«Безгә искиткеч дустанә мөнәсәбәт күрсәткән, милли мәсьәләләребезгә шулкадәр игътибар биргән, үзебезгә дин, милләт һәм кан ягыннан тугандаш булган дәүләттән золым-җәбер күргән вакытта, безгә кочагын киң итеп ачкан Польша...», «дус ил»... Әлеге илдә ун-унике еллап гомерен кичергән Гаяз Исхакыйны Ләһстан илен ташлап китү вакыйгасы әнә шундый сүзләр язып калдырырга этәргән.
Әдипнең биографиясенә кагылышлы фактларны барлаганда, Польшага бәйле шактый гына мәгълүмат туплап була. Г.Исхакый 1927-1939 елларда Варшавада яшәп ала. Аның инициативасы белән 1928 елның 28 июнендә биредә «Идел-Урал» комитеты оештырыла. Польшага ул 1907 елда Архангель губернасының Пинега шәһәрендә бергә сөргендә булган дусты маршал Юзеф Пилсудскийның шәхси чакыруы буенча килә һәм Варшава шәһәрендә төпләнә. Пилсудский аңа үз матбагасын оештыруда ярдәм итә. Г.Исхакыйның «Идел-Урал» тарихи-публицистик китабы 1938 елда Варшавада поляк телендә дөнья күрә. Биредә шулай ук «Милли юл» журналы әзерләнә (басылу урыны – Берлин). Г.Исхакый Варшава «Прометей» клубы эшчәнлегендә катнаша. Милләт мәҗлесе төзелүнең 20 еллыгына багышлап үткәрелгән конгресс 1938 елның 4-6 февралендә Польша башкаласында уза. Г.Исхакыйның аны уздыру эшендә башлап йөрүчеләр арасында булуын беләбез. Аның конгресс хакында 1938 елның февралендә Варшава радиосы аша ясаган чыгышы мәгълүм.
1939 елның сентябрь аенда Гитлер Германиясе Польшага һөҗүм башлагач, Г.Исхакый, эмигрантлар оешмасы «Прометей» җитәкчеләре белән бергә, Варшавадан чыгып китәргә мәҗбүр була. Биредә аның бөтен әйберләре, кием-салымнары кала. Аларны ул илдәшләре, башкалада укыган яшьләргә тапшырып китә, Варшавадагы архивын бер саклык банкына илтә («Ике ут арасында» драмасы һәм «Олуг бәйрәм» исемле хикәясе дә шунда сакланган була). Болар Һ.Мәхмүтов, Л.Гайнанова, М.Хәсәнов, М.Сәхапов, Ф.Мусин, З.Мөхәммәтшин һ.б. галимнәрнең мәкаләләре аша билгеле.
Г.Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗатын киң планда тикшергән әдәбиятчы галимнәрнең берсе – Х.Миңнегулов. Әлеге темага аның «Исхакый мөһаҗирлектә» (1999), «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» (2004) исемле ике монографиясе дөнья күрә. Алда саналганнардан тыш, китаплар башка кызыклы фактлар белән дә таныштыра. Мәсәлән, Г.Исхакый бераз вакыт Польшаның Шәрык институтында эшләп ала. 1937 елның башларында, бигрәк тә әдипнең туган ае февральдә аның иҗади эшчәнлеге башлануга 40 ел тулу мәмләкәттән читтә яшәгән татарлар арасында киң күләмдә билгеләп үтелә. Юбилей тантаналарының иң зурысы 5 март көнне Варшавадагы Шәрык институтының зур залында уздырыла. 1930 елда Польша башкаласында Идел-Урал, Төркестан, Азәрбайҗан, Кырым, Төньяк Кавказ, Украина, Белоруссия, Грузия, Карелия вәкилләрен үз эченә алган «Прометей» исемле милли азатлык хәрәкәте оешмасы төзелә. Аның үзәгендә дә Гаяз Исхакый тора. «Яңа милли юл» журналының 1931 елгы җиденче-сигезенче саннарының тышлыгында «Ләһстанда татар атлы гаскәрие», «Наполеонның татар гвардиясе», «Татар сугышчысы» кебек сурәтләр бар. Алар «Ләһстан мөселманларының милли музәханәләрендән алынган». Варшавада язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Исхакыйның «Ислам мәмләкәтләрендә» дигән юл хатирәләренең бер өлеше язылган.
Г.Исхакый Варшавада яшәү чорында биредә милләтебезнең күренекле әдипләренә багышлап төрле кичә һәм чаралар үткәрүдә катнашкан, оештырып йөргән. Мисал өчен, Габдулла Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә, «Тәрҗеман»ның 50 еллык бәйрәме һ.б. Г.Исхакыйның шулай ук Варшаваның «Прометә» клубында, Шәрык институтында лекцияләр укуы, чыгышлар ясавы да мәгълүм. Октябрь инкыйлабыннан соң мөһаҗәрәткә киткән милләттәшләребез 1552 елгы кара көнне «Хәтер көне», «Матәм көне» рәвешендә билгеләп үткән. Мондый чаралар 1920-1930 елларда Польшада да уза.
Г.Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге тарихчы, журналист һәм җәмгыять гыйлеме галимнәре Б.Солтанбеков, И.Таһиров, Р.Гайнетдинов, Б.Гали, С.Исхаков, А.Мөбарәкҗанова, Г.Галәметдинов һ.б. хезмәтләрендә дә урын ала. Галим Р.Гайнетдинов үзенең «Деятельность татаро-башкирских эмигрантских организаций и центров в 1900-начале 1930-х годов» дип исемләнгән диссертациясенең бер өлешен Г.Исхакыйның «Идел-Урал» оешмасының СССРга каршы алып барган антисоциалистик эшчәнлегенә багышлый. Әлеге хезмәттән шунысы билгеле: «Идел-Урал» «Бәйсезлек комитеты» Польша Генштабының II бүлеге тарафыннан финанслана һәм моның өчен әлеге хәрәкәт әгъзалары СССР һ.б. илләр хакында мәгълүмат җыеп бирергә тиеш була. Б.Гали исә әлеге күренешнең баштарак кына булуын ассызыклый.
«Гаяз Исхакый һәм Польша татарлары» темасы беренче тапкыр 1994 елда Ә.Кәримуллин язмаларында күтәрелә. Галим татар җәмәгатьчелеген әдипнең 1932 елда «Rocznik tatarski» («Татар елъязмасы», Вильно, хәзерге Вильнюс) дип исемләнгән поляк басмасында дөнья күргән «Польша татарларының милли бурычлары» мәкаләсе белән таныштыра. Әлеге язмадан аңлашылганча, Г.Исхакый Польшада яшәүче татарларның тарихы, мәдәнияте белән кызыксынган, аны аларның язмышы борчыган. Мәкаләне рус теленә галим Р.Йосыпов тәрҗемә итә. Соңрак ул аны «Польские страницы жизни Гаяза Исхаки» дип исемләнгән язмасында да бастырып чыгара.
Л.Гайнанова 1999 елда басылып чыккан Г.Исхакый әсәрләренең икенче томында телгә алынган «Rocznik tatarski» журналы хакында өстәмәләр кертә: «Бөек Ватан сугышына кадәр Польшада поляк телендә поляк-литва татарларының тарихы, тормышы, мәдәнияте турында «Rocznik tatarski» («Татар елъязмасы») дигән исемдә өч җыентык чыгып өлгерә (1932 – Вильнода, 1935 – Замощчта, 1938 – Варшавада). 1932 елгы җыентыкта Г.Исхакый турында белешмә һәм аның «Польша татарларының милли мәсьәләләре» исемле мәкаләсе басылып чыга. Әмма искәрмәләр авторы тарафыннан телгә алынган белешмә турында Ә.Кәримуллинда мәгълүмат юк. Китапчы галим шулай ук әлеге басманың соңрак нәшер ителгән саннарын да эзләп карый, әмма Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург китапханәләрендә Ә.Кәримуллин кулында булган мәҗмуга да табылмый. «Татар елъязмасы»ның әлеге һәм башка саннары белән безгә Польшаның электрон китапханәләре аша танышырга насыйп булды.
Чыннан да, «Татар елъязмасы»ның өч саны өч шәһәрдә дөнья күрә, дүртенчесе 1939 елда башланган сугыш аркасында басылмый кала. 1932 елда нәшер ителгән җыентыкта Г.Исхакыйның «Польша татарларының милли бурычлары» дип исемләнгән мәкаләсе урнаштырылган. Моннан тыш, әдипнең эшчәнлеге хакында башка мәгълүматларга да тап булабыз: Арслан Бәй (Леон Найман Мирза Крычинский дип уйларга нигез бар) тарафыннан язылган «Генерал Мацей Сулькевич» язмасында Г.Исхакыйның «Wschod» («Көнчыгыш») журналында дөнья күргән «Сугыш вакытында татар хәрби оешмалары» мәкаләсенә сылтама бирелә (бу мәкаләнең эчтәлеге белән үз хезмәтендә галим Б.Гали таныштыра); «Яңа милли юл»да поляк татар гаскәриләре рәсемнәре урнаштырылуы (алда күрсәтелде); мөхәррире Г.Исхакый булган «Яңа милли юл» журналының чыгып килүе һ.б. турында хәбәр ителә. Елъязманың редакторы – Леон (Арслан) Найман Мирза Крычинский (1887-1939) – Вильнюста Татар халык музеен һәм Татар халык архивын оештырган зат.
«Татар елъязмасы»ның икенче томында да Г.Исхакый, аның эшчәнлегенә кагылышлы фактлар теркәлгән. Мәсәлән, мәҗмугада ислам журналларының мөхәррирләре төшкән фотосурәт бар, биредә Барасби Байтуган («Төньяк Кавказ»), Вассан Гәрәй Җабагый («Ислам күзәтүе»), Л.Н.М.Крычинский («Татар елъязмасы»), Мөхәммәдәмин Рәсүлзадә («Истикъляль»), Г.Исхакый («Яңа милли юл») бергә утырганнар.
Елъязманың өченче томы Литва татарлары тарихына багышланган. 1993 елдан алып 2006 елга кадәр «Rocznik tatarski»ның дәвамы буларак «Rocznik tatarow polskich» журналы чыгарыла. 1994 елгы санында Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәре поляк телендә дөнья күрә (әсәрнең копиясен поляк галиме Гжегож Червинский безгә тапшырды, аңа рәхмәтебезне белдерәбез). Тәрҗемәче Адам Мурман тарафыннан татар язучысы хакында кыска гына мәгълүмат китерелә. Аерым алганда, Г.Исхакыйның Польшада яшәү чорында Варшава мөселман җәмгыятендә дин буенча мөгаллимлек итүе, «Rocznik tatarski» редакциясе белән хезмәттәшлеге һәм поляк татарларының еш кунагы булуы турында хәбәр ителә. Әдипнең поляк телендә «Wschоd-Orient», «Zycie Tatarskie», «Przegląd Islamski» журналларында басылган мәкаләләре аерым игътибарга лаек, дип искәртә поляк тәрҗемәчесе. Соңгысының берничә саны белән танышу мөмкин булды, әмма әдипнең мәкаләләре әлегә табылмады. Басманың күзәтү өлешләрендә Г.Исхакый юбилее, аның Польшадагы эшчәнлеге хакында кыска-кыска мәгълүматлар китерелә.
«Rocznik tatarski»дан тыш, поляк җирендә, польша татарлары һәм шулай ук казан татарлары тормышына күзәтү ясап, башка басмалар да чыгып килә. Шулар арасында иң билгеле булганы – «Zycie tatаrskie» («Татар тормышы»). Журнал 1934-1939 елларда нәшер ителә, редакторы – Стефан Туган-Барановский. Бу басманың барлык саннары белән дә әлегә танышу мөмкин булмады. Шулай да 1937 елгы 5 санының беренче битләрендә басылып чыккан Али Мурза-Мурзич мәкаләсе игътибарга лаек, чөнки биредә Г.Исхакыйны 40 еллык әдәби эшчәнлеге белән котлау сүзләре урнаштырылган. Мәкаләдә әдипнең биографиясе китерелә, иҗатына күзәтү ясала. Моннан тыш, безнең кулда булган журнал саннарының күзәтү, хроника өлешләрендә Г.Исхакыйның мөһаҗирлектәге эшчәнлеге хакында да мәгълүматлар теркәлгән.
Г.Исхакыйның иҗади эшчәнлегенә 40 ел тулу уңаеннан Мәхмәд Вәисинең «Wschod» журналында – поляк, «Şimali Kafkasya» («Төньяк Кавказ») журналында рус телләрендә мәкаләләре басыла. Соңгысында Җәгъфәр Сәедәхмәд Кырымлының «Әмәл» журналында да басылган «Казан әдәбияты һәм Гаяз Исхакый» язмасы да урын алган.
«Şimali Kafkasya» мәҗмугасы 1929-1934 елларда «Горцы Кавказа» исеме белән чыгарыла. Эчтәлегендә – рус, төрек, француз һәм инглиз телендәге язмалар. Журнал Польша, Франция һәм Чехословакия илләрендә нәшер ителә. «Горцы Кавказа» журналының 1931 елгы 26 санында О.Идилли тарафыннан язылган «Об Идль-Урале» мәкаләсе урнаштырылган. Эчтәлектә – М.Худяков хезмәтенә, «Красная Татария» саннарына мөрәҗәгать итү. Текстның тел-стиле бу язма да Г.Исхакый каләме белән иҗат ителгән дип әйтергә мөмкинчелек тудыра. Журнал авторлары арасында Г.Исхакый барлыгын галимә А.Н.Рубанова да раслый. Кызганыч, әлеге басманың да барлык саннары безнең кулда әлегә юк.
Билгеле булганча, Г.Исхакый Варшаваның Көнчыгыш институты белән дә хезмәттәшлек итә. Институтның Көнчыгышны өйрәнүче яшьләр түгәрәге исеменнән, Көнчыгыш мәсьәләләренә багышлап, өч айга бер чыгып килүче журнал бастырыла. «Wschod» (соңрак «Wschod-Orient») дип исемләнгән әлеге басманың 1930-1939 еллар аралыгында барлыгы 31 саны дөнья күрә.
Әлеге журналда Г.Исхакыйның өч мәкаләсе басыла: «Идел-Урал», «Сугыш вакытында татар хәрби оешмалары», «1931 елгы мөселман конгрессы». Алар поляк һәм инглиз телләрендә язылган. Икенчесе алдарак телгә алынган иде. «Идел-Урал» мәкаләсенең эчтәлеге язучы һәм публицистның «Историко-политический очерк республики Идель-Урала», «Русиянең киләчәге (Идел-Урал җөмһүрияте)» язмаларының эчтәлеге белән тәңгәл килә диярлек.
«1931 елгы мөселман конгрессы» дип исемләнгән мәкаләне татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим итәбез. Аңлашылганча, бу мәкалә – күренекле әдипнең поляк җире белән бәйле материалларын беренчел эшкәртү омтылышы. Эзләнү дәвам итә. Әлеге юнәлештәге эшкә битараф калмаган журнал укучыларның киңәш-тәкъдимнәренә өметләнеп калабыз.
|
|
1931 елгы мөселман конгрессы
Гаяз Исхакый
1924 елның 23 мартында Истамбулдан соңгы хәлифә Габделмәҗид1 әфәндене куып чыгару бөтен мөселман дөньясы
тарафыннан гадәти булмаган вакыйга кебек кабул ителә.
Бөтендөнья сугышы вакытында хәлифәләр төрек хәрби командирлары тарафыннан көтелгән әхлакый рольне уйный алмасалар да, сугыштан соң, җиңүче илләр арасында Төркия бүленгән һәм Төркиянең азатлыгы өчен хәрәкәтләр барган вакытта, бөтен мөселман җәмәгатьчелеген туплаган «мәкам» (хәлифә урыны, ягъни Истамбул) бәйсезлеге идеясе мөһим роль уйный башлый. Шуңа күрә дә әлеге хәлдән чыгу юлларын эзләүнең башланып китүе шаккатмалы түгел.
Әлеге мәсьәләне чишү омтылышы беренче мәртәбә Каһирәдә урнашкан Әл-Әзһәр мөселман университеты тарафыннан башкарыла: биредә 1926 елда ислам дине әһелләре съезды үткәрелә. Төркиядән куып чыгарылган Габделмәҗид әфәнде хәлифә булып каламы, дигән сорауга җавап биргәндә, конгресс хәлифә бөтен мөселман дөньясын якларга, һәм әхлакый, һәм физик яктан көчкә, үз ихтыярын үтәү мөмкинчелегенә ия булырга тиеш; Габделмәҗид әфәнде мөселман дөньясын гына түгел, ә бәлки үзенең югары позициясен һәм хәтта үз-үзен дә яклый алмады һәм шуңа күрә башка хәлифә була алмый, дип җавап бирә. Әмма яңа хәлифә сайлау мәсьәләсе чишелеш тапмый. Әлеге мәсьәләгә нокта кую өчен эшләнгәндәй, шул ук елның июнь аенда, Ибн әл-Согудның2 Мәккәдә хаҗда булган вакытына туры китереп, икенче мөселман конгрессы чакыртыла.
Конгрессны ачып җибәргән Хиҗаз короле Ибн әл-Согуд бөтен мөселман илләреннән җыелган күп санлы делегатлардан барлык мөселман проблемаларын бергәләп карауны үтенә.
Англия сәясәтен алга сөрүче һәм Бөтендөнья сугышы вакытында хәлифәгә хыянәт иткән Хиҗаз короле Хөсәенне изге урыннардан кысрыклап чыгарган кеше буларак, Ибн әл-Согуд мөселман дөньясында аеруча зур популярлык казана һәм хәлифә дәрәҗәсенә иң лаеклы кандидат булып тоела. Әмма аның консерватив һәм фанатик ваһһабилар сектасыннан булуы либераль мөселман җәмәгатьчелеген куркуга сала, һәм шунлыктан Конгресс мисыр һәм һинд мөселманнары делегатлары составында көчле каршылык күрсәтә, яңа хәлифә сайлау мәсьәләсе кулайрак вакытка күчерелә.
Узган ел Иерусалимда 6 декабрьдән алып 17сенә кадәр дәвам иткән өченче съезд үткәрелә. Үткән конгрессларның хаталарын кабатларга теләмичә, әлеге конгресс беренче планга мәдәни мәсьәләләрне хәл итүне алгы планга куеп, хәлифә сайлау проблемасын аңлы рәвештә юкка чыгара.
Шулай да, өченче съезд алдында да, алдагылары белән чагыштырсак, җитди сораулар куела. Ул да булса – сионизм һәм яһүдилек проблемалары.
Иерусалимны конгресс үтү урыны итеп билгеләү барлык яһүдиләр дөньясында ыгы-зыгы чыгара. Алар конгресска каршылык күрсәтә башлыйлар һәм, мөселман илләре арасында конгресска ышанычны какшату ниятеннән, Европага сәяси панисламизм янавы белән куркытырга тырышалар. Бу факт, Йәмәннән кала, бер генә мөселман иле дә үз рәсми делегатын җибәрмәве, ә барлык ислам динендәге илләрнең үз делегатларын иҗтимагый активистлар рәтенә, барлык секталарның исә үзләренең югары дәрәҗәле лидерларын җибәрүе белән аңлатыла. Конгресста шулай ук инкыйлаби оешмаларның вәкилләре дә катнаша. Югарыда әйтелгәннәрдән шуны күрәбез: өченче съезд, һичшиксез, демократик рухта уза һәм сәяси яктан, узган икесе белән чагыштырганда, беркадәр либераль һәм дөньяви төстә үтә.
Этник яктан караганда, конгресста гарәп һәм төрекләр, фарсылар, һиндләр, малайялылар, славяннар һәм кытайлар катнаша; географик яктан Хиҗаз, Йәмән, Мисыр, Палестина, Сурия, Гыйрак, Иран, Әфганстан, Һиндстан, Тунис, Алжир, Финляндия, Югославия һәм Төньяк Африка илләре үз вәкилләрен җибәрә.
Конгресста барлыгы 150 кеше катнаша, аралашу телләре булып гарәп һәм төрек теле тора. Биредә барлык партия һәм социаль төркемнәр дә була: панисламистлар, милләтчеләр һәм региончылар, ләкин милләтчеләр, һичшиксез, күпчелекне тәшкил итәләр.
Конгресс Иерусалимда 1931 елның 6 декабрендә ачыла һәм барлык мәсьәләләрне хәл иткәннән соң, шул ук айның 17сендә үз эшен тәмамлый.
Съезд программасында түбәндәге дүрт пункт карала: 1) Палестинадагы изге мөселман урыннарын саклау. 2) Хиҗаз тимер юлын кайтару мәсьәләсе. 3) Иерусалимда гомуммөселман мәдәнияте берлеген саклау өчен махсус комитет булдыру. 4) Боларны башкарып чыгару өчен Иерусалимда мөселман университеты төзү.
Конгресс иң беренче чиратта 6 комиссия сайлый һәм үз эшен башлап җибәрә. Документлар аерым комитетлардан килү сәбәпле, һәрбер карала торган мәсьәлә буенча киңәшләшү уздырыла һәм шуларга ярашлы резолюцияләр әзерләнә.
Беренче очрашуда Идел-Урал һәм Кавказ вәкилләренең СССРдагы мөселманнар хәлен киң яктырткан лекциясе кызыксыну белән тыңлана.
Әлеге лекцияләрдән соң, җыелганнар арасында большевикларга каршы карашлар сиземләнә, соңрак алар мөселман прессасына да үтеп керә. СССРдан булган делегатларның комитетларда, ябык җыелышларда һәм уртак утырышлардагы һәрдаим эшчәнлеге, большевикларга каршы алып барган көрәшне сәяси мотивлардан тыш һәм җирле кызыксынулардан өстен куя белү сәләте әлеге көрәшне бөтен мөселман дөньясы өчен рәсми рәвештә яңгырамаган, әмма иң мөһим сорауларның берсенә әверелдерә.
Палестинадагы изге мөселман урыннарын саклау комиссиясенең докладыннан соң, яһүдиләрне Палестинага күчереп утыртуга һәм мөселманнарны җирләреннән куып чыгаруга каршы резолюция кабул ителә.
Хиҗаз тимер юлы темасы буенча лекция укылганнан соң, конгресс башкарма хакимият идарәсенә керер өчен тимер юлны кабул итә һәм әлеге резолюцияне тормышка ашыру өчен махсус комитет билгеләнә.
Съездның университет төзү турындагы карары бертавыштан кабул ителә. Бары тик мөселман мәдәни берләшмәсен оештыру проекты гына бәхәс кузгата: биредә феодаль һәм демократик карашлар кисешә.
Ниһаять, большевикларның мөселманнарга карата алып барган кыерсытуларына каршы протест кабул ителгәннән соң, гомуммөселман мәдәниятенә нигезләнгән килешү проекты раслана. Конгресс, һәрбер милләтнең мөселман вәкиленә урын бирергә тырышып, 25 кешедән торган Югары Совет сайлый һәм 1933 елда үтәсе IV мөселман конгрессының уздыру вакытын билгели.
Югары Совет съездда кабул ителгән резолюцияләрне башкарып чыгару ниятеннән җиде кешедән торган башкарма комитет сайлый3.
Поляк теленнән Ләйсән Галиева тәрҗемәсе
|
|
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала