Казанда «Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрәләр фестиваленең финалы узды

Сигезенче тапкыр уздырылган «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивалендә Әгерҗе районыннан Гончаровлар-Габитовлар династиясе җиңү яулады. Әлеге вакыйга белән династиянең вәкилләре Александр белән Екатеринаны, шулай ук Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Нургаяновны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов котлады. / В.Васильев фотолары, tatar-inform.ru.
Республикада сигезенче тапкыр оештырылган фестиваль шушы елларда 1451 гаиләне һәм аларның барлыгы 20 меңнән артык вәкилен берләштерде. Гаилә бәйрәменә әйләнгән фестиваль беркемне битараф калдырмый, анда катнашучылар арасында яңа туган сабыйлар да, 98 яшьлек ветераннар да бар.

Түбән Кама районыннан Хәсәнҗановлар династиясе фестивальдә икенче урынга лаек булды. Хезмәт сөючән, хәрби хезмәткә хөрмәт белән караган бу кешеләр гаилә тарихын кадерләп саклый, традицияләрне буыннан-буынга тапшырып яши.
Мәгълүм булганча, гаиләләрне, буыннар арасында бәйләнешләрне ныгыту, үз нәсел тамырларыңа, республика тарихына кызыксынуны арттыру максатын тоткан «Тарихта без эзлебез» фестивале Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырыла. 2019 елдан башлап ел саен ул өч этапта уза. Муниципаль, зональ һәм республика этапларының программасы ике төрле конкурсны үз эченә ала: гаиләләр аеруча яраткан милли ризыкларын әзерләп тәкъдим итә һәм гаилә командасын туплап, милли киемнәрдән, җырлы-биюле чыгышлар ясап, нәсел тарихы белән таныштыра.

Нурлат районыннан Артамоновлар династиясе фестиваль-бәйгедә өченче урынны алды. Аларның шәҗәрәсендә 11 буын искә алына. Бу нәселнең ерак бабалары игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән.
ТР Архив эшләре буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, быел фестивальнең муниципаль этабы февральдә 39 муниципаль берәмлектә үткән, алар барлыгы 152 гаиләне колачлаган. Шуннан соң 42 гаилә апрельдә Әтнә, Кукмара, Нурлат, Спас, Түбән Кама районнары һәм Казан шәһәрендә оештырылган зональ этапта көч сынашкан. Конкурс комиссиясе гаиләләр төзегән шәҗәрәләргә генә түгел, аларның иҗади үзенчәлекләренә – милли аш-су осталыгы, милли стильдәге киенү рәвеше һәм үзешчән сәнгать чыгышларына да бәя биргән. Шулар нәтиҗәсендә конкурс финалына үрнәк алты гаилә чыккан. Алар республиканың күп милләтле халкы вәкилләре – Артамоновлар (Нурлат районыннан, чувашлар), Гарифовлар (Теләче районыннан, татарлар), Гончаровлар-Габитовлар (Әгерҗе районыннан, удмуртлар), Егоровлар (Алексеевск районыннан, чувашлар), Мышевлар (Кайбыч районыннан, руслар), Хәсәнҗановлар (Түбән Кама районыннан, татарлар).
Фестивальнең республика этабы, 8 июльдә Россиядә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үтте. Жюрины ТР Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова җитәкләде.
– Финалда катнашкан барлык гаилә дә конкурска бик нык әзерләнгән. Һәркайсы нәсел тарихын тирәнтен өйрәнгән, бөртекләп мәгълүмат җыеп, шәҗәрәләрен төзегән. Кайберләрендә меңгә якын кешенең исеме телгә алына. Гаиләләрнең аш-су осталыгына, иҗади программаларына да сокланмый мөмкин түгел. Югыйсә, алар профессиональ артистлар да, кулинарлар да түгел. Бу эштә яшьләр дә катнаша, яңа буынның үз нәсел-тамырлары, казанышларын белеп үсүе зур әһәмияткә ия. Элек-электән әби-бабаларыбыз “үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дип кисәткән. Шуңа күрә бай милли мәдәниятне, олыны олы, кечене кече итә белергә өйрәткән традицияләрне саклау, хезмәт сөючәнлек, аң-белемгә омтылыш, тормыш фәлсәфәсенә әйләнгән һөнәрләрдә осталыкны буыннан-буынга тапшыру, авыл тормышын саклап яшәү мөһим. Финалда чыгыш ясаучылар – бер-берсен хөрмәт итеп гомер итә торган, өй тутырып балалар үстергән үрнәк гаиләләр. Куанычка, республикада андый гаиләләр бик күп, алар Татарстанның, илнең терәге-таянычы, горурлыгы булып тора, – дип белдерде Гөлнара Габдрахманова журналистлар белән әңгәмәдә.
Финалда катнашкан алты гаилә дә фойеда өстәлләр корып, милли ризыклар тезеп куйган иде. Шунда ук династияләренең тарихы, нәсел шәҗәрәләре турында сөйләде. Музыкаль-театральләштерелгән чыгышлар исә театрның зур залында күрсәтелде. Фестивальнең дәрәҗәле кунагы – ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов иң элек күргәзмәләр белән танышты. Зур залда гаиләләрнең чыгышын караганнан соң, ул җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә күтәрелде. Барысын да Татарстан Рәисе, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләде, иң изге теләкләрен җиткерде.
Марат Әхмәтов гаилә кыйммәтләрен данлауга багышланган шәҗәрә бәйрәме Россия халыклары бердәмлеге елының матур бизәге булып торуын искәртте. Бәйгене оештыруга көч куйган ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты коллективына һәм фестивальдә катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтте. «Бу – күп милләтле гаиләләр яши торган республикабызның рухи яктан никадәр бай булуы үрнәге. Фестиваль елдан-ел киңрәк колач җәя, йөзләгән кешене берләштерә. Гаилә – җәмгыятьнең күзәнәге, менә шундый бердәм, үрнәк династияләр безне тагын да көчлерәк итә», – диде Марат Әхмәтов.
Быел фестивальдә Әгерҗе муниципаль районыннан Гончаровлар-Габитовлар династиясе җиңде. Бу нәселнең ерак бабалары чүлмәкчеләр һәм умартачылар булган, Ватанны яклап яу кырларында батырлыклар күрсәткән. Бүген кан-кардәшләр илнең төрле төбәкләрендә, дөньяның төрле почмакларында гомер итә. Ерак араларга карамастан, алар туганлык җепләрен югалтмый, уртак традицияләрне сакларга тырыша. Конкурста икенче урынны – Түбән Кама районыннан Хәсәнҗановлар гаиләсе алды, өченче урында – Нурлат районыннан Артамоновлар гаиләсе. Аларга җиңүче дипломы һәм акчалата премиягә сертификат тапшырылды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында муниципаль район башлыклары да катнашты. Марат Әхмәтов аларны котлап, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала