Казанның Киров районында, Идел елгасы буенда урнашкан Иске Аракчино бистәсендә рәссам, архитектор, сынчы һәм җәмәгать эшлеклесе Илдар Ханов (1940-2013) узган гасырның 90 нчы еллар башында нигез салган «Галәм әхрамы» архитектура комплексын күпләр белә, аннан туристлар агымы өзелми.
Хәзер әлеге проектны Илдар Хановның бертуганы – рәссам Илгиз Ханов җитәкли. Ул 2018 елда комплекс буенча экскурсия үткәргән вакытта: «Ә менә биредә өч катлы Татар мәдәнияте залы булачак», – дип планнары белән бүлешкән иде. Һәм менә бүген мин әлеге залны фотосурәткә төшереп басып торам. Илгиз Мәснәви улы: «Әкренләп эшлибез, барысын да алдан уйлаганча дәвам итәбез», – дип, эш барышын тыйнак кына шәрехли. «Бу өч катлы зал турында бөтен бизәү эшләрен төгәлләгәч кенә сөйләр идем, – ди. – Аны башкача атарга булдым – «Идел буе халыклары залы» дип йөртеләчәк. Ул татар, рус, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт милләтләренең тарихы, мәдәниятенә, күренекле шәхесләренә багышланачак. Бинаны бизәгәндә милли орнаментлар, скульптура, мозаика, витраж сәнгатьләренә таяначакбыз. Идәнгә керамикадан корама бизәкле «юрган» җәячәкбез. Морҗалы мич тә төзеп куячакбыз...».
Бинаның гөмбәзе, терәк баганалары гарәпчә язулар белән бизәлгән. «Корылманың тышкы гөмбәзенә Аллаһы Тәгаләнең 99 күркәм исемен яздым. Башка бизәкләрдә Коръән аятьләре дә бар. Урам якка кулына кувшин тоткан әниебез Бибиәсма сынын урнаштырырга ниятлим. Күп бизәмне Мәскәүдәге остаханәдә ясыйм. Тормышка ашырырга теләгән идеяләр күп», – дип сөйләде Илгиз Ханов.
Үзгәрешләр күп…
«Галәм әхрамы»ндагы яңалыкларны барлауны 2017 елдан монда төзелеш эшләре, экскурсияләр алып бару өчен җаваплы Фәрид Хәйруллин белән дәвам иттек.
– Фәрид әфәнде, сез инде дистә елга якын Илгиз Ханов җитәкчелегендә эшлисез. Шушы вакыт эчендә биредә ниләр үзгәрде?
– Үзгәрешләр күп…
Мәгълүм булганча, Илдар Ханов 2013 елның 9 февралендә 72 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булды. Шуннан соң «Галәм әхрамы»ндагы төзелешләрне аның бертуган энесе дәвам итте. Илгиз Ханов абыйсы кебек үк иҗади яктан бик актив кеше. Ул Казан сәнгать училищесында укыган, Мәскәү югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлаган. Төгәлрәк әйткәндә, вакыйгалар болайрак була. Илгиз Ханов 15 яшендә үк Мәскәүгә абыйсы Илдар янына чыгып китә. Абыйсы укыган В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтында өч ел ирекле тыңлаучы сыйфатында белем ала. Әмма аңа бу институтка укырга керергә насыйп булмый. 1965 елда Илдар Ханов институтның спорт залында хосусый күргәзмәсен ача һәм анда тәкъдим ителгән картиналары белән партиядә торган институт җитәкчелегенең ачуын чыгара. Алар Илдар Хановның дөньядагы михнәтләргә карата үз карашын белдергән картиналарын өнәми, нәтиҗәдә күргәзмәне оештыруда булышкан Илгизне институтка кабул итми. 1967 елда Илгиз Ханов, Мәскәү югары сәнгать-сәнәгать училищесына укырга кереп, дизайн, сәнгати конструкцияләр төзү бүлегендә гыйлем туплаган... Ул «Галәм әхрамы»ның күп залларына витражлар өстәде. Борынгы Мисыр залын тулыландырды. Әхрамда йога дәресләре уздырыла.
Беренче катта Илгиз Хановның Сөембикә-ханбикә тууына 500 ел тулуга багышланган «Татар кызлары» даими күргәзмәсе эшли. Анда дистәдән артык хатын-кыз сурәтен, 2016 елда язылган Сөембикә-ханбикә һәм Үтәмешгәрәй образларын күрергә мөмкин. Бар да рәссам фантазиясенә нигезләнгән. Арадан бары берсе – алтынсу киемле гүзәл ханым сурәте генә конкрет шәхескә – Илдар белән Илгизнең газиз әнисенә багышланган. Ананың уң кулында – шушы әхрамның кечерәйтелгән күренеше. Сүз уңаеннан, Хановлар гаиләсендә барлыгы алты бала туган булган: Илдар, Хамис, Илдус, Флюра, Фаинә һәм төпчек уллары Илгиз. Кызганычка, Хамис сугыш елында бер яше тулганчы ук ачлыктан вафат булган, Илдус унөч яшендә Иделдә су коенганда батып үлгән. Илдар абый өч яшь ярымда ачлыктан аңын югалтып, клиник үлем халәтен кичергән. Шул вакыйгалардан соң үзендә дәвалау һәм күп вакыйгаларны алдан күрү сәләте ачылуын аңлаган.
Дүрт бертуган исән-сау үсеп җитеп, бу тормышта хезмәтләренә күрә җәмгыятьтә ихтирам яулаган. Әлбәттә, аларның тулы фамилиясе Мөхәммәдхановлар. Ләкин принципиаль кеше, колхоз рәисе булган дәү әтиләре өстеннән ялган шикаять язылып, ул 1944 елда атып үтерелгәннән соң «халык дошманы» ярлыгы тагылгач, гаиләгә ачлык, фәкыйрьлек, кайгы-михнәтләр өелеп килгәч, алар фамилияне кыскартып яздыртырга мәҗбүр булган. Шуңа да карамастан, җәберләүләр, авырлыклар һич тә кимемәгән, әмма Хановлар үз хыял-ниятләренә таба алга барган, югары белем алган, оста белгечләр булып танылган. Әйтик, 1975 елда Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан Чаллы шәһәрендә ачылган «Ватан-Ана» һәйкәлен генә алыйк. Партия чиновниклары яңа һәйкәлне нибары 90 көн эчендә куярга теләгән. Тик бу эшне башкарып чыгарга ашкынып торучы иҗатчылар гына табылмаган. Җирле хакимият Илдар Ханов эскизын раслаган. Ул исә һәйкәлне җирдән 40 метр биеклектә урнаштырырга булган. Тик бу ният барып чыкмаган, чөнки андый биеклеккә урнаштырырга булышырлык техник чаралар ул чакта булмаган. Һәйкәл ачу тантанасына килгән мәскәүлеләр мондый яңа төр иҗат эшен күрербез дип башка да китермәгән. Алар СССР Рәссамнар берлеге рәсми ризалыгыннан башка гына башкарылган «Ватан-Ана»ны кабул итә алмыйча нәфрәтләнеп, аны бик тиз арада шартлатып юкка чыгарырга җыенган. Бу хәлне ачыклар өчен Мәскәүдән махсус комиссия һәм шартлату эшен башкарачак хәрбиләр килеп төшкән. Илдар Ханов шул көннәрдә айдан артык әлеге һәйкәл эчендәге куышта качып яшәгән, чөнки аны кулга алырга теләгәннәр…
– Илдар Хановның бу хакта: «Мине бит овчаркалар белән эзләделәр. Тик таба гына алмадылар. Этләр янәшәдә генә иде, әмма эз ала алмады. Төннәрен һәйкәл эчендәге куыштан төшеп, якындагы зираттан кычыткан җыеп, шуларны уып ашадым...», – дип сөйләгәне истә.
– Әйе. Совет чорында яңача уйлаучы иҗатчыларны өнәмәгәннәр. Кыскасы, әлеге һәйкәлнең бик нык сыйфатлы бетоннан эшләнүен, һәйкәлнең японнар тарафыннан Түбән Кама ГЭСы өчен махсус ясалган үтә дә чыдам арматуралар белән корылуын, фундаментының да 20 метр җир астына китүен, янәшәдә гади халык яшәгән йортлар барлыгын исәпкә алып, бу тискәре карардан баш тартканнар.
– Әлеге күргәзмә залындагы пыяла витринага Коръән китабы урнаштырылган икән…
– Әйе. Киләчәктә бу мохит Исламга багышланган зал итеп үзгәртеләчәк. Ә менә ары урнашкан «Католицизм дине залы»нда уңайлы сәхнә бар, анда һәрчак төрле чаралар уздырабыз. Н.Рерих иҗатына багышлап, аның картиналары күчермәләрен элдек. Узган ел Рерих Пакты төзелүгә 90 ел тулды. 15 апрель ел саен Халыкара мәдәният көне буларак билгеләп үтелә, чөнки 1935 елның 15 апрелендә Вашингтонның Ак йортында Төньяк һәм Көньяк Американың егерме бер дәүләте сугыш чорында яки тыныч тормышта Мәдәниятне яклаучы тәүге килешүгә – «Сәнгати һәм фәнни учреждениеләрне һәм тарихи һәйкәлләрне саклау турында» дигән килешүгә кул куйган. Аны рус зыялысы, рәссам, философ Николай Рерих уйлап тапканга күрә ул Рерих Пакты дип йөртелә. Гомумән, әлеге рәссам, мәгърифәтче, сәяхәтче: «Мәдәният ул Яктылыкны хөрмәт итү», – дип искәртә килүчеләрдән берсе. Аның улы, рус һәм һинд рәссамы Святослав Рерих исә Илдар Ханов белән әңгәмәләр дә корган, Илдар абый аның белән булачак әхрам хакында киңәшләшкән.
Узган ел шушы залда Казан дәүләт консерваториясендә укучы Кытай артистлары концерты уңыш белән узды. Алар татар җырларын да башкарды. Гөлшат Зәйнашева сүзләренә Рөстәм Яхин иҗат иткән «Китмә, сандугач» җырын да тыңлап хозурландык: «... Курыкма син кышлардан, / Кал син башка кошлардан. / Саклармын салкын җилдән, / Китмә син туган илдән». Залдагы тамашачы кәнәфиләрен бик күптән, Илдар абый исән чакта ук Татар дәүләт опера һәм балет театры бүләк иткән иде... Ары атласак, Илдар Хановның иҗатын яктыртучы стендлар, фотографияләр, картина күчермәләре белән танышып була. Алар арасыннан сугышларга каршы көрәшүче, 1960 елларда иҗат ителгән «Апокалипсис», «Кешелек учагы», «Хиросима» әсәрләре күңелләрне тетрәндерә. Гомумән, аның иҗатындагы күп әсәрләр кешелекне сугыш һәм афәтләр аша кисәтүгә юнәлдерелгән. Әхрамга үз юлы белән килүчеләр һәм туристлар бөтен мәгълүмат белән кызыксынып таныша.
Балалар рәсемнәре элеп куелган аерым зал да күркәм. Гомумән, биредә һәр кеше диннәр тарихын һәм үзенчәлекләрен барлый. Беренче катта «Өмет җилкәне» дип аталган «Татар шәмаиле. Традицияләр һәм заманчалык» галереясы эшли, анда күп кенә татар каллиграфларының иҗатын күрергә була. Гаҗәеп матур каллиграфик язмалар иҗат иткән рус һәм поляк милләтле рәссамыбыз Владимир Поповның әсәрләре дә күп. Экскурсия вакытында аның хакында сөйләгәндә: «Ул җитмеш яшенә кадәр гадәти рәссам, график булды, аннары гарәп каллиграфиясе остасы буларак, зур күргәзмәләре белән дистәдән артык дәүләткә сәфәр кылды, халыкларны тыныч тормышта яшәргә өндәде», – дип сөйлим. Владимир Попов – Илдар Хановның дусты, сугыш ветераны иде. Аның иҗаты кемнәр өчендер – ачыш, кемнәргәдер – илһам чыганагы.
– Аңлавымча, «Идел буе халыклары залы»нда кайбер шәхесләрнең гипс барельефларын сыйдырган галерея да урын алачак?
– Әйе. Һәр милләтнең иң актив, талантлы шәхесләрен, җәмәгать эшлеклеләрен барлап чыгарга телибез. Аларны сайлау җиңел үк булмас... Һәр милләт тарихында исемнәре алтын хәрефләр белән язылырлык талант ияләре күп. Татарлардан Кол Гали, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Марсель Сәлимҗанов, Сара Садыйкова, София Гобәйдуллина, Туфан Миңнуллин һ.б. барельефларын урнаштырачакбыз. Әлеге эшләр үз халкына хезмәт иткәннәргә ихтирамыбыз чагылышы булачак.
– Комплекс территориясенең тимер юлы ягында яңа төзелеп килүче киң корылма нинди функцияләрне үтәячәк?
– Анда, Илгиз Ханов идеясе буенча, узган, бүгенге, киләчәк сәнгать белән бәйле галерея төзелә. Бөтен керемне төзелешкә тотабыз. Арырак урнашкан бинада Япония рухи мәдәнияте белән таныштырачак стендлар урнаштырачакбыз. Бизәмнәрнең күбесе Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Екатеринбург волонтёрлары белән берлектә башкарылды һәм башкарыла. Арада үз профессияләреннән тыш сәнгати белемгә ныклап төшенергә теләүчеләр дә бар. Казан студентлары, мәктәп балалары мозаика сәнгатенә өйрәнә, теләге булганнар өчен икенче каттагы залда шундый осталык дәресләре уза.
– Әхрам Татарстанның туристик индустрия маршрутына кертелгән. Республиканың туризм буенча дәүләт комитеты сезнең эшчәнлекне ничек бәяли?
– Алар безнең эшчәнлектән канәгать. Илгиз Хановка комитет җитәкчелеге тарафыннан Рәхмәт хаты тапшырылды. Һәм әлеге хатта комитет рәисе Сергей Иванов: «Әхрам – рухи бердәмлек урыны гына түгел, Казанның визит карточкасы буларак ул меңнәрчә сәфәр кылучылар өчен шәһәребезнең Россиянең бердәмлек символы булуы турындагы фикерне дә формалаштыра. Сезнең тарафтан оештырылган мохит куәтле тәрбияви көч булдыруы белән аеруча кыйммәткә ия. Сәнгать һәм хезмәткә карата шәхси тарихыгыз аша яшь буынга гүзәллек хисе, тарихка ихтирам һәм кече Ватанга мәхәббәт сеңдерелә», – дип искәрткән. Бүген Россиядә эчке туризм үсештә, шул сәбәпле әхрамга туристлар еш килә, һәм шул ук вакытта без башлыча Индонезия, Һиндстан, Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре, Кытайдан килүчеләрне дә кабул итәбез. Биредәге Борынгы диннәр залы, Яшерен оешмалар залы, Гайсә пәйгамбәр, Борынгы Мисыр, Ассирия мәдәнияте, Ислам сәнгате залы, Католицизм, Илдар Хановның мемориаль заллары, «Инануның нигез ташы» күргәзмәсе, иудаизм, Будда, Кришна, Үзәк Америка диннәре, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы рәссамнарына багышланган һ.б. залларны карап чыгып саубуллашканда барысы да соклану хисе катыш рәхмәт сүзләрен җиткерә. «Бу урын безне тагы да бердәмрәк, үзара дус-тату булып яшәргә өнди!» – диләр. Ә бит мондый идея, фикерне үз аңнарында ныгыту өчен килүчеләр саны күп. Уникаль әхрам белән бер ел эчендә дистәләрчә мең кеше таныша. Әхрам Татарстандагы төрле милләт һәм конфессия вәкилләренең дус яшәвен раслап тора. Илдар Ханов әлеге архитектура ансамблен күп тармаклы мәгърифәт-мәдәният үзәге буларак күзаллаган иде. Аныңча, биредә балалар биш яшьтән башлап ушу, йога, сулыш алу күнегүләре, рәссамлык, сынчылык, музыка, чит телләр, астрономиягә төшенергә тиешләр иде. Шундый үзенә күрә бер гимназия... Диңгезчеләр клубы ачылырга, балалар өчен тимер юл булдырылырга, ипподромлы ат спорты лагере, театр, экология мәктәбе һ.б. эшләргә тиеш иде. Без уңай атмосфераны саклыйбыз, аның идеяләрен дәвам итәргә, ватандашларыбыз һәм чит ил туристлары йөрәкләрендә үз эзебезне калдырырга тырышабыз. Менә ничә еллар үткәннән соң Илдар Хановның Мәскәүдә гомер кичерүче бердәнбер кызы Юлия дә шушы эшчәнлеккә кушылды.
Хөрмәтле Илгиз Мәснәви улы Ханов һәм Фәрид Дамир улы Хәйруллин белән узган сөйләшүдән соң, шундый йомгаклау: биредә Илдар Ханов үзе исән чакта төшерелгән документаль фильмнар күрсәтелә. Алар аша зыялы, якты күңелле Илдар абый кешелеккә үз теләкләрен туктаусыз җиткерә. Һәм алар, әлбәттә, планетада сугышларсыз яши башлауга чакырулар, сугышларсыз гомер итүгә өндәүләр... Мондый өндәүләр инде гасырлар буе дәвам итсә дә, без әле дә гаҗәеп, могҗизаи көн килүен көтәбез. Барлык сугыш чукмарлары юкка чыгып, сирена тавышлары тынгач, Җирдә туачак җылы яңгырлы, салават күперле, кояшлы, тыныч күк йөзле көнгә өмет итәбез. Ә андый көннәр булган. Мәгълүматлар буенча, соңгы 100 ел эчендә кешелек бары тик 26 көнне сугышларсыз үткәргән…
«Галәм әхрамы» – тынычлык өчен барган көрәш кырында.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала