Шәхесләребез Уку өчен 5 минут

Аның шәкерте булу – үзе исем!

Марат Яхъяев дигән исемне татар дөньясында белмәгән кеше сирәктер. Әмма, гаять дәрәҗәдәге тыйнаклыгы аркасында, аның халкыбызга биргән күпкырлы хезмәтен бөтен тулылыгы белән күреп, бәяләп бетерү җитми кебек әле.

 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Гомәр улы Яхъяев.

 

 

Заманасында үзе җитәкләгән «Иделкәем» вокал ансамбле белән, татар җырларын бөтен Советлар Союзы сәхнәләрендә яңгыраткан, Казан дәүләт мәдәният институтында татар хоры оештырып, дөньяны шаулаткан, заманында республикабызның визит карточкасы булган «Кафедра» ирләр хорының башында торган, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамблен оештыручыларның берсе булган Марат Яхъяевның барлык эшләрен бер җепкә тезеп саный башласак, бик озак вакыт кирәк булыр иде. Әле бит шулар өстенә ул бүгенге көндә татар эстрадасында йолдыз булып балкыган никадәр җырчыга тавыш куйган, Галиәсгар Камал исемендәге театрда никадәр артистны җырларга өйрәткән, үзе оештырган сәнгать коллективларында никадәр баланың, яшүсмернең күңеленә татар җырына, туган телгә карата мәхәббәт орлыклары салган…

 

 

«Иделкәем» халык вокал ансамбленең иң популяр чаклары. 1980 еллар ахыры. /Фотолар – М.Яхъяевның шәхси архивыннан.

 

 

Кыскасы, танылган җырчы атаклы хор дирижеры, вокал педагогы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар һәм башкорт халык җырларын, татар композиторларының классик әсәрләрен хор өчен эшкәрткән композитор, доцент Марат Гомәр улы Яхъяев үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котлап, Татарстан радиосы ул җитәкчелек иткән коллективларның язмаларыннан берничә концерт әзерләде, ә инде 19 июль көнне эфирда юбилярның үзе белән очрашу көтелә. Хәер, без әлеге әңгәмәне алдан ук яздырып куйдык һәм хәзер анда яңгыраган кайбер фикерләр белән таныша торыйк.

 

 

Җыр укытучысы – радио

 

Марат Яхъяев Әстерхан өлкәсенең Җәмәле дигән саф татар авылында туып-үсә. Ул укырга кергән елларда биредә татар мәктәбе эшләп тора әле, башлангыч сыйныфларны ана телендә укып тәмамлый, аннары, бишенче класстан мәктәп русча укытуга күчә. Шулай да нәни Маратның күңенә Тукайлар, Җәлилләр рухы кереп кала. Аның җыр укытучысы исә Татарстан радиосы була. Казан дулкыннарын тоту җиңел түгел, күп вакыт кытырдап-шытырдап та ала, әмма малай эфирда яңгыраган һәр җырны, һәр сүзне күңеленә сеңдереп бара. Сәхнәләргә чыгып җырламаса да, әтисе дә бик матур мәкамле җырчы була аның. Радионы бергәләп тыңлыйлар, җырларны отып алып, бергәләп җырлыйлар. Улының музыкага сәләтен күреп, көннәрнең берендә Гомәр ага Маратка гармун алып кайта. Әстерхан якларында элек-электән Саратов гармуннары популярлык казана, җирле халык «Саратов сазы» дип атап йөртә торган әнә шул гармунда әнисе дә оста уйный.  Ә Маратның гармуны башка – хромка! Камилрәк уен коралы. Шулай да, радиодан ишеткән һәр көйне өйрәнеп бара торгач, гармунның мөмкинлекләре чикләнгән булуы аңлашыла башлый. Әйтик, ул Огинскийның «Полонезын» уйнарга хыяллана, тик әсәрдәге авазларны чагылдырып бетерү өчен гармунның төймәләре җитми. Әтисеннән баян сорый башлый. Тик гаиләдә акча ягы такыррак чак була. Нәкъ шул вакытта, аның бәхетенә, авыл кешеләренә җир кишәрлекләре бирелә, анда редиска, помидор ише яшелчәләр үстереп, базарда сату мөмкинлеге ачыла, авыллар аякка баса бышлый. Көннәрнең берендә әтисе Маратны шәһәргә алып китә. Музыка уен кораллары кибетендә ул «Кунгур» дигән шәп баян сайлый. Шушы орчык чаклы гына авыл малае гомерендә беренче тапкыр кулына алган уен коралында сыздырып уйнап җибәргәч, бик күп музыкантларны күргән сатучылар шакката. Өйгә баян кайткан көнне туктый алмыйча уйный Марат, ул уйный, әтисе кушылып җырлый...

 

 

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты хорының тәүге адымнары. 1991 ел.

 

 

Беренче тәҗрибә

 

Авылда сигез класс, сигез чакрымдагы Әстерханда урта мәктәпне тәмамлагач, шәһәрдәге культура-агарту училищесына укырга керә Марат. Җырлатып, уйнатып карыйлар да, берсүзсез кабул итәләр. Бер елдан армиягә алына. Хор белән эшләүнең беренче тәҗрибәсе менә шунда була. Германиядә хезмәт итә ул. Октябрь бәйрәме уңаеннан немец яшьләрен кунакка чакыралар. Командиры Маратка тиз арада концерт әзерләргә куша. Нишләсен, солдатларны җыеп хор оештыра, офицер хатыннарыннан вокал ансамбле төзи. Концерт уңышлы булып чыга, шуның өчен полк командиры Маратка отпуск бирә…

 

 

Казанның Зур дәүләт концерт залында чыгыш. Ф.Шаляпин исемендәге музыка мәктәбенең «Бәллүр» балалар хоры. 2022 ел.

 

 

И Казан, җырлы Казан…

 

Армиядән кайткач, училищеда кинәнеп, рәхәтләнеп укый Марат, аны кызыл дипломга тәмамлый. Хыялы – Казан! Тик менә училище директоры юллама бирми: «Телисең икән, хәзер үк Ленинградның культура институтына шалтыратам, сине кабул итәрләр, әмма Казанга бирә алмыйм, ул безнең зонага керми», – ди. «Юк, миңа Казан кирәк», – дип тартыша Марат. «Дурак син, – ди, директор, – Ленинградка барасың да, укый да башлыйсың, ә Казанга барам дисәң, ике ел эшләргә тиешсең».

 

 

«Хәят» вокал ансамбле. 2026 ел.

 

 

Туган авылы клубына эшкә кайта яшь белгеч. Баян түгәрәге, вокал ансамбль оештыра. Бер елдан чираттагы ялга чыккач, Казанга юл тота. Кулында тиешле документлары да булмаган егетне кем алсын укырга?! Шулай да атаклы хор педагогы Җәвид Котдусов аны тыңлап карый да, ректорга йөгерә. Безгә бик тә кирәкле кеше үз аягы белән килеп керде, ничек итсәк, итик, Казанда калдыру җаен табыйк, дип, җитәкчене күндерүгә ирешә. Җаен ничек тапканнардыр, безгә билгесез, әмма Марат Казан дәүләт мәдәният институтының хор дирижерлары бүлегенә кабул ителә. Менә шунда аның өчен өр-яңа тормыш – татарның чын милли мохитендә кинәнеп яшәү чоры башлана. Тулай торакта бер бүлмәгә туры килгән егетләргә дә әйтеп куя: «Минем белән татарча гына сөйләшегез, ялгышларымны төзәтегез, миңа тиз арада әдәби телне үзләштерергә кирәк», – ди ул. 

 

 

«Иделкәем»

 

Институтта ул чит ил, рус классикасын да яратып өйрәнә, шулай да милләткә хезмәт итү максатын беркайчан онытып җибәрми. Озак та үтми, җае чыга. Аларны Казанның Мехчылар мәдәният сараена практикага җибәрәләр. Төркемнең старостасы буларак, Маратка концерт оештыру эше йөкләнә. Мәдәният сараеның директоры да, сәнгать җитәкчесе дә бик ошаталар концертны, һәм Маратка үзләрендә эшләп калырга тәкъдим итәләр. «Иделкәем» вокал ансамбленең иң популяр чаклары әнә шулай башлана. Ул елларда Мехчылар сараенда Рәшит Абдуллинның «Сәйяр» вокал инструменталь ансамбле дә эшләп килә. Ике данлыклы коллектив бергә концертлар куеп, халык мәхәббәтен казаналар.

 

 

Г.Камал театрында вокал дәресе. Яшь артист Булат Мөхәмәтҗанов җырлый. 2026 ел.

 

 

Марат Яхъяевның Татарстан радиосы белән хезмәттәшлеге дә шул елларда башланып китә. Музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе Рафаэль Ильясов «Иделкәем»нең чыгышларын югары бәяли, нәтиҗәдә радио фондында ансамбльнең дистәләгән язмасы барлыкка килә.

 

Мәдәният институтын тәмамлаган җәйдә үк Марат Яхъяев Казан дәүләт консерваториясенең икенче курсында укый башлый. Студент елларында да «Иделкәем» белән эшләвен дәвам итә, бер үк вакытта Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетында укыта, шулай ук финанс-икътисад һәм инженер-төзелеш институтларында ансамбльләр, хор оештыра. Һәм көннәрнең берендә остазы Җәвид Котдусов аны үз янына – мәдәният институтына эшкә чакыра.

 

 

Татар хоры, фольклор ансамбль…

 

1990 елда Марат Яхъяев Татар хор бүлеген оештыра. Студентлардан торган хорның күп кенә чыгышы шулай ук радиога яздырылган.

 

Татарстанның дәүләт фольклор музыкасы ансамблен оештырып йөргән чаклары – Марат Яхъяевның иҗат юлында аерым бер сәхифә.  Ул башта бирегә хормейстер булып килә, аннары ике ел дәвамында сәнгать җитәкчесе була. Ансамбль өчен беренче эшкәртмәләр ясый. Алар ансамбльнең репертуарында әле дә саклана.

 

Институтның үзендә исә аның эшкәртмәләре дәресләрдә хрестоматия рәвешендә кулланыла. Актаныш җыр һәм бию ансамбле, Алабуга училищесы, музыка мәктәпләре дә аның эшкәртмәләреннән, актив файдалана.

 

...Чү, без бит аның белән әңгәмәдәге кайбер фикерләргә генә тукталырбыз, дигән идек, инде тапшыруның аудиоязмасын (16+) тыңлагыз. Анда Марат Яхъяевның шәхесе дә иҗаты да тулысы белән ачылып китәр. Тыңлар алдыннан шуны гына әйтеп куйыйк: әгәр сезгә берәр җырчы килеп, «Мин – Марат Яхъяевның шәкерте!» – дисә, белегез, димәк, алдыгызда чын профессионал тора. Марат Яхъяев сыйфатсыз белгечләр тәрбияли алмый. Аның шәкерте булу – җырчы өчен үзе исем!

 

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи