Режиссер Александр Далматовны башлыча телевидение сериаллары аша белә идек. Минзәлә Татар дәүләт драма театрында исә аның Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган «Сәхи(я)» спектаклен (16+) карарга мөмкин

Рөстәм Хәкимҗанов фотолары.
Әсәр моңа кадәр тамашачыга зәңгәр экран аша ирештерелгән «Кеше китә – җыры кала», «Кырык дүртнең май аенда» фильмнары белән аваздаш кебек. Икесе ике сәнгать төренә караса да, аларны бер нәрсә – XX гасырның тетрәндергеч вакыйгаларын кабат күздән кичереп, аларга бүгенге көн күзлегеннән бәя бирү омтылышы берләштерә. Кинофильмнар кебек үк, «Сәхи(я)» киң колач белән куелган. Александр Далматов махсус бер төрле әсәрләр сайлый, әйтерсең, пыран-заран килгән язмышлар, аеруча хатын-кыз язмышлары аша сугышның кешелексезлеген янә һәм янә фаш итмәкче.

«Сәхи(я)» спектаклендә үзәктә – әнисенең фаҗигале үлеменнән соң һәм әтисе сугышка китеп югалгач, исән калу һәм гаиләсен яклау өчен үзенең хатын-кызлыгыннан ваз кичеп, үз өстенә ир-атлар гына күтәрерлек җаваплылык алган, көч белән эш итәргә мәҗбүр булган кыз язмышы. Ул авылның башка гүзәл затларыннан кыска итеп киселгән чәче, ир-атлардай киенеп йөрүе белән аерылып тора. Исеме дә Сәхиядән Сәхигә әйләнә. Татарстан авылларыннан Себер вышкаларына кадәр озын юл үтә ул. Үз-үзеннән качу, үзен эзләү, таба алмыйча бәргәләнүләр тулы юл бу. Әмма мәхәббәт аны барыбер асылына кайтара. Һәм ул туган якларына кайтып, иске нигездә яңа йорт торгызыр өчен үзендә көч таба.

Минзәләлеләрнең бу спектакле нәрсәсе белән истә кала соң? Кайбер башкала театрларыннан соң Минзәлә артистларының саф матур сөйләме җанга бәлзәм булып ята. Спектакльдә ике образ бар – аның берсе Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина башкаруындагы Зәйнәп карчык һәм тагын берсе – шулай ук республикабызның халык артисты Хафиз Хамматуллин башкарган Насыйбуллин. Әйтергә кирәк, бу ике артист рольләрен шундый оста башкара ки, аларга тиңнәрне татар театрында гына түгел, Россия театр сәнгатендә дә табуы кыен. Режиссерның җыйнак спектакльгә әллә ничә дистә елны сыйдыруы, әллә ничаклы вакыйгаларны күрсәтүгә ирешүе шулай ук соклану уята. Минзәлә театрының кечкенә генә сәхнәсендә ничек шулкадәр вакыйгаларны куертырга, күмәк күренешләрдә шул тиклем халыкны сыйдыра алды икән ул, дип хәйран каласың. Буяу ягымнарын киң, эре итеп сала белүгә карамастан, режиссер нечкә лирик сәхнәләрне дә тәмләп иҗат итә алган. Тагын бер һичшиксез игътибарга алынырга тиеш нәрсә ул – сәхнә бизәлеше (авторы – Сәлимә Әскәрова). Уртада киң итеп ясалган сәке әле ат арбасына, әле машинага, әле поезд вагонына, әле клуб идәненә әйләнә һәм тагын әллә никадәр үзгәрешләр кичереп, тамашачыны таң калдыра.

Һәрвакыттагыча режиссерның мәгънәле әсәр сайлый белүе мактауга лаек. Һәм үзебезгә аңлаешлы сәхнә телендә, мөгез чыгармыйча, татар тормышын сурәтләргә омтылуы хөрмәт уята. «Сәхи(я)» Минзәлә театры өчен генә түгел, республика күләмендә мөһим вакыйга дияргә була хәтта. Аны кайда күрсәтсәләр дә, мәртәбә генә булачак.
Премьера туксанынчы юбилей сезонын ябуга туры килде. Бу иҗат фасылында өлкән тамашачы һәм балалар өчен икешәр спектакль куелган. Аның икесе «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылган. Бу сезонның истә калырлык вакыйгаларыннан шулай ук Р.Шәймәрдәнов исемендәге урта махсус уку йортлары театрлары фестивален, өченче Бөтенроссия бэби-театр фестивален, Г.Тукайның 140 еллыгына багышланган шигърият бәйгесен, ГИТИСның «Дебют в России» проекты кысаларында Н.Гоголь әсәрләре буенча спектакль чыгарып, «Тантана» республика театр премиясендә эксперимент номинациясендә җиңү яулауны әйтеп китәргә мөмкин.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала