Шәхесләребез Уку өчен 1 минут

Фәнни җәмәгатьчелектә зур ихтирам казанган галимә

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, доцент Марина Имашева – XVIII гасырдан XX гасыр башына кадәр чорда Түбән Идел буе төрки-мөселман халыкларының сәяси һәм социаль-икътисади тарихын, аларның ислам институтлары тарихын өйрәнүдә танылган белгечләрдән санала.

Тарих фәннәре докторы Марина Марат кызы Имашева. /tataroved.tatarstan.ru фотосы.
Тарих фәннәре докторы Марина Марат кызы Имашева. /tataroved.tatarstan.ru фотосы.

Марина Марат кызы Имашева 1976 елның 5 сентябрендә Әстерханда туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Әстерхан дәүләт педагогика университетының тарих факультетында белем ала. 1999-2003 елларда шунда аспирантурада укый һәм 2004 елда «XIX гасырның беренче яртысында Россиянең Көнчыгыш илләре белән сәүдә итүе» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 2000-2017 елларда Әстерхандагы югары уку йортларында «Россия тарихы», «Россия дәүләте һәм хокукы тарихы», «Россиядә дәүләт идарәсе тарихы» һ.б. курсларын укыта. 2013-2017 елларда Әстерхан өлкәсе мөселманнары Диния идарәсе һәм Әстерхан Ислам көллияте мәдрәсәсе белән фәнни хезмәттәшлек алып бара. Нәкъ менә шул вакытта Әстерхан өлкәсендә ислам тарихы белән кызыксына башлый һәм фәнни тикшеренүләрен шуңа юнәлтә. Архив чыганакларына, атаклы галимнәрнең хезмәтләренә таянып, Әстерхандагы тарихи мәчетләр, 1917 елга кадәрге мөселман мәгариф учреждениеләре, мөселман руханиларының эшчәнлеге, татармөселман җәмгыятенең иҗтимагый мәдәни оешмалары турында гыйльми хезмәтләр яза.

2016 елда Марина Имашева «XVIII гасыр ахыры – ХХ гасыр башында Әстерхан губернасы мөселман эшмәкәрлегенең социаль-икътисади һәм иҗтимагый эшчәнлеге» темасына докторлык диссертациясен уңышлы яклый. 2021 елда аңа доцент гыйльми исеме бирелә.

2017 елда, галимә гаиләсе белән Казанга күчеп килгәч, 2023 елга кадәр Казан (Идел буе) федераль университетында Татарстан тарихы кафедрасында эшли. Биредә «Төрки халыклар тарихы», «Төрки-мөселман халыклары сәнгате тарихы», «Төрки халыклар тарихы, икътисады һәм мәдәнияте» һ.б. программалары буенча студентларга белем бирә.

Хәзерге вакытта Марина Имашева Россия һәм халыкара фәнни басмаларның рәсми реестрына кергән «Ислам в современном мире» һәм «Из истории и культуры народов Среднего Поволжья» фәнни журналларының редколлегия әгъзасы булып тора. Ул өч монография («Вопросы русско-азиатской торговли через Астрахань в первой половине XIX в.», 2010; «Мусульманское предпринимательство Астраханской губернии в кон. XVIII – нач. ХХ вв.: экономические и социальные аспекты развития», 2015; «Татарское общественное движение в Астрахани в конце XIX – начале ХХ вв.», 2020), ике документлар җыентыгы («Персидское купечество в системе русско-азиатских торговых отношений в первой половине XIX в.», 2022; «Джиганша Абдулджаббаров. История Астрахани», 2026), йөздән артык фәнни мәкалә авторы. Аларның күбесе Әстерхан татар-мөселманнарының яңа заман тарихына багышланган.

Галимә фәнни тикшеренүләрендә Әстерхан өлкәсе дәүләт архивы, Россия дәүләт архивы һәм башка архивларның фондларында саклана торган материалларга нигезләнә. Аның фәнни хезмәтләренең бер өлеше XX гасыр башында Әстерхан губернасындагы мөселман мәгариф системасы һәм татар-мөселман иҗтимагый хәрәкәте тарихына багышлана. Ул шулай ук XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында Әстерхандагы татар иҗтимагый хәрәкәтен һәм Идел-Урал төбәгендә мөселман хатын-кызларының иҗтимагый-сәяси хәрәкәтен өйрәнә. XVIII гасыр ахырыннан XX гасыр башына кадәр Әстерхан губернасындагы мөселман эшмәкәрлеген, аның икътисади һәм социаль үсеш үзенчәлекләрен җентекләп тикшерә. Фәнни яктан өйрәнгән мөһим темаларыннан берсе Түбән Идел буенда ислам тарихы һәм XVIII-XIX гасыр башында җирле төрки-мөселман халкының Оренбург Диния нәзарәте тирәсендә берләшүе анализлана. Шул нисбәтле, төбәкнең мөселман этник төркемнәре тарихына һәм Әстерхан губернасы авылларында мөселман дини инфраструктурасының үсешенә күзәтү ясала.

Галимәнең мәкаләләре Россиянең «Вестник РУДН», «Гасырлар авазы – Эхо веков», «Женщина в российском обществе», «Ислам в современном мире», «Из истории и культуры народов Среднего Поволжья», «Историческая этнология» һ.б. кебек алдынгы фәнни журналларда, шулай ук чит илләрдәге басмаларда даими дөнья күреп тора.

Марина Имашева – Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт мәдәният институтының диссертация советы әгъзасы. Шулай ук аның җитәкчелегендә дистәләгән магистр хезмәтләре якланды, кандидатлык һәм бер докторлык диссертациясе әзерләнә.

Марина Имашеваның тарих фәненә фидакяр хезмәте барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Хезмәттәшләре аны кешелеклелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлары, акыллы киңәшләре өчен дә хөрмәт итә. Марина Марат кызын 50 яшьлек юбилее белән ихластан котлап, нык сәламәтлек, иҗади энергия, яңа архив табышлары, талантлы шәкертләр һәм яңадан-яңа фәнни хезмәтләренең дөнья күреп торуын телибез. Аның фәнни хезмәтләре киң танылу тапсын, ә безгә аның уңышларына сөенергә насыйп булсын.

Миләүшә ГАЙНАНОВА,

тарих фәннәре кандидаты, ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи