АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 1 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 

Ютәлдән дәва

 

Халык медицинасында ютәлне басу өчен еш кулланыла торган чаралардан берсе – кура җиләге, шуңа җәен аның яфрагын да, җиләген дә җыеп калу яхшы. Бу җиләктә бакыр, тимер, калий, клетчатка, пектиннар һәм салицил кислотасы, С, В1, В12, А, Е витаминнары, никотин кислотасы (РР), шулай ук фитонцидлар күп. Кура җиләге яфракларын, ботакларын яки чистартылган тамырын 1 сәгать кайнар суда төнәтеп, сөзеп, тәменчә бал кушалар һәм чәй урынына эчәләр, тамакны чайкыйлар. Җиләкне ашау да бик файдалы. Яки кура җиләген изеп, 2:1 исәбеннән шикәр кушалар да, суыткычта саклыйлар, чәй эчкән саен, чынаякка 2 шәр чәй кашыгы салып эчәләр.

 

 

Радикулиттан – тоз

 

100 грамм тозны 1 литр кайнар суда эретәләр, сигезгә бөкләнгән марляны шушы тозлы эремәгә манып алып, авырткан урынга куялар, компресс ясагандагыдай җылы итеп урап, 8 сәгать тоталар. 10 көн буе шулай дәваланганда, бил авыртуы бетә.

 

 

Хлорның да файдасы бар

 

Хлорлы махсус матдәләр организмдагы артык майларны тарката. Хлор ашказаны согының төп өлеше булган тоз кислотасы ясалуда катнаша, су-тоз алмашын җайга сала, сөяк тукымасы барлыкка килүгә һәм аның үсүенә булыша. Бөерләрнең бәвелчә бүлеп чыгаруын контрольдә тота, җенес һәм үзәк нерв системаларының эшен җайга сала. Өлкән кеше организмына көненә 7 грамм хлор кирәк. Ул баклажан, чөгендер, редис, салат, помидор, яшел борчак, сыер һәм тавык ите, диңгез балыгы, сөт, кефир, сыр, солы һәм дөге ярмасы, хөрмә, йөзем, йомырка, тоз, икмәктә күп.

 

Кыяр маринадлау

 

3 литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишер, 2 баш кечкенә суган, берничә бүлем сарымсак, карлыган һәм чия яфрагы, укроп башлары, керән, түгәрәк кара борыч салып, юылган кыярларны тыгызлап тутыралар, өстенә кайнап торган су коеп, 15 минут тоткач, шул суны агызып алалар да, 5 чәй кашыгы тоз, 10 чәй кашыгы шикәр, 100 грамм 9 процентлы серкә салып, кайнатып чыгаралар, кыяр өстенә агызып, тимер капкач ябалар һәм юрганга төреп суыталар.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи