Урта гасырларда Биләр шәһәренең даны еракларга таралган. Бүген дә галимнәр арасында аның абруе зур. Гади халык исә аны белеп бетерәме икән? Соңгы елларда Биләрне халыкта популярлаштыру максатыннан байтак чаралар уздырыла. «Кол Гали вакыты» – шуларның берсе.

Алексеевск районындагы Биләр музей-тыюлыгы территориясендә борынгы Биләр тарихы һәм шагыйрь Кол Галинең иҗади мирасы, төрки халыкларның мәдәнияте, музыкаль байлыгы белән таныштыра торган «Кол Гали вакыты» дип аталган мәдәни-агарту программасы (12+) тәкъдим ителде. /alekseyevsk.ru фотолары.
Ул бер үк вакытта 2033 елда билгеләп үтеләчәк Кол Галинең – 850, «Кыйссаи Йосыф» әсәренең 800 еллыгына әзерлек чараларының берсе булып тора. Ни өчен Кол Галине Биләрдә искә алалармы? Чөнки галимнәр фикеренчә, бөтен төрки дөньяда танылган зур әдипнең соңгы көннәре биредә үткән. «Кол Гали вакыты» быел икенче тапкыр уза. Чараны оештыручы – Биләр дәүләт тарих-архитектура һәм табигать музей-тыюлыгы. Аның директоры – тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Гомәр улы Шакиров Зөя утравы яңарышының чишмә башында торган, Казан Кремлен, борынгы Болгарны, Түбән Новгород кирмәне тарихын өйрәнү өчен күп көч куйган, ләкин кайда гына эшләсә дә, Биләргә әйләнеп кайткан һәм инде алтынчы елын шунда төпләнеп яши.

Фәридә Бибарс.
Зөфәр әфәндегә Биләрдәге мәдәни чараларны оештыруда Фәридә Бибарс ярдәмгә килгән. Фәридә ханымны республикабызда белмәүче сирәктер. Ул Казандагы «Туган авылым» комплексында, Иске Татар бистәсендә татар мәдәни чараларын оештыручы буларак билгеле. Музейларда беренче иммерсив спектакльләр аның исеме белән бәйле. Стильләштерелгән татар костюмнары коллекциясен булдыручы да ул. Татар җырчылары белән башкарган проектлары да байтак. Үзе дә искиткеч матур җырлый. Һәм татар тарихына, мәдәниятенә гашыйк булуы белән ихтирам уята. Бүген исә ул, Биләрнең элеккеге абруен кайтарырга хыялланып, музей-тыюлык җитәкчеләренә ярдәм итәргә алынган. Аерым алганда, ай саен бирегә туристик маршрутлар оештырмакчы. «Кол Гали вакыты»на, мәсәлән, Казаннан бер автобус тулы халык килде.

Зөфәр Шакиров.
Төп чарага күчкәнче, сәяхәткә килүчеләр борынгы хәрабәләр белән танышты. Гомуми мәйданы 2500 квадрат метр зурлыктагы, галимнәр фаразлавынча, Биләр халкы Җәмигъ мәчете буларак салдырган урында да булды. Аның алты рәт булып төзелгән колонналарын куллары белән тотып, әйтерсең, ерак бабаларның рухын тоярга теләде. Хәзерге Биләр авылының бөтен халкы сыеп бетәр иде бу мәчеткә. Янәшәсендә әллә бай феодал йорты, әллә җәмәгать мунчасы, әллә тәһарәтханә урнашкан. Бу хакта галимнәр әлегә кадәр бер фикергә килә алмый. Ике катлы булган, имеш. Иң шаккатырганы – бинаның идән астыннан җылытылган булуы. Шул заманнарда ук Биләрдә үзәкләштерелгән җылыту системасы корылуы гаҗәп!

Эльвина Галимова чыгышы кичәнең матур бизәге булды. /alekseyevsk.ru фотосы.
Биләрдә йөргәндә йөрәккә бер уй тынгы бирми – ни өчен Париж, Киев, Суздаль, Владимир шәһәрләреннән зуррак булган урта гасыр һәйкәле әлегә кадәр тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән? Галимнәрнең әйтүенә караганда, без бу бөек шәһәрнең 1 процентын та белмибез. 1967 елда профессор Альфред Халиков җитәкчелегендә казу эшләре башлана. Бүген, җир куеныннан чыккан тарихи ядкәрләргә нигезләнеп, урта гасырның иң эре шәһәрләреннән берсе булган Биләрнең йөз-сурәтен бераз чамаларга мөмкинлек туа. Әмма җир катламнарына үтеп кергән саен, борынгы тарихыбызны белмәвебез ныграк сиздерә генә бара. Хәер, бөтен дөньяны глобальләшү чорнап алды. Акча тарихны кайтаруга түгел, бүтән максатларга тотыла. Әнә экскурсия үткәрүче ханым да, консервациягә акча булмау сәбәпле, яңа казып алынган хәрабәләрне кабат күмеп куярга мәҗбүр булулары турында сөйләп тора. Вакытында саклау чаралары күрелмәгәч, җир астында таркалып, юкка чыгып ятачак инде алар...

Фәнил Вилданов чыгышы. /alekseyevsk.ru фотосы.
Биләр җиренә аяк баскан кунаклар борчулы уйлар белән «Алтын дага» комплексына юнәлә. Монда күңел бераз күтәрелеп киткәндәй була. Ник дигәндә, бу комплексны меценат Алексей Дмитрошкин аякка бастырган. Үзе чит-ят җирләрдә туып үссә дә, әнисенең кендек каны тамган төбәккә изгелек эшләп калдырасы килгән. Бала чагында әби-бабасына кунакка кайткач Альфред Халиков җитәкчелегендәге казу эшләрен ул да карап-күзәтеп барган, яшүсмер вакытында ул да кулына көрәк тотып борынгы серләрне ачарга омтылган. Бүген исә Биләр авылы халкын кайгыртып, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында, Татарстан Республикасы иҗтимагый урыннарын үстерү программасының бер чарасы буларак «Алтын дага»ны уйлап табып, тормышка ашырган. Ник дигәндә, туристларны һәм «Сәләт» лагерьларында ял итүче балаларны кушып санасаң, Биләр җиренә килеп китүчеләрнең саны биредә яшәүчеләргә караганда алтмыш тапкыр артыграк. Әмма кеше күплегеннән авыл бер файда күрми, үсми, бер төрле булып яши бирә. «Алтын дага» туристлык комплексы музей-тыюлыкка зыян салмыйча, тагын да күбрәк сәяхәтчеләрне җәлеп итеп, Биләр җирләрен танытуга юнәлдерелгән. Биредә табигый материаллар гына файдаланылган. Төзелештә Болгар архитектурасына йөз тотып, гөмбәз башлы корылмалар куйганнар. Бизәлештә төрки халыкларга хас канәфер, сигез почмаклы йолдыз рәсемнәре күренә. Төп урынны киездән эшләнгән тирмәләр алып тора. Ханнарның җәйге резиденциясе, янәсе. Әле күптән түгел Кыргызстаннан Эрдоганның үзенә тирмә корган зур белгеч килеп, Биләрдә тирмә кору буенча осталык дәресе үткәреп киткән. Шушы көннәрдә Мисырдан бер археолог килергә тиеш, дип дүрт күз белән аны көтәләр иде. Шулай итеп, Биләрнең элеккеге даны аз-азлап кайта дигән сүз.

Илнур Коләхмәтов чыгышы. /alekseyevsk.ru фотосы.
Тирмәләр комплексыннан халык төп чара уза торган мәйданга юнәлде. Анда исә борынгы чорлардагыга охшатып тегелгән киемле артистлар каршы алып тора. Хуш исле чәй белән сыйлыйлар. Казаннан килгән рәссам, филология фәннәре кандидаты Әлфия Исхакованың шәмаилләрен күргәзмәгә куйганнар. Күп төрки музыка уен коралларында уйнаучы, аларны үзе үк ясаучы, тамак белән җырлау остасы Фәнил Вилдановның кубыз, курай, кылкубызлары тезелеп киткән. Башта кунакларны музейтыюлыкның директоры Зөфәр Шакиров сәламләде. Аннары Казаннан килгән галимә Венера Макарова тамашачыга Кол Галинең нинди зур шәхес икәнен, «Кыйссаи Йосыф» әсәренең кыйммәтен шәрехләп үтте. Якында гына урнашкан «Сәләт» лагере балаларына аеруча файдалы булгандыр бу бәян, тын да алмыйча тыңладылар. Әлфия Исхакова шәмаилләр тарихы белән таныштыра башлагач, балалар, түземсезләнеп, үзләре ясап карарга теләк белдерде. Әлфия апалары Казаннан, алдан сизгәндәй, кәгазь, каләм, шәмаил үрнәкләре алып килгән, тантаналы өлештән соң гарәп ыргакларын язып карарга оста янына чират тезелде. Бер якта Әлфия балалар белән әвәрә килсә, икенче тарафта Фәнил Вилданов осталык дәресе бирә. Кубыз кылларын чиртергә дип аны да уратып алганнар. Эльвина Галимова мөнәҗәтләре, төрле музыка уен коралларында уйнаучы Илнур Коләхмәтов чыгышлары бу кичәнең матур бизәге булды.

Арбузов музей-йорты.
Фәридә Бибарс сәяхәтләрне ай саен оештырырга ниятли дигән идек. Исегездә калдырыгыз: Биләргә киләсе бару 14 августта булачак (12+). Чираттагы бу сәяхәт археологларга багышланыр дип көтелә. Аннан соң 12 сентябрьдә Биләргә барып атаклы химикларны искә алмакчылар (12+). Ник дигәндә, Биләр җиреннән берьюлы ике танылган химик – Александр Арбузов һәм Александр Бутлеров чыккан. Бутлеров туган утарны революция елларында яндырганнар. Шуңа күрә аның турында истәлекне Арбузов музеенда саклыйлар. Үзе исә ул туып үскән җирендә җирләнгән. Арбузов музей-йорты тарихы кызык тоелды. Александр анда 9 яшенә кадәр яши дә укырга китә. Йортны сүтеп, күрше авылга илтеп куялар, һәм анда 50 ел буе мәктәп урнаша. Аннары 1977 елда химикның 100 еллыгы уңаеннан йортны кабат сүтеп, Биләргә китерәләр һәм музей ачалар. Дөнья күләмендә билгеле химик кына түгел, авыр елларда ватандашларын аспирин ясап сөендергән шәхес тә ул Арбузов. Хәзер «Нәфис» берләшмәсе урнашкан элеккеге Крестовниковлар заводында тәүлегенә 16 килограмм аспирин җитештерә торган булган. Киемнәр сандыгында таҗиклар бүләк иткән түбәтәй һәм халат күреп гаҗәпләнмәгез, мамыкка зыян салучы бөҗәкләргә каршы агу уйлап тапкан өчен бүләк итеп биргәннәр аларны. Галим скрипкада уйнаган, балык тоткан, фотосурәткә төшерергә яраткан, чаңгыда йөри торган булган. Без дә яшибез инде – әйләнергә дә вакыт юк. Ләкин күпме эшләсәк тә, Арбузов дәрәҗәсенә җитүебез икеле – алты Ленин ордены, ике Сталин премиясе белән бүләкләнүе турында әйтүебез. Бутлеров исә һөнәрләренең күплеге ягыннан Арбузовны да узып киткән. Идел-Урал төбәгендә күбәләкләр турында хезмәт язган. Умарталар турында китабын исә 11 тапкыр яңадан бастырганнар. Шул вакытта ике тапкыр Казан университеты ректоры булып эшләргә өлгергән. 58 яше дә тулмыйча урындыктан егылып имгәнеп үлмәсә, тагын күпме эшләр калдырыр иде ул.

Рәссам, шәмаилләр остасы Әлфия Исхакова осталык дәресләре үткәрде.
Җыеп кына әйткәндә, Биләрнең тарихында яңа сәхифә ачылырга тора. Фәридә Бибарс алынган икән, максатына ирешмичә тынычланмаячак…

«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала