Әдәби мирас Уку өчен 4 минут

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА «Сугыш – кабер»

(Поэмадан өзек)

 

 

1

Күкрәгеңдә меңләгән җөй,

Мең яра…

Йөрәк турың кайда икән,

Җир-ана?

Яргаланган, янган күпме

Төбәгең;

Бу газапка ничек түзгән

Йөрәгең?

Ярый әле кешеләр бар –

Терәгең!

Синең өчен утка кергән

Кешеләр;

Сине-мине саклый белгән

Кешеләр;

Сине-мине яклый белгән

Кешеләр –

Алар барлык үлемнән дә

Көчлеләр!

 

 

...Уйлы юллар, утлы еллар,

Киң дала;

Йөрәк турың кайда икән,

Җир-ана?

Йөрәк турың кайда икән,

Җир-ана?!?

 

 

2

Әткәем узган юллардан

Йөрим...

Йөрим... уйланып,

Кан-яшь тамган җирдә үскән

Кылгандай дулкынланып.

 

Бу күзләрем ник елмая? –

Елыймын бит эчемнән.

Көйрәп китмәсме даласы

Дөрләгән уй-хисемнән?

 

Җил әз генә хәбәр бирсә,

Тере җандай кылганнар

Ташланалар уңга-сулга:

«Исәнме, – дип, – туганнар?»

 

Ары чабып, бире килеп,

Әйтә кебек кылганнар:

«Белегез тыныч тормышның

Кадерләрен, оланнар!»

 

Әткәм сугышкан җирләргә

Килдем,

Йөрим уйланып,

Кан коенган җирдә үскән

Кылгандай дулкынланып.

 

 

3

Җил тузгыта ап-ак чәчен әткәемнең*,

Моң сызлата ап-ак күңелен әткәемнең.

Үткән юлы, яткан кыры, йөргән җире,

Туфрагына сеңеп калган йөрәк җыры.

 

Сеңеп калган дуслар җыры белән бергә

Каны тамган Рәсәй дигән изге җиргә;

Таш стена булып баскан, куеп бергә

Ил уллары белән ул да иңне иңгә.

 

Иңне иңгә куйган өчен егылмаган,

Рухлары бергә булган, сыгылмаган.

Иманын ул саклап калган зур утлардан,

Изге антын бер мәлгә дә онытмаган.

 

Онытмаган!

Ничә еллар үткән инде...

Бу урыннар әткәемнең йөргән җире –

Яшьлек эзен эзләп, гүя, килде бире...

Чал чәчләрен тузгыта чал дала җиле.

 

*Нәҗип Җиһанов көе.

 

 

4

Хәтер мәйданыгыз – хәтәр мәйдан:

Бөркет кебек кыю егетләр –

Яшьтәшегез иде ул чагында

Ут-ялкында янмас кебекләр.

 

Яндылар шул, янды күз алдында,

Булды җирдә ятып калганы.

Тик исеме совет солдатының

Янмады һәм ятып калмады:

 

Еллар аша, бер күрергә диеп,

Кара көеп калган җирләрне

Эзләп килгән алар,

Яшьлегендә Каны тамып калган эзләрне.

 

...Хәтәр мәйдан.

Гүя шунда калган

Һәр чал башның егет чаклары.

Төшләрендә нәрсә тетрәндерә,

Нәрсә сокландыра картларны?..

 

Хәерле ял сезгә, ветераннар,

Ял итегез йомшак ястыкта.

Төшегезгә ниләр керә иде,

Черем иткән чакта окопта?

 

 

5

Үзем күрдем,

Үз күзләрем белән –

Ничек шадраланган җир йөзе;

Кагылмагыз миңа,

Дигән сыман,

Әткәм йөри, йөри берүзе.

 

Үзем күрдем,

Үз күзләрем белән

Окопларны, бомба чокырын.

Үзәгенә хәтле

Янганмы җир?

Бары кылган үсә котырып.

 

Әткәм йөри

Шадра биеклектә

Нидер җуйган кебек эзләнеп.

Фронт сызыклары

Үткән урын –

Шәһидләргә дәшә тезләнеп...

 

Әткәм йөри,

Әткәм – биеклектә,

Тимгел-тимгел монда җир йөзе.

Шаклар катып,

Өнсез торган чакта

Ныклык бирде аның бер сүзе:

 

«Булды хәлләр.

Дошман безнең иңдә

Сынамаган корал калмады.

Чикләребез янды,

Йортларыбыз...

Иманыбыз ләкин,

Иманыбыз,

Иманыбыз безнең

Янмады!»

 

6

Липецк өлкәсенең Волово районындагы Зур Вишни авылында, кечкенә генә өйгә илле алты кешене бикләп, тереләй яндырганнар. Арада күкрәк баласы белән яшь ана да булган. Хәзер анда мәңгелек ут яна. Вакыйганы үз күзләре белән күргән тере шаһит хатирәсе.

 

Ут кабынган дала уртасында,

Дала уртасында ут яна, –

Кырык бердән калган ялкын бит бу,

Җөйләнмичә калган зур яра.

 

Ут алмаган ярсу йөрәктер бу –

Яшь ананың шашкын хисләре.

Болыт кебек куе чәчләренең

Нәркисләрдә калган исләре.

 

Болыт кебек куе чәчләренә

Төреп газиз күкрәк баласын,

Ут эченә керде япь-яшь гомер,

Белеп керде дөрләп янасын.

 

Өмет тулы томрап торган күзләр

Әсәренеп аңа елышты.

Әче төтен кисте карашларны,

Әче төтен буды сулышны.

 

...Ими бирде ана нарасыйга –

Әз булса да сихәт булмасмы?

Өмет тулы күзен тагын бер кат,

Тагын бер кат ачып йоммасмы?

 

Соңгы көчен җыеп кысып кочты,

Кочты, үпте, шашып, яшь ана.

Күкрәк сөте тамды туган җиргә –

Күзен ачалмады яшь бала.

 

...Чәчләренә сарган ялкын белән

Төреп газиз күкрәк баласын,

Туган җиргә чүкте, чүкте ана,

Белде – көле җирдә каласын.

 

Белеп янды – сабый җаны өчен

Вандаллардан ил үч аласын.

Туган җиргә тамган изге сөтнең

Нәркисләрдә төсе каласын.

 

...Дала уртасында ялкын дөрли,

Дала уртасында ут яна, –

Кырык бердән калган ялкын бит бу,

Җөйләнмичә калган зур яра!

Кыл уртада басып тора Ана.

 

 

7

Волгоград шәһәрендә Сталинград сугышын чагылдырган панораманы карагач.

 

Панорама.

Карап торам менә,

Зиһенемә бәрелә сугыш төсе.

Күпме корбан, сугыш хәрабәсе,

Ә колакта – гөрелтесе!

 

Актарылган блиндажлар алда,

Терәүләре тора серәеп.

Үзәгеннән мин Җир шарын күзлим, –

Үзәгеннән китә киңәеп.

 

Күз карашым чаба киңлек буйлап,

Окопларга килеп туктала. –

Бер денсезе, немец лейтенанты,

Офицерга безнең уктала...

 

Хәтер йөгерә, йөгерә полотнодан,

Күңел капшый һәрбер ноктаны.

Ут астында партиягә керү...

Чү,

Йөрәгем, гүя, туктады...

 

 

Борын төбендә ич илбасарның –

Шәфәкъ нуры уйный йөзендә.

Шәфкать туташы ул –

Илдәшенең

Канлы башын бәйли тезендә.

 

...Күз алдында бөтен бер Җир шары –

Бар дөньясын чорнап ут алган.

Күкләр янган монда,

Сулар янган,

Сугыш тынган,

Әмма эз калган!

 

 

8

Мәрмәр ташка уеп ясалгансың,

И син, Ана, кодрәт иясе.

Син илаһи,

Бөеклегең өчен

Мең кат килә башны иясе!

 

Миңа кадәр меңнәр килгән Сиңа,

Миллионнар килеп баш игән.

Тораташ булып телсез калгансыз сез,

Фашистларның вәхшилегеннән.

 

Тапкан-баккан улларыгыз китеп,

Кайсы кайда туфрак булдылар.

Сез түздегез,

Япа-ялгыз калды

Берәр түгел,

Унар уллылар.

 

Сез түздегез,

Кайгы хәбәреннән

Калсагыз да сукыр, таякка...

Бөтен дөнья буйлап Синең сының

Һәйкәл булып басты аякка.

 

Гасырлардан килгән ныклык Синдә,

Таш дәвердән килгән чыдамлык.

Матурлыкның батыр булуына

Бөтен Рәсәй белән инандык!

 

 

ВЕТЕРАННАР БЕЛӘН ОЧРАШКАЧ

 

Минем әткәем Мөхәммәтулла Шәрифуллин – фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашып, өч орден һәм күп медальләр белән туган төбәгенә исән-имин әйләнеп кайткан кеше. Сугыштан соң, байтак еллар үткәч, Җиңү яки сугыш башланган көннәрдә алар полкташлары, сугышчан дуслары белән очраша башлады. 1981 елда Украинаның Липецк өлкәсендә үткәрелгән очрашуда әткәем белән мин дә катнаштым. 1943 елның 30 градуска кадәр суыклар торган 26-27 гыйнварында биредә көчле сугышлар барган. Каршыда немец илбасарларының 1942 елның 28 июленнән башлап зур планнар белән хасиятләп әзерләнгән ныгытмалары (траншеялар, чәнечкеле тимерчыбыклар) ике яклап миналанган була. Туры наводка белән атучы хисапсыз күп пушкалар, көчле артиллерия һәм миномет утлары совет солдатлары өстенә кургаш яңгыр булып ява. Дошман утын кабул итүче 148 нче дивизиянең күпчелеге «Кыяр» биеклегендә мәңгелеккә ятып кала. Һөҗүмне әткәйләрнең Кызыл Байраклы, Богдан Хмельницкий орденлы 74 нче Киев-Дунай укчы дивизиясе кабул итә. Әйтеп бетергесез авыр сугыш һәм хисапсыз югалту көннәре була бу. Әмма нәкъ шушы көнне «Кыяр» биеклегеннән Орел-Курск дугасына юл ачыла!

 

Миңа әлеге мәхшәрдә катнашкан, тәэсирләрен сөйләгән шаһитлар белән очрашырга, бу коточкыч минутларның «күләмен» тоярга мөмкинлек туды. Һәм алар күңелемнән чәчмә рәвештә дә, шигырьләр рәвешендә дә ак кәгазьгә төште.

 

Сугыш – кешелек дөньясында иң мәгънәсез, иң үзәк өзгеч афәтләрнең берсе. Газизләрдән газиз балаларын, ирләрен, тормышта терәкләрен югалткан Аналар өчен бигрәк тә!..

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи