Ульяновск шәһәренең Идел аръягы районында урнашкан Ислам мәдәни-агарту үзәге – милләт һәм динара дуслыкны ныгыту, халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә бәһасез эшләр башкара торган мөселман оешмаларының берсе.

(Сулдан) «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Мәдәни җомга» журналисты Рәшит Минһаҗ һәм Ислам мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов. / Л.Гобәйдуллин фотосы.
Кайсыбер имамнар вәгазьләре, җор теллелеге белән күңелне яулый. Икенче берәүләр энциклопедик белеме белән җәлеп итә, өченчеләре мәкаме, йөрәккә ятышлы тавышы белән алдыра... Шул дин әһелләре арасында әле тагын имам-прораб дип танылганнары бар. Болар төрле катлау, төрле милләт кешеләре, хакимиятләр белән уртак тел таба алулары, оештыру сәләте белән аерылып тора. Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хәзрәт Сафиуллинның мөхтәсибәтләр буенча урынбасары, Ульяновск шәһәренең Идел аръягы районы беренче мәхәлләсе җитәкчесе һәм имамы Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов – нәкъ менә шундый имам-прораблардан. Без аның белән күрешеп, дин өлкәсенә ничек кереп китүе, нинди эш-мәшәкатьләр белән мәшгуль булуы турында сөйләвен сорадык.
– Мин, мөгаен, сабый чакта ук дингә кергән булганмындыр. Әбием Нәгыймә бик укымышлы абыстай, диндар карчык иде. Миңа аның йогынтысы зур булды. Аны авылда Акъәби дип йөртәләр иде. Мин үзем Буа районының Иске Тинчәле авылында туып үстем. Әле дә күз алдымда: әбиемә чуваш хатыннары да килеп өшкертә иде. Ул: «Мин бит сезнеке түгел», – дисә дә, «Синең сулышың шифалы», – дип әйтәләр иде аңа. Авыр туфрагы җиңел булсын: ул еш кына төшемә керә. «Динсез яшәп булмый, динне өйрән, гел догалар укып йөр», – дип ул еш искәртә иде. Мин бит ун яшемдә әтисез калдым, – дип сөйләде Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов. – Армиядән кайткач, әнием сүзен аяк астына салмыйм, дип апам янына, Ульянга барып урнаштым. Байтак еллар икенче ТЭЦта (җылылык электр үзәге) гади эшче булып эшләдем. Оештыру сәләтемне күреп, мине предприятиенең комсомол комитеты секретаре итеп сайладылар. Предприятие директоры Александр Егоров миңа еш кына: «Син туган телеңне, динеңне яратасың. Шулай дәвам ит!» – дип әйтә иде. Җитәкчебезнең бу нәсихәте дә күңелемә кереп калгандыр. Менә болар бөтенесе тора-бара дин юлына кереп китүемә этәргеч бирде.
Микрорайон рәисе булып эшләгәндә дин кардәшләребез миңа мәчет, мәдрәсә салу фикере белән мөрәҗәгать итте. Хакимияттәге кешеләр белән шактый яхшы таныш булгач, җир кишәрлеге алу әллә ни кыен булмады. Әүвәл яңа шәһәр төбәгендә, Халыклар дуслыгы урамында, яхшы гына урында 2 гектар җир алдык. Ул вакытта, мәдрәсә ачарга дип сорасаң, җир бирмиләр иде. Мәчет, иман йорты салабыз, дип яздык. 469 нчы мәхәллә дип теркәлдек тә, шунда төзи башладык. Мине мәхәллә рәисе итеп сайладылар. Аның мәчете бик күркәм килеп чыкты: зур гына, дүрт манаралы. Ул вакытта Тәлгат хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендәге Диния нәзарәте төрле мөфтиятләргә бүленмәгән иде әле. Мәхәлләбезгә кунакка килеп китте ул. Бездә аның вәкиле, Ульян өлкәсе Диния нәзарәте рәисе – Әюп хәзрәт Дебердиев. Мәчетне төзеп бетердек кенә, Әюп хәзрәт: «Әйдә, миңа урынбасар булып кил», – дип тәкъдим итте. Ул бик сәләтле-грамоталы аксакалларыбызның берсе иде. Миңа аның белән эшләве бик җайлы булды.
Берара дини эшләрдән читләшебрәк торырга туры килде. Бу хәл озакка сузылмады. Идел аръягы районы башлыгы Наил Хәсәнов: «Әйдә, кил. Дини оештыру эшләрендә синнән башка булмый», – дип чакырып алды. Шулай итеп, миңа биредә яңа документлар буенча шәһәрнең беренче мәхәлләсенә җитәкчелек эшенә алыну насыйп булды. Әүвәл мәхәллә йорты дигәнебез 125 квадрат метрлы мәйдан иде. Менә хәзер бу урында 13 ел яшәп-эшләп ятабыз.
Без, татар егетләре, шөкер, тик ятмыйбыз. Бу биләмәне чистарттык: җыештырдык, себердек, тәртипкә керттек. Буадан алты почмаклы йорт китертеп куйдырдым. Анда музей ясадык. Музей янында янкорма пәйда булды. Анда пылау пешерәбез, чәй кайнатабыз. Соңрак ашханә бинасы ясату фикере туды. Юнь бәягә генә 8х14 метр үлчәмле бура бурап бирделәр. Нигезен салып, бураны утырттык, түбәсен калай белән яптырдык кына, бер адәм килгән дә, эчке яктан солярка сибеп, ут төрткән. Мин Буага кайтып киткән идем. Төнге сәгать бердә бер хезмәткәребез: «Рафаэль абый, янабыз!» – дип шылтыратты. Килеп җитүемә, бурабыз янып беткән. Ут сүндерүчеләр тегендә-монда чабып йөри. Идән, тәрәзәләрне ясарга кирәк булыр дип алып куйган бер машина такта да шунда әрәм булды.
Аллаһы Тәгаләнең хикмәтедер инде: ул көнне иртүк шәһәр мэры килде дә губернаторның: «Борчылмасын, тагын да зуррак, матуррак ясасын: ярдәм итәрбез!» – дигән сүзен җиткерде. «Күпме калай, күпме такта кирәк – язып җибәр!» – диде. Аллаһка шөкер, шул нигездә яңа бина күтәреп-өеп куйдык. Әле тагын ике бүлмә өстәдек. Уртак хәсрәт, ярдәмләшү менә шулай халыкны берләштерде. Бу чәйханәдә без барча дини мәҗлесләрне – корбан ашларын, ифтарлар, Коръән мәҗлесләрен үткәрәбез. Мәхәлләбезнең бердәмлеген булдыруда нык булыша ул.
Әйткәнемчә, бу тирәләрне үлән, агач баскан иде. Аларны кистереп, яхшы агачлар утырттык. Кечкенә генә парк пәйда булды. Асфальт түшәттек, койма белән әйләндереп алдык. Яңа койма барлыкка килгәнче, теләсә кайдан тишек-тошык ясап, үтеп-сүтеп йөриләр иде. Әле шунысы бар: койма рәшәткәләрен тегеннән-моннан ватып торалар. Тиз генә андый урыннарга яңа рәшәткә куябыз. Бу биләмәне тәмам үзебезнеке итеп рәсмиләштереп бетергәч, тагын да биегрәк яңа койма коеп, картлар, балалар, бигрәк тә яшь әниләр көндез килеп ял итеп йөрсен өчен, зуррак парк булдырырга дигән ният бар. Көндез ачык торыр, төнгә ябып куярбыз.
Элек монда зур гына балалар бакчасы булган. Шуннан безгә берничә бүлмә биргәндә монда социаль яклау идарәсенең бер филиалы гына калган иде. Һәр балалар бакчасының үз базы була. Мин шул базда бәрәңге, кишер, чөгендер саклый башладым. Һәр ярминкәдә инвалидларга, күп балалы гаиләләргә шулардан өлеш чыгарам. Бервакыт кишер-чөгендерләрне, кечкенә капчыкларга салып, мохтаҗлар алсын, дип чыгарып куйдым. Берничә сәгатьтә алып бетерделәр. Шулай халык безне үз итә башлады. Югыйсә, янгынга кадәр, тирәк-як йортларда яшәүчеләр, мөселман мәхәлләсе, дип безне өнәп бетермәде. Яныбызга социаль яклау министры еш килә иде. Бервакыт хәлебезне белергә килгәч, министр миңа: «Филиалыбызны моннан күчерәләр. Сез яхшы эшлисез. Бу бинаны тулаем сезгә бирәбез», – диде. Бу вакытта бина тәрәзәләре алыштырылмаган иде әле. Түбәдән су ага. Тегеләр күченгәч, без түбәне бөтенләй алыштырдык, тәрәзәләрне яңарттык.
Бинаны төзекләндереп бетергәч, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты ярдәме белән монда зур гына балалар Сабан туе оештырдык (мин Идел аръягы районы татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе дә әле). Халыкка ошап китте бу. Бер айдан монда Татарстан Республикасы Рәисе белән Ульяновск өлкәсе губернаторы килде. Бу хөрмәткә тагын бәйрәм ясадык. Рөстәм әфәнде килгәч, 1750 квадрат метр мәйданны биләп торган бу бинаны мөһер сугып, рәсмиләштереп тулаем безгә бирделәр. Хәзер без бинабызны «Ислам мәдәни-агарту үзәге» дип атыйбыз. Бүгенге көндә бинабызның беренче катында мәчет эшли. Бу көннәрдә аны яхшылап төзекләндерергә җыенабыз. Беренче катта башлангыч мәдрәсә – якшәмбе мәктәбе эшли башлады. Анда өлкәннәр дә, баллар да бик теләп йөри. Татар теле белән гарәп теле укытыла. Апалар (60тан артык хатын-кыз) ике төркемгә бүленеп, атнага өч көн сабакка йөри. Ирләр азрак: 15-20 кеше. Менә шулай олы эш башланды. Беренчедән, халык дини мәҗлесләр оештыра торган чәйханәгә тартыла. Икенче җәлеп иткәне – башлангыч мәдрәсә.
Тора-бара уку бүлмәләре арасында китапханә ясарга булдык. Бөтендөнья татар конгрессына бик зур рәхмәт: Казанга барган саен китап биреп җибәрәләр. Халык укый: теге китап бармы, бу китап бармы, дип сорап кына торалар. Анда бер апаны җаваплы итеп билгеләдек.
Күптән түгел генә бинабызда, 150 квадрат метрлы залда спорт мәйданчыгы булдырдык. Актлар залы кечкенә иде. Аны зурайтып, киңәйтеп эшләдек. Хәзер безгә МХОда һәлак булганнарның хатыннары, балалары килә башлады. Бинабызның бер бүлмәсендә һәлак булганнарның истәлеген саклый торган музей ясадык. Ул ханымнар атнага бер мәртәбә җыелып, хәл итәсе мәсьәләләрен уртага салып сөйләшә. Аларны тыңларга әле бер, әле икенче депутат килә. МХОда һәлак булган мөселманнарны без үзебез җирлибез.
Беренче һәм икенче катта 150 шәр квадрат метрлы ике бүлмәбез бар. Анда татар балалар бакчасы – башлангыч мәктәп ачарга уйлап торабыз. Якындагы 64 нче мәктәп директоры Лилия Мостафина белән яхшы мөгамәләдәбез. Ул ярдәм итәрмен дип тора.
Биредә ярдәмчеләрем турында берничә сүз әйтмәсәм, хата булыр. Габделәхәт хәзрәт имам вазифасын башкара. Рәфыйк хәзрәт күптән түгел Казанда Ильяс хәзрәт мәдрәсәсендә укып кайтты. Сәйфулла, Зиннәтулла бабайлар әйтмәсәң дә үзләре белеп эшли. Гөлфия ханым белән Эльвира абыстай дәрес бирә. Балалар атнага бер генә түгел, өч көн сабакка килсен дигән максат куйдык әле. Атнага бер генә булганда бала нәрсә өйрәнгәнен онытып бетерә. Конгресска рәхмәт: 300 мең сумлык музыка җиһазлары бүләк итте. Янә тегү машиналары да зур бүләк булды. Бер егетебез ун данә шахмат өстәле ясап китерде. Хәзер бездә шахмат түгәрәге эшли. Әле бер егетебез кухня гарнитуры ясап бирергә вәгъдә итте. Балалар тегәргә дә, аш-су пешерә белергә дә тиеш. Әле шушы көннәрдә бездә балаларның ун көнлек ислам җәйләве тәмамланды. Анда 18 бала йөрде.
Ульянның яңа шәһәр микрорайонында, «Елга буе» паркында без менә 35 ел инде Сабан туе оештырабыз. Анда Татарстаннан Чүпрәле, Тәтеш, Болгар районнары хакимиятләре башлыклары, урман хуҗалыгы министры да кунак буларак катнашканы бар. Корбан, Рамазан гаетләрен зурлап уздыруны да без монда Казандагы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән бергә башладык. Теләкомтылыш булганда, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы башлыгы Васил Шәйхразиев кебек шәхесләребез булышабыз дип торганда тагын да зуррак эшләргә алынырга мөмкин.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала