә алмады. Әле елы коры килде дә арыш, бодай басу-басуы белән саргаеп катты. Әле урак чоры җитсә, бертуктамый яңгыр коеп, булачак икмәк тезмәләрдә ятып череде. Ниһаять... Ниһаять... Олыгаеп барган председатель Сөләйман абзагызның хыялы тормышка ашачак: авылдашлары туйганчы ипекәй ашаячак! Әлбәттә, иген ничек эшләүләренә карап бүленәчәк, әмма бер генә хуҗалык та өлешсез калмаячак! Теге, 21нче елда ачлыктан үлгән авылдашларын, сабыйларны мәңге онытасы юк җитәкченең. Сугыш чорында басудан кайтып кермәгән батыр хатыннарның бүген һәркайсының ишегалдына машинасы белән ашлык кайтарып аударырлык. Ниһаять...

 

Адәм баласы гомер буе нәрсә ул бәхет дигән сорауга җавап эзли. Эзли торгач, кайберәүләр бәхетле мизгелләрне тоймый да кала. Гомер көзенә кереп барган Сөләйман абзый исә тапты әлеге сорауга җавапны. Ул – тынычлык, менә шулай иксез-чиксез иген басуында басып торып, инде ачлык дигән фаҗиганең җан тәслим кылуын тою, кадерләп тастымалга төрелгән ипекәйне күкрәгеңә кысып, телем-телем кисеп, табын уртасына куюыңны күз алдына китерү...

 

Әнә тук башаклар җир кадерен белгән асыл ирнең уч төпләрен кытыклый, «без инде өлгердек» дигән шикелле, әкрен искән җил көенә тибрәлә. Тегермән авылларында гына. Он тарттыру чишелмәстәй мәсьәлә булмас. Тарттырганга кадәр, су буенда бодайларны юып, киптереп, җилдә җилгәреп, шатлык диңгезендә колачлап йөзсен авылдашлары. Яннарында бала-чага тирә-юньне яңгыратып көлеп уйнасын, җиргә ятып әүмәкләшсен. Аннан инде әниләр, киленнәр рәхәтләнсен, пешерсен әле хуҗабикәләр уңдырып кояштай ипиләр, майда йөздереп коймак-тәбикмәкләр, телеңне йотарлык кабартмалар, сыйласыннар әле якыннарын, ирләрен, балаларын таба ашлары белән. Керсен әле бәхет һәр өйгә. Керсен әле бәхет...

 

Шундый күтәренке күңел белән, матур уйларга бирелеп, Сөләйман абзый басудан чыгып, атына якынлашты.

 

***

 

Быел «Кызыл гөл» колхозы басуларының мул уңыш бирәчәген райкомда да беләләр. Беренче Сибгат Нуриевич килеп, күкрәп утырган иген кырларына сокланып йөрде. Колхоз рәисе, форсаттан файдаланып, ашыкмый-кабаланмый гына үтенечен җиткерде.

 

– Сибгат Нуриевич, боргаланып-сыргаланып тормыйм, бездәге ике комбайн белән генә эшне әллә ни тизләтеп булмас, җибәрегез, рәхим итеп, комбайнчылары белән өч комбайн. Әле көннәр аяз тора торуын. Әмма һава торышы хатын-кыз кебек – әле кояш, әле болыт, алда ни көтәсен кем белгән. Тиз арада җыеп аласы иде бит бу алтыннан кыйммәт икмәкне, – диде Сөләйман.

 

Иген игүдә булсынмы, сөт тапшырумы, яшелчә үстерү дисеңме, «Кызыл гөл»ләрнең район күләмендә алда баруы, кемгә-кемгә, Беренчегә яхшы мәгълүм. Кирәк икән, авылдашлары өчен Урал тауны да күчерергә әзер рәис Сөләйманны ул якын күрә. Хәер, кешелеклелеге белән даны тирәякка таралган, аны кем генә ихтирам итми икән. Аннары ул үзе дә әллә кем түгел, сугыш яланыннан исән-имин әйләнеп кайтып, җигелеп эшләүче авыл баласы, аяз көннәрнең бер генә сәгатен дә әрәм итмәскә кирәклеге аңа көн кебек ачык.

 

– Ярдәм кирәк дисең инде. Ярый, Сөләйман абый. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау предприятесенә керәсем бар, кайтышлый ук сугылырмын, бер-бер чарасын күреп булыр дип уйлыйм.

 

– Ай маладис, туган, рәхмәт яхшы сүзеңә!

 

Председатель, алдында зур җитәкче басып торуын онытып, Сибгат Нуриевичның иңеннән дусларча кочып алды.

 

Кичке якта кәнсәләрдә телефон чылтырады. Сөләйман абзый кәгазьләрен тәртипкә китереп утыра, шактый соң булса да кайтып китмәгән иде әле.

 

– Әлү, тыңлыйм, кем әле бу?

 

– Бу мин, Сөләймән абый, Сибгат Нуриевич, сине шатландырыйм дип шылтыратам. Вәгъдә иткәнчә, сиңа өч комбайн булачак, каршы алырга әзерлән. Ә комбайнчылары нинди, көннәр әйбәт торса, эшне тиз тотачак!

 

– Шатландырдың, Сибгат Нуриевич, шатландырдың.

 

– Эшкә шәп булган шикелле, ашауга да таза егетләр. Сөләйман абый, аларның тамак ягын кайгырт инде, кем әйтмешли, ашаган малда өмет бар. Ач булсаң, күзгә берни күренми.

 

– Борчылмагыз, Сибгат Нуриевич, җаен табарбыз, гел әлбә белән сыйламасак та, катыгыннан, сөтеннән өзмәбез.

 

***

 

Авыл көтүе киткән чак иде. Мөнирә җиңги өч сарыгын озатып, чәй хәстәрләп йөри. Самоварының капкачын ачып, марляга төйнәп салып, өч йомырка да чиратып алды. Сыеры булмагач ни, май, каймак кебек тәмлекәчләр турында уйларлык та түгел. Ә ундүртенче яше белән баручы улы, Искәндәре, быел җәй күзгә күренеп үсеп китте, каникулга чыкканнан бирле дусты Хәлим белән колхоз атларын караша. Беркөн: «Итагатьле, тырыш егет үстерәсең, Мөнирә аппак, эштән куркып тормый, батыр тотына, их, бу сугыш, әтисе генә күрә алмады», – дип, Сөләйман абзый да мактап торды әле аны.

 

Уйлаганга юш килә, дигәндәй, тыштан председательнең көр тавышы ишетелде.

 

– Мөнирә аппак, чык әле, чык җәһәтрәк!

 

Мөнирә җиңги ишектән чыкты да, күргән тамашадан исәнләшергә дә онытып, өнсез-телсез калды.

 

Ишегалды уртасында Сөләйман абзый, ферма мөдире Нурислам, мал караучы Бәдретдин абзый басып тора. Иң шаккатырганы – мине кая китердегез дигәндәй, мөгрәп, олы гәүдәле, зур җиленле, кара чуар сыер озын керфекле күзләре белән тирә-якны айкый. Бәдретдин абзый, качып китмәсен диптер инде, сыерны ике мөгезенә кидертеп бәйләнгән бавыннан тоткан.

 

– Мөнирә аппак, исәнме-саумы, каршы ал, менә сиңа кунакка сыер китердек.

 

– Кунак сыер? Миңа? Ничек инде?..

 

Аптырашка калган Мөнирә җиңги башындагы ак яулыгын рәтләштерде, сораулы күзләре белән әле сыерга, әле ир-узаманнарына карады.

 

– Фермадан алып килдек. Алдан әйтмәгәнгә ачуланма. Кылбырдыктан килгән чак. Менә иптәшләр белән уйлаштык та, синнән дә кулай кеше тапмадык, Мөнирә аппак. Синең намуслы кеше икәнеңне беләбез, аннары сепаратың бар бит.

 

– Соң шуннан?..

 

Мөнирә җиңги эшнең аешына төшенергә тырышты.

 

– Уракка төшәбез бит, игеннәр бик матур өлгерде. Иртәгә район үзәгеннән өч комбайнчы безгә урып-җыю эшләрендә ярдәмгә килә. Шуларны сезгә фатирга төшерергә булдык.

 

Җитәкченең сүзен ферма мөдире Нурислам дәвам итте.

 

– Син инде, Мөнирә сылу, ашсуга да бик остасың, кайсы яктан карасаң да, сыерны сиңа китерү дөрес булыр. Фермадагы иң сөтлесен алып килдек, егетләрне ашатырсың, сөтен-маен дигәндәй. Үзең карарсың инде. Көзге эшләр тәмамланганчы малкай сездә торыр, авыл көтүенә йөртерсез.

 

– Ай-һай, бигрәк җаваплы эш икән ләбаса. Булдыра алырмынмы? – дип борчылуын белдерде Мөнирәттәй, куллары белән алъяпкычын сыпыргалап.

 

– Син булдырмаган эш бармы? Улың да сыерны карашыр.

 

Йокыдан уянып күтәрмәгә чыгып баскан Искәндәр дә, бу нинди гыйллә дип, күзләрен уа-уа, бер абыйларга, бер сыерга карап тора иде.

 

Сөбханалла, машалла, аларның сыеры бар, вакытлыча гына, кунак кына булса да. Искәндәр карашыр диләрме? Һи, карамый буламы соң, ул аңа матур сүзләр белән генә эндәшер, көтүдән кайтуына тугайда сусыл үлән чабып, утлыгын тутырып куяр. Аны әллә күпме сыер тотылган фермада кем иркәләп торган ди. Ул аңа исем дә кушар. Кунакка гына килгәч, Кунакбикә дип.

 

Эш кешесенең юктан сүз ясап торырга вакыты юк. Өчәүләп сыерны абзарга кертеп, мөгезендәге бавыннан утлыкка якынрак җиргә бәйләп куйдылар да китеп тә барды абыйлар.

 

Мөнирә җиңги, менә сиңа уйламаганда-көтмәгәндә кунак сыер дип сөйләнә-сөйләнә абзар капкасына таба атлады. Утлыкка башын игән сыер да күтәрелеп аңа карады. Хуҗабикә уйларын тәртипкә китерергә тырышып, өйгә кереп китте. Искәндәр дә, чәйләп алгач сыер янына чыгармын дип, әнисеннән калышмады.

 

***

 

Менә шуннан соң башланды да инде Искәндәрләрнең сыерлы тормышы. Кунак сыер ул көнне абзарда гына торды, Искәндәр аңа коедан су эчерде, елга буеннан үлән чабып алып кайтты. Мөгезләре харап зур моның, сөзгәк сыер түгел микән дип шикләнгән иде әнисе. Бер дә холыксызланмады. Искәндәр чыбык алып, чебен халкын тирә-ягыннан куа, ян-якларын, муен тирәләрен сыйпый-сыпыра башлагач, Кунакбикә разый булып тора. Әнисе дә, «Безгә кунакка килгән бит ул, матуркаем», дип иркә сүзләр әйтеп, сыпыргалады, ипи кисәге белән сыйлады. Нинди рәхәт дөньяга эләктем икән, дип теле белән әйтмәсә дә, сыер, мәш килгән әниле-уллы яңа хуҗаларын күзәтеп, күши бирде.

 

Ә кичке якта Искәндәрләр өендә чын бәйрәм булды – әнисе, Кунакбикәне савып, өйгә мөлдерәмә тулы бер чиләк сөт алып керде. Өсте күбекләнеп торган ап-ак сөт! Өйгә тансык, җылы сөт исе таралды. Искәндәр түзмәде, абзарга йөгереп чыгып: «Рәхмәт, Кунакбикә, рәхмәт», – дип, сыерны кочып керде.

 

Сыер сауганда да, әле менә өйгә сөт күтәреп кергәндә дә Мөнирә җиңгигә бер уй тынгылык бирмәде. Нишләргә икән? Улыкаена, карап торган бердәнбер терәгенә, бер стакан җылы сөт салып бирсә, ни булыр? Урлашу булмасмы? Аның бит шушы яшенә җитеп, кешенең энә очы кадәр әйберенә дә кагылганы юк. Сөләйман председатель, комбайнчыларны ашатырсың, тегесен-монысын пешерерсең, сөт эчерерсең, диде, ә үзләре турында бер сүз дә әйтмәде... Менә бу кичке сөтне аертыр да, комбайнчыларга каймагын ашатыр, аертылган сөттән катык оетыр. Көндез ипи пешереп куярга да өлгерде ул, и уңды икмәкләре, куанып ашарга гына язсын. Уракка киткәнче «эсвежи» ипигә каймак ягып ашарлар, Аллаһы боерса. Басуга да биреп җибәрер... Тик менә әле улына бер стакан гына сөт бирсә... Әйтмәде шул Сөләйман абзый, әйтмәде.

 

Ичмаса, Искәндәре дә:

 

– Әни, миңа сөт бир әле, – дип сорый белми, өйгә ямь керткән сөткә мөлдерәп карап тик тора.

 

Шулвакыт, Ходай Тәгаләнең мәрхәмәте беләндер, ишек ачылып китеп, Сөләйман абзый үзе килеп кермәсенме!

 

– Ну ничек, Мөнирә аппак, хәлегезне белергә килдем, сыер сезне үз иттеме, саудырамы? – дип, рәис кергән көйгә хуҗабикәне сорауларга күмеп ташлады.

 

– Үз итмәгән кая, Сөләйман абзый, бигрәкләр акыллы хайванкай, рәхәтләнеп саудырып тора, койрыгын да болгамый. – дип, ул менә күрегез дигәндәй, өстәл кырыенда утыргычта торган бер чиләк сөткә ишарәләде.

 

– Ай-һай, Нурислам фәстермәгән икән, чынлап та сөтле икән сыерыгыз. Бәй, Мөнирә аппак, ипи дә пешергәнсең икән, әйдә җылы сөт, тәмле ипекәй белән сыйланыйк әле. Искәндәргә дә, миңа да салып бир әле берәр йомры, – дип сөйләнә-сөйләнә, рәис өстәл янына барып утырды, Искәндәр дә, шуны гына көткәндәй, аның янына кунаклады.

 

Мөнирәттәй шатлыгыннан каушап калды, аннары шкафтан ике стакан алып өстәлгә куйды, сөзгеч аша әкрен генә сөт салды. Суынып та өлгермәгән бер ипиен алып, калын итеп телемнәр кисте.

 

– И, Мөнирә аппак, үзеңне оныттың бит, үзеңә дә сал, әйдә. Кайчан шулай өчәүләп җылы сөт белән сыйланыр идек әле, – дип, җитәкче көлеп җибәрде. – Син уңайсызланып торма, Мөнирә аппак. Искәндәрне көн саен сөтле ризыклар белән сыйла, укырга барганчы көч җыйсын. Гел «бишле»гә укырлык булсын!

 

Мөнирә җиңги мең рәхмәтле булып, Сөләйман абзыйга карады. Ә Искәндәр бернигә игътибар итмичә, тәмләп-тәмләп сөт чүмерүен, зур-зур кабып ипи ашавын белде.

 

***

 

Кунакбикә килгәч, солдат хатыны Мөнирәләрнең ишегалларына җан керде, йортлары ямьләнеп китте. Хәзер иртән чәйләре сөтле, кичке ашка һәрчак өстәлдә катык. Дөрес, каймак бик эләкми, анысын әнисе комбайнчы абыйларга басуга җибәрә. Алар хуҗабикәне дә, Искәндәрне дә бик якын итте. Талип исемле абыйның Искәндәр кебек улы да бар икән. Мөнирә әзерләгән токмачлы ашларны, мич бәрәңгесен мактый-мактый ашыйлар. Төшке ашларны Искәндәр аларга басуга илтте.

 

Ә менә Кунакбикә баштарак Искәндәрнең ыжын алды дек алды. Ничекме? Ул һич тә авыл көтүенә кушылырга теләмәде, әллә авыл сыерларын тиң күрмәде, әллә үзен иркәләп кенә тоткан хуҗабикә белән яшь хуҗадан аерыласы килмәде, белмәссең. Иртә таңнан көтүгә китеп, авыл очыннан югалуы була, тиз арада, качып, башын чайкый-чайкый, йөгерә-атлый кайтып та җитә. Капка ачканны көтеп, мөгрәп тик тора. Искәндәр аны куалый-куалый, иркә сүзләр белән юмалый-юмалый кире көтүгә алып барып куя. Шулай бер атна изалана торгач, өйрәнде тагы үзе. Бигрәк акыллы шул Искәндәрләрнең Кунакбикәсе.

 

Ә көтү кайткан вакыт?!. Әй яраталар шушы манзараны әни белән ул. Авыл очыннан сыерларның муа-муа тавышлары ишетелү белән капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыралар. Күрше-тирә, бала-чага бар да урамда була бу вакытта. Көтү кайту... Ул бит авылны авыл иткән бер манзара. Сарыклар, бәрәннәр бәэлди, кәҗәләр мики-кики килә, көтү уртасыннан, дөньяга мин хуҗа дигәндәй, горур кыяфәт белән, астан гына сөзеп карап, селәгәйләрен агыза-агыза, үгез галиҗанәпләре атлый. Артыннан сөт исе калдырып, тузан күтәреп, җиленнәрен әле бер, әле икенче якка чайпалдырып, кызыл, кара, аклы-каралы, чуар, мөгезле, мүкләк сыерлар йөгерә-атлый үз ихаталарына таба ашыга. Әле бөтен кешенең дә сыеры юк, шуңа сарыклар, кәҗәләр сыерлар белән бер көтүдә йөри. Урамда шундый күңелле: бала-чага, яше-карты, эшен ташлап, эреле-ваклы маллар парадын күздән кичерә. Искәндәрнең шатлыгы эченә сыймый – көндәгечә, Кунакбикә иң алдан йөгерә! Капкага якынлашуга Искәндәр дә аның каршысына чыга, муеныннан кочаклап сөя, капканы киң ачып, ишегалдына әйди. Анда чиләген, сыерның җиленен юарга комган белән җылы су әзерләп, сөртергә иңенә ап-ак сөлгесен салып әнисе әзерләнеп тора.

 

Көтү кайтып беткәч тә авылның бәхет диңгезендә йөзгән мәле дәвам итә. Әле бер ихатадан, әле икенчесеннән, «түгәнәй», «җә малкай», «җә тик кенә тор, хәзер савып бетә» дигән сүзләр, чиләк шалтыраган тавышлар ишетелә. Яшь кызлар, киленнәр, апалар, җиңгиләр – авыл хатыннары, күлмәк итәкләрен кыстырып, башларына сыерлары күрергә күнеккән яулыкларын бәйләп, сөт сава... Урамга парланып торган җылы сөт исе, туклык исе тарала. Кичке саф һава һәм сөт исе... Капка төпләрендә сугыштан исән кайткан ир узаманнары, картлар гәп сата, бала-чага шул тирәдә генә уйнап кайнаша. Бигрәк тә малайлар, орденлы Хаҗи абыйлары тагын сугыш турында сөйләмәс микән дигән өмет белән, ерак китми. Әмма күп вакыт абый-агайлар сугыш турында түгел, ә иртәгәсе көн, коммунизм җитәсе көн турында сүз куерта. Әле кичке уенга иртәрәк, кызларның кояш баегач өйдәгеләргә сиздермичә генә чыгып китү өчен кешелеккә кия торган күлмәкләрен чоланга яшереп куйган вакыты. Әле авылның кичке моңга чумасы, югары оч Мәгъдәннең гармун моңын тыңлыйсы бар. И авылның кабатланмас бизәкләре...

 

***

 

Искәндәрнең «урак чоры, көзге кыр эшләре озаккарак сузылса ярар иде», дип теләк теләмичә калган көне юк. Әмма игенчеләр, теге килгән комбайнчылар, Сөләйман абзый, хәер, бөтен авыл шатлыгына тәки тәмамланды ул. «Кызыл гөл» колхозы дәүләткә икмәк тапшыру планын арттырып үтәде. Колхозчыларга да капчык-капчык иген өләшенде. Сөләйман абзыйның хыялы тормышка ашты: кайбер гаиләләрнең ишегалдына бодайны «полуторка» белән кайтарып аудардылар. Авылдагы бер генә хуҗалык та икмәксез калмады. Рәиснең гаделлеген күптәннән белгән халык бик канәгать калды.

 

Сентябрь урталарында комбайнчылар кайтып китте. «Исән-имин булсак, игеннәр быелгыдай уңса, тагын килербез, сездә генә тукталырбыз», – дип вәгъдә бирделәр.

 

Кунакбикәне дә кире фермага алып китәчәкләрме?!

 

Мәктәптә укулар башланса да, балалар әле басу эшенә йөри. Искәндәр тиздән Кунакбикә белән аерылачакларын уйлап, боегып калды. Әнисе дә күңелсез генә. Их, Кунакбикә аларның үз сыерлары булса... Ярый инде, болай да сөт эчтеләр, катык ашадылар, юк юк та, Искәндәргә дә каймак эләккәләде. Монысына да рәхмәт.

 

...Көтү кайтып сыерлар савылгач, капкада ферма мөдире Нурислам белән кулына бау тоткан Бәдретдин абзый күренде. Искәндәрнең йөрәге жу итеп китте. Тәрәзәдән аларны күреп торган әнисе дә, кобарасы очып, Искәндәргә карады.

 

– Мөнирә-әү, чык әле!..

 

Ана белән ул икәүләп чыгып, аларга якынлашты.

 

– Хәерле кич, Нурислам абый, Бәдретдин абзый.

 

Мөнирәнең тавышы карлыгып китте, башка сүз әйтә алмыйча ул тынып калды.

 

– Без сыерны алырга килдек. Үзегез дә белеп торасыздыр инде, – диде мөдир, уңайсызлана төшеп.

 

– Шулайдыр инде, шулайдыр, комбайнчылар кайтып киткәч, һаман үзебездә тота алмыйсыз шул инде. Рәхмәт, Кунакбикәне бик яраттык, үзе акыллы, сөтле сыер булып чыкты.

 

Шулай сөйләнә-сөйләнә, Мөнирә җиңги абзар капкасын ачарга юнәлде, артыннан бау тоткан Бәдретдин атлады. Искәндәр баскан урыныннан кыймшанмыйча тора бирде. Үсмер малайның, Кунакбикәне кочып алып, беркая да җибәрмим, дип кычкырасы килде.

 

Мөгезенә бау кидерелгән малкай ишегалдына тыныч кына чыкты, әмма капкага юнәлгәч, башын чайкап, карыша-тартыша башлады. Үзен бу кешеләрнең кунакчыл йорттан алып китәргә килгәннәрен аңлап алды бугай. Мал караучының бауны нык тотып сөйрәвенә бирешергә теләмәде, капкадан чыгасы килмәде, пошкыра-пошкыра, ямьсез итеп кычкырып җибәрде, як-якка койрыгы белән селтәнде, алгы аяк-тояклары белән җирне тырнады. Мине якламыйсызмыни дигән шикелле, читтәрәк нәүмизләнеп басып торган Искәндәрләр ягына карап алды. Искәндәр, йөгереп килеп, Кунакбикәнең муеныннан кочаклады.

 

– Әйдәгез, Бәдретдин абзый, үзем фермага илтешәм.

 

Янәшәсендә малайны күргәч, Кунакбикә тынычланды, усал сыердан юашка әйләнде.

 

– Да, эшлә-әр, – дип сузды, башын чайкап, бу хәлне күзәтеп торган Нурислам абзый. – Сыерның сездән китәсе килми, күрәсең, нык тәрбияләгәнсез.

 

Искәндәр күз яшьләрен йота-йота, Бәдретдин абзый белән Кунакбикәне фермага илтеп куйды. Көнне боек кына уздырган яшүсмер йокларга яткач, ямьсез төш күрде, имеш, аның Кунакбикәсенә сыер савучы ачы телле Талирә әшәке сүзләр яудыра, чыбык белән сыртына да тамызып-тамызып ала...

 

Иртән кәефсез генә уянып, Искәндәр укырга барырга дип чыкса, ни күрсен, капка төбендә Кунакбикә мөгерәп тора!

 

– Әни, чык әле, Кунакбикә кайткан!

 

Мөнирәттәй дә чыгып, шаккатып карап торганда, йөгерәйөгерә хәле беткән Бәдретдин килеп җитте.

 

– Вәт, мөртәт сыер, ферма көтүеннән качып, сезгә элдертте. Менә белми дип әйт син хайванны, – дип, сукрана-сукрана, Кунакбикәнең мөгезләренә бау бәйләмәкче булды. Тик сыер, башын чайкап, читкә тайпылды...

 

Искәндәргә беренче ике дәресен калдырырга, Кунакбикәне ферма көтүенә алып барырга туры килде.

 

Атна буе Кунакбикә көтүдән качып Искәндәрләр капка төбенә кайтты. Бөтен авыл күзәтеп торды. «Кеше генә түгел, хайван да җылы сүз – җан азыгы икәнен белә шул», – диештеләр.

 

...Көннәрдән бер көнне Сөләйман абзый ферма мөдире Нурисламны кәнсәләргә киңәшкә чакырды. Яуда хәбәрсез югалган ирен көтеп, бер ялгызы улын тәрбияләгән Мөнирә җиңгигә Кунакбикәне бөтенләйгә бирергә дигән ниятен җиткерде. Хакын түләрләр, сугыш елларында ал-ял дигәнне белмәгән Мөнирә аппакның колхоз эшеннән калганы юк, Искәндәр дә кая кушсаң, шунда барырга атлыгып тора.

 

***

 

– Мөнирә аппак, Искәндәр, чыгыгыз әле! Кунакбикәне каршы алыгыз, бу юлысы кунакка түгел, бөтенләйгә китердек. Китердек дип, ул үзе килде, ә без әйтергә генә килдек.

 

Ишегалды уртасында елмаеп ике җитәкче басып тора, ә Кунакбикә борыны белән абзар капкасын ачарга маташа иде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 10
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи