Әдәби мирас Уку өчен 4 минут

Нәфикъ ЯҺУДИН «Госпитальдә»

(ХИКӘЯ)

 

 

...Һәм менә мин монда. Көннең көн буенча ак түшәмгә, төнен исә, шулай ук йокламыйча, яп-якты лампочкага карап ятам. Уңга да, сулга да әйләнеп ятарлык көчем юк, дәрманым җитми. Минем каным белән туган илнең газиз туфрагы шулай мулдан сугарылган, күрәсең: шалтырап торган сөяктән һәм җыерчыкланып беткән тиредән башка бернәрсәм дә калмаган.

 

Уйлый башладым исә, башым арый, зиһенем тарала, фикерләрем чуала. Ләкин һаман шулай гына ятып булмый бит инде. Мин үткәннәремне искә төшерәм. Уйлыйм: ничек соң әле мин бу кадәр беттем? Кайда, нинди хәлләр эчендә мин шулай кансыз-куәтсез булып калдым? Старая Русса янындагы биеклек өчен сугыштамы? Абыемны дошман пулясы еккандамы? Энемнең күкрәгенә мина кыйпылчыгы килеп кадалган мизгелдәме? Ә бәлки, яндырылган авыллар, мәсхәрәләнгән хатын-кызлар, коллыкка алып кителгән балалар турындагы уйлар мине шулай хәлсезләндергәндер? Әллә боларның барысы бергә җыелып сукканга, мин шулай кинәт кенә аяктан егылдыммы?..

 

Әнә миңа таба шәфкать туташы килә. Аның исеме – Маруся.

 

– Йә Галләмов, хәлең ничек? – ди ул, минем янга утырып. – Үзеңне ничек сизәсең?

 

Башымны, кулымны тотып карый. Миңа рәхәт булып китә, күңелем күтәрелә. Озын гына буйлы, таза гәүдәле, ап-ак йөзле бу шәфкать туташы миңа аерата йомшак күңелле, башкаларга караганда да үз-якын итеп карый кебек.

 

– Сиңа көч-хәл кертү өчен, тәнеңә кан җибәрәчәкбез. Хәзер мин синең бармагыңнан кан алырга тиеш.

 

Ул минем кулны йомшак кына итеп тотты да беләгемне ипләп кенә сыйпап куйды. Миңа бөтенләй рәхәт булып калды, хәтта башым авыртуы да бетте шикелле (анаң белән хатыныңа да ул кадәр иркәләнмисең, госпитальдәге шәфкать туташларына шулай иркәләнәсең бит ул). Ул минем бармак башына энә кадады. Ләкин кан чыкмады.

 

– Кызганам шул мин сезне, – диде кыз. Шунда ук аның бит урталары кып-кызыл булып китте.

 

Яңадан кадады. Мин, шактый гына авырту тоеп, үзем дә сизмәстән кашларымны җыердым. Маруся миңа карап ягымлы гына елмайды да, бармагымны сыгып-сыгып, канымны җыя башлады...

 

Бераздан өлкән шәфкать туташы белән Маруся, килеп, мине култыклап торгыздылар һәм, икесе ике яктан тотып, операция бүлмәсенә алып киттеләр. Мин анда, кан тутырылган савытны күргәч, шаяртып:

 

– Карчыкларныкы булса кирәкми, яшь кызлар каны булса ризамын, – дидем.

 

Шәфкать туташлары рәхәтләнеп бер көлде. Ялтыр башлы карт врач, сирәк кенә ак чәчләрен ышкый-ышкый:

 

– Унсигез яшьлек кызның канын салабыз, иптәш Галләмов, – диде...

 

Ах, тынычлап, рәхәтләнеп йокладым да соң бүген. Ничек дип әйтергә – күңел ниндидер тылсымлы тойгылар эчендә тирбәлә, йөрәк иркен һәм көчле тибә, барлык сизү-тою әгъзаларым үзләрен май эчендә кебек сизә. Кыскасы, рәхәт һәм рәхәт! Дөрес, төнлә мин берничә мәртәбә уяндым. Ләкин бу борчылып, газапланып уяну түгел иде. Бу әйтерсең үземнең ничек рәхәт йоклавымны барлау, аны тагын бер мәртәбә тою өчен генә уяну иде. Уянам, ләкин күзләрем ачылмый. Аякларымның рәхәт кенә тартылып куюларын сизәм, кул бармакларымның кузгалгалап куюларын тоям, һәм шунда ук тагын йокыга китәм.

 

Иртәнге сәгать алтыда инде мин бөтенләй уяндым һәм торып ук утырдым…

 

Түшәмнән асылынып төшкән лампочка үзенең ап-ак нурлары белән палатаның һәрбер почмагына кадәр яктыртып тора. Тып-тын. Кешеләр йоклыйлар яки тыныч кына карап яталар. Каршы як стенадагы радио гына сөйли. Мин, тезләремне кочаклап, кул бармакларымны бер-берсенә керештереп утырдым да Совет информбюросының тапшыруын тыңлый башладым. Анда Ленинград фронты гаскәрләренең зур җиңүе, блокаданың өзелүе турында хәбәр ителә иде.

 

Минем күңел күтәрелгәннән-күтәрелә бара. Җырлыйсым килеп киткәндәй була, һәм мин кинәт кенә бармакларыма игътибар итәм. Баш бармакларым, өзлексез кыймылдап, берсе әйләнәсендә икенчесе әйләнгәләп торалар.

 

– Берәр кыланчык кызның каны туры килде ахры. Инде мин гомергә шулай кыланчык булып калырмын микәнни? – дип уйлыйм һәм, шунда ук үз уема үзем кушылырга теләмәгән шикелле, үз-үземнән көлемсерәп куям. Үзем шулай уйлыйм, үзем көлемсерәп куям, үзем радио тыңлыйм, ә үзем шул ук вакытта эчемнән генә җырлап утырам:

 

Ал да булырбыз әле,

Гөл дә булырбыз әле;

Арага дошман төшмәсә,

Бергә булырбыз әле.

 

– Моннан соң инде элекке кебек боек, һәрвакыт уйчан һәм басынкы булмам, – дип уйлыйм мин тагын. – Уенчак булырмын, дәртле булырмын, һәрвакыт җырлап та биеп кенә йөрермен.

 

Радиода җыр һәм музыка башланды. Мин сикертмәле йомшак кына караватыма сузылып яттым да үзем музыка тыңлыйм, үзем рәхәт кенә уйлар диңгезендә йөзәм:

 

– Чыннан да, нинди кыз икән ул? Бәлки…

 

Мин аны, операция бүлмәсендәге гаять сылу бер шәфкать туташына охшатып, бөдрә чәчле, кечкенә борынлы, нечкә-нәфис гәүдәле, уенчак-шаян кыланышлы итеп күз алдына китерә башлыйм, һәм кинәт кенә үзен күрәсем килеп китә. Аның кем булуын, исемен, кайда эшләвен, ничек көн күрүен беләсем килә башлый.

 

– Мәсәлән, – дип уйлыйм мин, – ул көндезен нәрсәләр эшли? Кичен кайларга бара? Кинога, театрга ул кемнәр белән йөри? Төннәрен ул ничек үткәрә? Ялгызы гына йоклыймы, әллә?..

 

Менә шул «әллә» мине торган саен ныграк борчый кебек...

 

...Госпитальдә ятып, ике айга якын вакыт узды. Мин инде үземә кан биргән кызның исеме Фәүзия икәнен дә, адресын да белдем. Госпитальдән чыккан көнне үк аның янына барырга, үземнең кайнар рәхмәтләремне белдерергә дигән ныклы карарга килеп куйдым.

 

– Ә кем белә, бәлки, аның сөйгән егете дә юктыр әле. Бәлки, ул миңа, ә мин аңа ошап куярбыз... Ай-һай, күңел дигәнең зәһәр бит ул! Киң колачлы, чиксез нәфесле нәрсә бит ул күңел...

 

Иртәгә мине госпитальдән чыгаралар. Врач шулай диде. Яңадан үземнең частька барам – фронтка, дуслар янына. Фәүзияне, әлбәттә, күреп китәчәкмен. Бусы – минем хәтта намус бурычым да. Бәлки, коры гына рәвештә мин аңа рәхмәт әйтермен, аның канын мактармын, ул да моңа каршы берничә сүз әйтер дә, шушы очрашу безнең соңгы очрашуыбыз булып калыр. Ә бәлки...

 

– Сәгать алтыда ул өйдә булырга тиеш. Ял көне алдыннан укытучының әллә ни эше булмый бит. Күп булса кинога барырга җыеныр, ә алтыга кадәр өеннән чыгып китәргә өлгермәс...

 

Мин шулай, үз алдыма хыялланып, карават кырыенда утыра идем, Маруся безнең палатага йөгерә-атлый килеп керде дә, барлык авыруларга да мөрәҗәгать итеп:

 

– Бүген сәгать алтыда концерт була, мәктәп балалары килә, – диде. Аннан соң, уенчак елмаю белән елмаеп, миңа карады да:

 

– Фәүзия матурны эзләп йөрисе булмады инде, ул үзе килә, – диде.

 

– Шаяртасыз булыр, туташ!

 

– Соң инде мин сезгә булмаганны сөйләп тормыйм. Ул бүген үзенең укучылары белән безгә концерт күрсәтәчәк.

 

– Ничектер, сез бүген артыграк шаян күренәсез...

 

Ул миңа җавап кайтарып тормады, кергәндәге шикелле үк йөгереп чыгып та китте...

 

Штабта мине озак тотмадылар. Тиешле документлар әзер иде инде. Ләкин складта озаграк маташырга туры килде. Миннән алдарак килүчеләр дә бар икән, складчы башта аларны җибәрде. Түземсезләнеп тешләремне кыссам да, тышкы яктан кешеләргә бернәрсә дә сиздермәскә тырыштым.

 

Кешеләр чиксез дә ахмаклар соң! Яннарында гына басып торган кешенең уй-кичерешләрен белмиләр. Белсәләр, алар мине чиратсыз җибәрерләр иде, дип уйлыйм.

 

Кулымнан килсә, башкаларга күренмичә генә барып, складчының колагына гына пышылдар идем:

 

– Беләсезме нәрсә, иптәш! Минем Фәүзия туташны күрәсем бар. Ул анда көтеп тора. Сез мине тизрәк җибәрү ягын карагыз инде.

 

Ул мине аңлар иде. Фәүзия дигән тылсымлы исемне ишеткәч, әлбәттә, ул мине аңламый һич тә булдыра алмас иде.

 

Ниһаять, миңа да чират җитте. Үземә тиешле чәй, ярма, колбаса кебек ашамлыкларны күтәреп, үзебезнең палатага юнәлдем. Палата янында ике шәфкать туташы басып тора иде, аларның берсе миңа ишек ачты...

 

Минем тумбочка янында елмаеп Маруся тора. Ә утыргычта, ишек ягына уң як чигәсен куеп, юан гына бер карчык утыра. Чиста киемле. Озын чачаклы ак шәлен җилкәсенә салган. Маруся ишеккә таба ияген кагып, ымлап куюга карчык та йөзе белән миңа таба борылды. Тулы битле, сөйкемле генә карчык иде бу. Ул урыныннан торды. Мин нәрсә дип әйтергә дә белмичә туктап калдым. Кайдадыр күргән кешем кебек. Ләкин кайда? Кем ул?

 

– Укытучы Фәүзия Хәбибрахманова шушы була инде, – дип әйтергә дә өлгермәде Маруся, мин, кулымдагы әйберләрне караватка ыргытып:

 

– Фәүзия апа! – дидем дә аның кочагына ташландым.

 

Ул мине танып җиткерми иде бугай әле. Шулай да, эшнең нәрсәдә икәнен сизенеп булса кирәк, миңа карата аналарча йомшак күңеллелек күрсәтеп:

 

– Әй-й балам-балам! – дип, аркамнан сөя һәм иркәли башлады.

 

– Танышлар да булып чыктыгыз тагын, – диде Маруся.

 

– Менә ничек килеп чыкты, Фәүзия апа! – дидем мин. – Мине танып та бетермисез булыр... Алабайтал авылы, 1928 ел... Беренче класс... Тәрәзә яныннан икенче парта... «Апай, йолдызлар бер дә йокламыйлармыни ул?»

 

– Әй балам! Галләм агайның улы бит син...

 

Фәүзия апаның йөзе кояштай балкып китте...

 

Минем карамакта җиде сәгать вакыт бар иде әле. Тулы җиде сәгать тыныч тормыш.

Рыбинск, 1944 ел, гыйнвар.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи