Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Мөхәррәм КАЮМОВ: «Алга таба мин бармас та идем, Тарткан йөгем әгәр буш булса...»

Шагыйрь, журналист Мөхәррәм Әхмәтнур улы Каюмов 1941 елның 3 февралендә Башкортстанның Борай районындагы Бустанай авылында туган. 1997 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. «Торналар чылбыры» дигән китап (1998, кереш сүз иясе – Г.Садә) авторы. Ул 2003 елның 14 декабрендә вафат була. Тууына – 85, вафатына – 22 ел.

КИЧЕРӘМ

(Фәрит Хатыйпов көе)

 

Син су алган салкын чишмәдә мин

Көн дә кичен атым эчерәм.

Эчә атым,

Эчтә татлы ялкын,

Үткәннәрне искә төшерәм.

 

 

Тау битендә синең чияләрең

Күптән инде бирде җимешен.

Чия кебек,

Нур балкытып көлеп,

Чыгарсың дип эзләп килешем.

 

Син тауларда салган сукмакларда

Ал чәчәкләр үсә тезелеп.

Тирә-якта,

Бары синең хакта

Былбыл сайрый монда өзелеп.

 

Хәтерлим дә, рәхәт минутларның

Татлы ләззәтеннән исерәм.

Очрашыйк бер,

Ике килмәс гомер,

Кичер мине, мин дә кичерәм...

 

 

ӘНКӘЙ

«Анам. Аннары анам. Аннары тагын анам. Соңыннан гына атам...» (Хәдис)

 

Беренчесе – Тәңре, аннан әнкәй,

Камил моңа минем иманым.

Әнкәемнең бөеклегенә мин

Инандым да, чиксез куандым...

 

Ул ерактан гел күзәтә мине,

Кыек басмый, калам тыелып,

Кыенлыкка очрап, җебеп төшсәм,

Кинәт арта миндә кыюлык.

 

Үз-үземне аямыйча яшим,

Мең сыгылсын язмыш, мең сынсын!

Тик мин аңа түгел, бу тормышның

Кагыйдәсе миңа буйсынсын!

 

Шатлыкларым әле канат ярыр,

Кайгыларым җанны яралар.

Күпме кушса Ходай, шул кадәр ел

Афәтләрдән әнкәм аралар...

 

 

ТЕЛ ОЧЫНДА УЛ СҮЗ

 

Сукырлар бар…

Ничек ярдәм итим

(Кызгану ул, бәлки, начарлык?),

Бик хикмәтле бер сүз эзләп киләм, –

Сукырларның күзен ачарлык.

 

Чукраклар бар...

Ишеттермә, имеш.

Җирдән, күктән шаулап җыр аксын!

Хикмәтле сүз эзлим, –

Чукракларны

Бер көйдерсен, берчә елатсын…

 

Телсезләр бар…

(Йөрәк хисен сүзсез

Әйтү нинди кыен – беләмен!)

Телсезләрне хәтта җырлатырлык

Хикмәтле сүз эзләп киләмен.

 

Тел очында ул сүз.

Былбыл булып

Очып чыгар төсле –

Көтәмен.

Шушы сүздә – минем киләчәгем,

Шушы сүздә – минем үткәнем.

 

 

КУЛ АРБАСЫ

 

Малай чакта «уфалла»га төяп

Утын, печән тартсак әгәр дә,

Авылларда бетте кул арбасы,

Күчте инде хәзер шәһәргә.

 

Аю белән көрәшерлек ирләр,

Фәрештәләр кебек хатын-кыз,

Иртән иртүк арба тартып чаба,

Вакытлары, ахры, бик тыгыз.

 

Тезелешеп алар үткән чакта

Охшап очкан киек казларга,

Кая ашыгалар шулай, дисәм...

Ерак түгел икән –

Базарга…

 

Арба саен әллә ничә тартма,

Тартмаларда товар –

Чит илдән.

Алар өчен базар юлларына

Без күрмәгән алтын сибелгән.

 

Мин ул –

Һаман кул арбасы тартып

Килер көннәремә юнәлгән.

Шул арбада матур тартма түгел,

Бөтен дөнья гаме төялгән.

 

Менгән чакта текә тау башына

Арбам сөйри мине кирегә.

Туктасам да артка борылмыймын,

Үтелә бит моннан бер генә...

 

Бу – үз юлым минем...

Ләкин рәхәт,

Аңа бүтән юллар кушылса,

Алга таба мин бармас та идем,

Тарткан йөгем әгәр буш булса…

 

 

КЕШЕЛӘРНЕҢ МИН ТӨРЛЕСЕН КҮРДЕМ

 

Кешеләрнең мин төрлесен күрдем,

Юмартлары булды меңгә бер.

Юлда сусап су сораган чакта

Әйрән бирде миңа кемнәрдер.

 

Сараннары санап бетергесез,

Усаллары ашый үз-үзен.

Юашлары башын иеп йөри,

Күрсәтмичә генә чын йөзен...

 

Кешеләрнең мин төрлесен күрдем,

Горурлары – үтә тәкәббер.

Куштан булса, аны шуннан беләм:

Күзләреңә карап текәлер.

 

Әрсезләрнең авыз һәрчак ерык,

Мыскыл итә тыйнак затларны,

Гайрәтлеләр сирәк очрый, әмма

Мескен тулы урам чатлары...

 

Кешеләрнең мин төрлесен күрдем,

Яхшылары ләкин җитәрлек.

...Беркөн илтер шулар кирәк җиргә

Иңнәренә мине күтәреп.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи