Журнал «Безнең мирас»

Нәсел-кавем егәре ата-ана кулында!

Безнең әтине – Расил Хәнәфи улы Гайнуллинны Әгерҗедә белмәгән кеше бик сирәк. Әтине тынгысыз җанлы гаилә башлыгы, алты баласы өчен җан атып торучы шәхес, оста биюче булуы өчен һәркем үз итә.

Яшьтән үк гыйлемгә омтылган әтиебез, Иж-Бубый мәктәбен тәмамлагач, башта – Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында, аннары Казан финанс-икътисад институтында гыйлем ала һәм гомере буе Әгерҗедә төрле оешмаларда бухгалтер, икътисадчы, тәэминат бүлеге җитәкчесе булып хезмәт куя.

Әниебез Кадыбаш авылының Шаһибулат – Яугаста – Сатый – Гайсә – Тимеркәй – Рәсүл нәселенә караган Рәхимә кызы Мөнәзәһә Иж-Бубыйдагы Хәнәфи Вәлиулла улы Гайнуллинның ишле нәселенә 20 яшьтә килен булып төшә. 9 сыйныфны тәмамлагач, әни Казанда Почта техникумында белем ала. Хезмәт юлын ул һөнәре буенча 1968 елда туган авылы Кадыбашта башлап җибәрә. 1973 елның 19 июлендә әти белән кавышканнан соң, Иж-Бубыйда төпләнә. Нәселнең дә иң гаярь егетенә туры килә әни. Һәм гаҗәеп көчле рухлы, кайнап торган энергияле әти тыйнак-сабыр, ипле әниебез белән бербөтен булып, төгәл илле ел гомер кичерә. Әни 1973 елдан башлап 7 ел дәвамында Иж-Бубый авылында почта бүлеген җитәкли, 1994-2003 нче елларда исә Әгерҗе почта бүлегендә хезмәт куя.

Ата-ананың йөзе – һичшиксез, алар калдыра торган кавем, нәсел, дәвам, киләчәк. Безнең бабай ягыннан шәҗәрә тугызынчы буында мулла нәселенә барып тоташа. Үзе дә югары белемле әти укымышлылыкны бик олылый, укытучыларга аерым бер ихтирам белән карый. Алар әни белән икесе безне – алтыбызны да Казан дәүләт университетына юнәлттеләр, мәртәбәле уку йортында татар филологиясе, информатика, математика һәм механика, биология юнәлешендә гыйлем алырга мөмкинлек бирделәр. Әтине Казан университетында безне укыткан галимнәр бүгенге көндә дә сораша, мактый, олылый. «Сезнең белән бик горурланып сөйли иде бит», – диләр.

Әйтергә кирәк, әти белән әни, дини гыйлемле булмасалар да, үтә дә ихлас, ачык күңелле, кешеләргә якты йөзле булып гомер кичерделәр. Әти шат күңелле булуы, тормышны яратуы белән оялчан, басынкы әнине гел рухландырып тора иде.

Олы җанлы, риясыз, ихлас күңелле ата-ана гаиләсендә үскән балалар тора-бара үзеннән-үзе дингә тартылалар икән. Казан университетында уку белән беррәттән, сеңлем Гөлшат белән энем Азат дини гыйлем дә алдылар. Азат бүгенге көндә имам булып хезмәт куя.

Әйтергә кирәк, әти белән әни лаеклы ялга чыккач та тынгы белмәде. Оныклар рәхәтенә кинәнделәр генә инде! Бер-бер артлы туган оныклар кадерен белеп, тәмен тоеп, аларга бүләк өстенә бүләк ташып, тормышның һәр мизгелен бәйрәм итә беләләр иде. Әти белән әни безгә берөзлексез бала карашты. Әти бер йөк күчтәнәчен төйи дә килеп җитә, без эшкә йөгерәбез, әби-бабай икәүләп бала белән мәш килә иде.

Әти белән әни тормыш авырлыкларын сабырлыклары белән җиңеп чыкты. Кайгы арты кайгы кичерсәләр дә, алар һәркемгә ачык йөзле, йомшак күңелле, ягымлы булып кала белде. Бөтен якын-тирәне, таныш-белешне туган көннәре белән котлап, бәйрәм оештырган кеше дә безнең әти иде. Укымышлылыкка, дингә ихтирам әти белән әни гаиләсенә шундый ук укымышлы, иманлы киленнәр тартып китергән булса кирәк. Өч улларының да тормыш иптәшләре – тыйнак-ипле, зыялы, тырыш, омтылышлы хатыннар. Филология фәннәре кандидаты Гөлназ Дәүләт Советында хезмәт куя, Гөлнур Гайнуллиннар нәселенең 3 ир баласын тәрбияли, безнең  әтине үз әтисеннән дә якынрак күреп кадерләп яши, Регина – Чит телләр югары мәктәбе директоры.

Шунысы мөһим: ишле Хәнәфи Гайнуллин нәселенең бөтен ир дәвамчылары нәкъ менә безнең әти белән әни гаиләсендә дөньяга киләләр. Бүгенге көндә безнең нәселнең Гайнуллин фамилияле 4 ир оныгы, 4 кыз оныгы, кызлары ягыннан тагын 3 ир оныгы – әти белән әнинең оныклары. Бөтен оныклар – унынчы буындагы укымышлы авыл мулласының лаеклы дәвамчылары, алар катнашмаган иҗади бәйге, фәнни конференция юк! Әти корган бәрәкәтле нигездә, җәй җитсә, балалар һәм оныклар чыр-чу килә, җыелышып намаз укый, илле еллык нигезне яңарта. Авылдагы нигез һәм шәһәрдәге фатир – мулла нәселеннән булган Гайнуллин Расил оныкларының җыелу урыны, торыннары тупланачак изге җир. Ә нәсел  – безнең әтинең яшәү мәгънәсе, тормышны, кешеләрне, туган җирне өзелеп яратуының, ихлас гамәлләренең, үзен аямыйча, гаиләгә багышланган тынгысыз гомеренең гаҗәеп матур нәтиҗәсе.

 

ФОТО:

Мөнәзәһә белән Расил Хәнәфи улы Гайнуллиннар

 

«Безнең мирас». – 2025. – №3. – Б.52-53.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру