Журнал «Безнең мирас»

Беренчелекне тоттык!

«Әдәби сүз» заманында татар филология бүлеге студентларының стена газетасы иде. Күп еллар буена ул әлеге бүлектә укучыларның киңәшчесе һәм мәгълүмат үзәге дә, иҗади бәхәсләшү урыны һәм аларның иң беренче иҗат мәктәбе дә булды. Хәзерге вакытта исемнәре республикабызда киң билгеле булган язучыларның – прозаикларның, шагыйрьләрнең, галимнәрнең иң тәүге әсәрләре һәм хезмәтләре шушы газетада басылып чыкты, димәк, каләмнәре шушы газетада чарланды. Шулай ук төрле республика газета-журналларында баш мөхәррир булып утыручылар, төрле редакцияләрдә, радиотелевидениедә эшләүче күп журналистлар беренче башлап әлеге газета битләрендә чирканчык алды һәм беренче мәкаләләре белән катнашты.

 

1946 елның язында беренче башлап Ибраһим Нуруллин, Фазыл Фәсиев, Рашат Гайнанов (өчесе дә – күренекле галимнәр) тарафыннан чыгарыла башлаган «Әдәби сүз»нең аннан соңгы елларда 300дән артык саны эшләнде, һәм ул студентларның вузара басма газетасы – «Мәгърифәт» пәйда булгач кына чыгудан туктады. Татар филология бүлегендә төрле чорларда укучылардан яки эшләүчеләрдән Сәгадәт Ибраһимов, Зәет Мәҗитов, Альберт Яхин, Мөкатдәс Йосыпов, Фәрваз Миңнуллин, Хатыйп Миңнегулов, Мөхәммәт Мәһдиев, Марсель Бакиров, Шәйхи Садретдинов, Гафур Сөнгатов, Рифә Харрасова (Рифә Рахман) һәм башкалар «Әдәби сүз»нең баш мөхәррире – редакторы булды, Гариф Ахунов, Әнүр Исмәгыйлев, Марсель Галиев, Азат Ганиев, Мәхтүм Мостафин, Мәҗит Исмәгыйлев газетаның оста рәссам-художнигы буларак танылды.

 

70 нче елларда стена газеталарының үзара ярышы-конкурсы үткәрелә башлады. Шул ярышларда катнашып, «Әдәби сүз» башта тарих-филология факультеты буенча беренче урынга чыкты (элек анда «Ленинское знамя» дигән рус газетасы да чыгарыла иде), аннары университет буенча иң алгы урынга менде, шуннан соң Вахитов районы буенча беренчелекне яулады. Һәм, ахыр килеп, шәһәр күләмендә бөтен вузлар арасында уздырылган (!) конкурста иң яхшы газета дип табылды һәм беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

 

Менә шундый бай традицияле, дан казанган газета иде ул «Әдәби сүз». Бу чыгарылыш, ягъни махсус сан татар филология бүлегенең 50 еллык юбилеена һәм татар факультетының 5 еллыгына багышлап чыгарыла.

 

 

(Язма КДУның Татар факультетында нәшер ителгән

«Әдәби сүз» дигән дивар газетасыннан алынды.

Баш редакторы һәм рәссамы – Марсель Бакиров. 1994 ел, октябрь.)

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру