Әдәби мирас Уку өчен 4 минут

Наилә ЯХИНА: «Мин бик аңлап җитмим бу дөньяны, Ачылмыйдыр миңа һәр ягы...»

Шагыйрә, җыр текстлары aвторы, җырчы, композитор, телерадиожурналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Мәгрүф кызы Яхина Башкортстанның Тәтешле районындагы Шәрдәк авылында туган. «Ачып куйдым таңда тәрәзләрем», «Яралы кош», «Ялгыз кораб» дигән китаплар авторы.

ЯКТЫ ТӨН

 

Кыйнады көн, җәзалады дөнья –

Аздырганмы Кояш һәммәсен?..

Әллә ыргытканмы уртак сынык,

Талаштырып газиз бәндәсен?..

 

Ашыктым мин, сүндереп лампаны,

Каршы алды тыныч, якты төн.

Сулыш бирде иркен тыкрыклары,

Алыштырып “сират күпере”н...

 

Төн дәвалый «яралы кунагы»н,

Арындырып мең бәласеннән –

Фәрештә ясарга тырышканмы,

Көн тәмугы... мин – бәндәсеннән?..

 

Якты төнем! Сукыр күрәзәчем!

Терелтергә тырыштың мине!

Таң атты шул бик тиз, кабат «янап»,

Мең яраны син бәйләгәнче...

 

 

ЯЛГЫЗ КОРАБ

 

Мин бик аңлап җитмим бу дөньяны,

Ачылмыйдыр миңа һәр ягы…

Якынайдым утравыма, дисәм,

Ә ул икән аның аръягы.

 

Алып ташлый агым кире кагып,

Җикмәстәй җилкәннәргә тагып.

Каршы төштең, дип дуамал дулкын

Кыйный мине бәлаләр ягып...

 

Дулкын уйный тыныч көннәремдә,

Сизмим кебек аның агышын.

Диңгез кебек уйларымда ялгыз,

Ялгыз кораб кебек барышым.

 

Бу корабта матросы да үзем,

Капитан да, боцман, «рулевой»...

Күренми тик «оазислы яры»,

Ачыклыгы никтер «нулевой»...

 

 

АҺ, БУ ТӨННӘР

 

Аһ, бу төннәр, тынчу җәй башында...

Сиреньнәрнең хуш ис бөркүе!

Ызы-зыгы, шау-шулы урамнар

Хәтерләтә кебек бер төнне.

 

Эленеп калганмы яшьлегемнең

Баш очымда эңгер бер мәле...

Бер сулыймчы, төнем, чыгып сиңа,

Аңкышыңны йотыйм... Бир әле!

 

Бер атлыймчы серле сукмагыңнан,

Йолдызыңны санап күгеңнән...

Зирәк айның кыңгыр иләгеннән

Әллә нинди нурлар түгелгән!..

 

Төн үзгәрми кебек, һәр заманда

Бер үк кебек аның бурычы...

Тик алышына аның сукмагыннан

Узучысы – күккә багучы.

 

Мин дә башка, күзләрем дә инде,

Хыялым да, гозер дә башка.

Ходам искә төшеп, багам күбрәк

Саулык сорап газиз бу башка...

 

 

КӨЧКӘ

 

Көчкә өздем соңгы нечкә җебен,

Тоташтырган безнең араны.

Ал чукларын аның карлы-бозлы

Салкын җилләр килеп талады.

 

Көчкә киттем текә ярларыннан,

Ишелгәнче тирән упкынга,

Көзге яфрак кебек калтыранып

Баккан соңгы кояш нурына.

 

Көчкә алдым аралап янгыннан

Йөрәгемне, нечкә сагышлы.

Суыттым ялкынын өрә-өрә,

Хәзер инде бик сак кагышлы.

 

Көчкә чыктым тирән бу диңгездән,

Ярдәм кулын беркем сузмады.

Тәүбәләрем озак булыр микән,

Шәфәкъ утым әле кызмады.

 

Көчкә калдым, исән сыман үзем,

Кышлар үткәч, язы бар әле...

Арган бер торнасы, канат кагып,

Бу турыдан бер узар әле...

 

 

КӨНБАГЫШЫМ

(Вакытсыз вафат булган җырчы сеңлем Нуриягә багышлыйм)

 

Басу юлы аша диләнкәлек –

Чал тауларда пешә җир җиләк.

Кайнар көн үзәге, пешәм мин дә –

Көя-көя атлыйм. Су кирәк...

 

Күз алдымда – инеш, авыл өе,

Түтәлләргә сеңлем су сибә.

Йә су сибә җырлап, йә күбәләк күк,

Көлә-көлә гөлләрне үбә!..

 

Юк! Ул – көнбагышы шул бакчаның! –

Кояшка ук үскән үрелеп,

“Август уртасына җитешәм!” – дип,

Өлгергәндер күзгә күренеп.

 

Өлгер гөлем! Сары көнбагышым!

Көз аеның нурлы багышы!

Шул бакчадан, гүя, елмаясың –

Кояшлы да үзең, сагышлы…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи